Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Качелино, ул. Сайдашева, д. 99а/Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Арча районы, Кәче авылы, Сәйдәш урамы, 99а йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-23-90 |
| E-Mail: | Skac.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Качелинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гузель Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 63/Бездә укыйлар: 63 |
| У нас учат: | 15/Бездә укыталар 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 ( 223 ) 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
Күңелле дәрес 12.09.2017

Мәктәптә укулар башланды. Мәктәбебез укытучылары дәресләрне кызыклы һәм мавыктыргыч итеп уздыралар. Музыка укытычыбыз Нигмәтҗанова А. Р. укучларны төрле уен кораллары белән таныштыра. Укучылар үзләре дә әлеге уен коралларында уйнап карыйлар.
-
Гриппка каршы прививка. 08.09.2017

Һәр елны көзге-кышкы чорда сәламәтлек саклау учреждениеләрендә гриппка каршы прививка ясарга тәкъдим итәләр. Быел да милли календарь кысаларында районга “Гриппол плюс”, “Совигрипп” һәм “Ультрикс” вакциналары кайткан. Прививканы ясата да башлаганнар.
Табиблар прививка халыкны грипп йоктырудан саклап кала, дип белдерә. Статистика буенча гриппка каршы ясала торган прививкаларның кешеләргә файдасы бик зур. Соңгы елларда бары тик вакцинация ясату нәтиҗәсендә генә дә грипп белән авыраучылар саны кимегән.
Быелгы сезонда Татарстанда яшәүчеләрнең 40%ына вакцина ясау планлаштырыла. Сентябрь-октябрь айлары прививка ясау өчен иң кулай вакыт дип санала. Чөнки аның авырудан саклау тәэсире 8-12 көннән, ә иммунитеты төшкән кешеләрдә һәм өлкәннәрдә 1-1,5 айдан башланачак.
Бүген авылыбыз фельдшеры мәктәп укучыларына да гриппка каршы привика ясады.
-
07.09.2017

Укулар башлану белән озынайтылган көн төркеме дә үз эшен башлап җибәрде. Төркемгә башлангыч класс укучылары бик теләп йөри. Алар саф һавада төрле уеннар уйныйлар, дәрес хәзерлиләр. Иң яраткан вакытлары-клуб сәгате. Бу вакытта төрле чаралар уздыралар, кул эшләре белән шөгыльләнәләр.
-
04.09.2017

4 нче сентябрьдә мәктәп күләмендә линейка узды. Линейкада укучыларга , бигрәк тә 1 нче класс укучыларына мәктәпнең эчке кагыйдәләре аңлатылды, кереш инструктаж үткәрелде. Бигрәк тә басым тимер юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре үтәүгә ясалды. Тимер юлларда хулиганлык эшләгән өчен штраф күләме турында әйтелде. Бу 150000 сумнан башлап 300000 сумга кадәр яки 2 елга иректән мәхрүм итү. 20 нче августтан 20 нче сентябрьгә кадәр аралыкта Горький тимер юлы полигонында "Безопасная железная дорога" айлыгы игълан ителүе турында хәбәр ителде.
-
Терроризмга каршы! 02.09.2017

3 сентябрь-терроризмга кашы көрәш көне. Шул уңайдан мәктәбебезнең һәр классында класс сәгатьләре үткәрелде. 2004 нче елның 1 нче сентябрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйга искә алынды.
-
1 сентябрь-Белем бәйрәме. 01.09.2017

1 сентябрь-Белем бәйрәме. Бу уку елында мәктәбебез 1 нче класска 9 укучы: 4 малай һәм 5 кызны кабул итте.
-
Ярминкә-2017 26.08.2017

-
23.08.2017

Мәктәбебезнең технология фәне укытучысы Копылова Г.Г. "Без- Тукай оныклары" дип исемләнгән регионара палаткалы лагерьны оештыруда актив катнашканы өчен район мәгариф бүлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Аңа алдагы эшендә зур уңышлар телибез!
-
Август киңәшмәләре 21.08.2017

Бүген районда август киңәшмәләренең татар башлангыч класс укытучылары секциясе үз эшен дәвам итте.
-
12.08.2017

Укучыларыбыз мәктәп бакчасында тырыша-тырыша яшелчә, җиләк-җимеш, матур-матур чәчкәләр үстерәләр. Бүгенге көннәрдә кайбер төр яшелчәләрне җыю башланды.










