Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Качелино, ул. Сайдашева, д. 99а/Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Арча районы, Кәче авылы, Сәйдәш урамы, 99а йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-23-90 |
| E-Mail: | Skac.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Качелинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гузель Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 63/Бездә укыйлар: 63 |
| У нас учат: | 15/Бездә укыталар 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 ( 225 ) 226 227 228 229 230 >>
-
20.10.2018
Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Нуриев М.Б." Парламент, җәмгыять һәм мин" дип исемләнгән парламент дәресе үткәрде. Дәрестә укучылар законнарның безнең тормышыбызда нинди роль уйнавы белән таныштылар, төрле сорауларга җавап алдылар.
-
19.10.2018

Озынайтылган көн төркеменә йөрүче укучыларыбыз яндырып рәсем төшерергә өйрәнәләр.
-
18.10.2018
Мәктәбебезнең 9 нчы сыйныфы укучысы Мифтахов А.Д. авыл мәктәбендә укучылар арасында үткәрелгән "Северное сияние" дип аталган шашка ярышларында 1 нче урынны алды. Аны җиңүе белән котлыйбыз һәм алдагы ярышларда зур уңышлар телибез.
-
15.10.2018

Хәтер көне уңаеннан 1551 нче елда булган вакыйгаларны искә алдык.
-
11.10.2018

Технология дәресләрендә укучыларыбыз укытучы Копылова Г.Г. җитәкчелегендә төрле ризык әзерләү серләренә төшенәләр. Бүген 8 нче класс укучылары токмач җәяргә һәм кисәргә өйрәнделәр.
-
11.10.2018

Всероссийская интеллектуальная игра "Риск"
-
10.10.2018

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Нуриев М.Б. "Россия һәм Татарстанның дәүләт символлары" темасына ачык чара үткәрде. Әлеге чара укучылар өчен бик файдалы һәм кызыклы булды.
-
09.10.2018

5 нче сыйныф укучысы Вәлиәхмәтов Д.Д. "Крутушка" санаториенда ял итте. Ул анда шашка ярышында катнашып 1 нче урын алды.
-
08.10.2018

8 октябрь көнне Кышкар авылында туып — үскән тел галиме, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты һәм академигы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты, “Хезмәттәге батырлыгы өчен” һәм “Хезмәт ветераны” медальләре иясе Юсупов Рүзәл Габдуллаҗан улы һәм аның тормыш иптәше Диләрә ханым, хезмәттәше, педагогия фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган укытучысы Фирас Харисов, райондашыбыз, күренекле журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әгъзам Фәйзрахмановлар музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә булдылар. Кунаклар музей белән таныштылар, Рүзәл Юсуповка 80 яшь тулу уңаеннан оештырылган күргәзмәне яратып карадылар. Ул районыбызда туып-үскән язучылар белән бәйле кызыклы истәлекләрен дә сөйләде. Якташыбыз музейга үзенең яңа басылып чыккан фәнни хезмәтләрен, иҗаты һәм тормыш юлына багышланган китапларын бүләк итте.
-
05.10.2018

Бүген укытучылар көне уңаеннан укучыларыбыз концерт куйдылар. Концертны әзерләгән укытучыларыбыз Нигмәтҗанова А.Р. һәм Мәгъсумова Г.Ф. га рәхмәт белдерәбез.









