Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Качелино, ул. Сайдашева, д. 99а/Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Арча районы, Кәче авылы, Сәйдәш урамы, 99а йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-23-90 |
| E-Mail: | Skac.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Качелинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гузель Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 63/Бездә укыйлар: 63 |
| У нас учат: | 15/Бездә укыталар 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 149 ( 150 ) >>
-
27.01.2022

Технология дәресләрендә укучыларыбыз кулдан төрле эшләнмәләр ясарга өйрәнәләр.
-
"Блокадалы икмәк" 26.01.2022

3 нче класста "Блокадалы икмәк" темасына класс сәгате үтте. Ленинград халкының куркыныч блокадасы, хәрби икмәк турында мәгълүмат алдылар. Әңгәмә ахырында әлеге темага рәсемнәр ясадылар.
-
24.01.2022

Ленинград блокадасы өзелүгә 78 ел туту уңаеннан "872 көн һәм төн" дигән темага Хәтер дәресе үткәрелде. Ленинград шәһәре 1941 нче елның 1 нче сентябреннән 1944 нче елның 27 нче гыйнварына кадәр камалышта кала. Анда яшәүчеләр өчен иң авыр 872 көн була. Дәрестә камалышта калу тарихы искә төшерелде, фото һәм видеофрагментлар күрсәтелде.
-
"Кошларга ярдәм итик" акциясе 23.01.2022

"Кошларга ярдәм итик" акциясе дәвам итә. Укучыларыбыз җимлекләргә ипи валчыклары, көнбагыш, арпа, бодай ярмалары, пешкән дөге, туң май кисәкләре салып өй бакчаларыбызга элеп куйдылар. Шуны онытмагыз! Кошларга кара ипи, тозлы сало, кыздырган көнбагыш бирергә ярамый, ул аларның сәламәтлегенә бик күп зыян китерергә мөмкин.
-
22.01.2022

Яңа Кенәр мәктәбендә Арча районы башлыгы призына милли көрәш буенча турнир узды. Әлеге ярышта мәктәбебез укучылары Валиахметов Дияз, Влиахметов Әмир, Губаев Алмаз 1 нче урынны яуладылар. Егетләрне чын күңелдән котлыйбыз. Киләчәктә уңышлар, тагын да зур җиңүләр телибез! Тренерлары Галиев Р.Ф.
-
"Кошларга ярдәм итик" акциясе 21.01.2022

2 нче класс укучылары мәктәбебездә узучы "Кошларга ярдәм итик" акциясендә актив катнаштылар. Кошларга төрле-төрле җимлекләр ясап алып килделәр.
-
"Тамчы-шоу" интеллектуаль-бәйгесе... 20.01.2022

Мәктәбебездә "Пушкинская карта" проекты кысаларында Арча мәдәният йорты хезмәткәрләре "Тамчы-шоу" интеллектуаль-бәйгесе үткәрделәр. Уенда "Ялкын" һәм "Тукай оныклары" командалары көч сынашты. Бәйге дәртле җырлар белән кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештырылды. Укучылар үзләренең ныклы белемнәрен күрсәттеләр, катнашучыларга дипломнар тапшырылды.
-
"Оста рәссам" конкурсы... 18.01.2022

Озынайтылган көн төркеменә йөрүче укучыларыбыз арасында төрле-төрле конкурслар үткәрелеп тора. Шуларның берсе - "Оста рәссам".
-
17.01.2022

Физкультура дәресендә укучыларыбыз рәхәтләнеп саф һавада чаңгы шуалар.
-
"Ел укытучысы- 2022" бәйгесе 14.01.2022

Бүген мәктәбебезнең туган тел һәм әдәбият укытучысы Закирова Фәнүзә Рафаэль кызы һәм география фәне укытучысы Гәрәпшин Рәдиф Миннехан улы Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә үткәрелгән "Ел укытучысы- 2022" бәйгесендә катнаштылар. Эш тәҗрибәсе белән уртаклашып, югары дәрәҗәдә дәрес һәм мастер-класс күрсәттеләр.









