Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Качелино, ул. Сайдашева, д. 99а/Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Арча районы, Кәче авылы, Сәйдәш урамы, 99а йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-23-90 |
| E-Mail: | Skac.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Качелинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гузель Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 63/Бездә укыйлар: 63 |
| У нас учат: | 15/Бездә укыталар 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 ( 143 ) 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Көрәш бәйгесе 21.04.2022

Урта Курса мәктәбендә "Курса МТС"ы ширкәте җитәкчесе Гыйләҗетдинов Р.Г. призына 2007-2008 нче елгы яшүсмерләр арасында көрәш бәйгесе үтте. Анда мәктәбебез укучылары да катнашты. Вәлиәхмәтов Дияз 1 нче урынга, Гобәев Раяз 3 нче урынга лаек булдылар. Котлыйбыз! Молодцы, егетләр!
-
"Тукай - сүнмәс йолдыз ул" 20.04.2022

Мәктәбебездә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 136 еллыгына багышланган "Тукай - сүнмәс йолдыз ул" дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды.
-
"Мин Арчаны беләм" квесты 19.04.2022

Бүген мәктәбебезнең 6 нчы класс укучылары Насыйрова Зәринә һәм Хәйруллин Айдар "Мин Арча баласы" проекты кысаларында үткәрелгән "Мин Арчаны беләм" квестында катнаштылар.
-
"Зур сугышның нәни геройлары" 18.04.2022

Башлангыч класс укучылары белән "Зур сугышның нәни геройлары" дигән темага тәрбия сәгате үтте. Укучылар герой пионерлар эшләгән батырлыклар белән таныштылар.
-
12 нче апрель Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне... 12.04.2022

Дөньяда беренче мәртәбә кешенең космоска оча башлавын билгеләп үтү йөзеннән СССР Югары Советы Президиумының 1962 елның 9 апрельдәге Указы белән 12 апрель Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне дип игълан ителде. 1961 елның 12 апрелендә СССРда, дөньяда беренче булып, кеше утырган корабль космоска очты. Алданрак, 1957 елның 4 октябрендә җир шары тирәли җирнең ясалма иярчене җибәрелгән була. Юрий Гагарин утырган “Восток” корабле галәмгә очып, 108 минуттан Җир шарын әйләнеп кайтты.
Ю.Гагаринның дублеры Г.Титов 1961 елның август аенда “Восток-2” кораблендә, А.Николаев 1962 елның августында “Восток-3”тә очып, җиргә әйләнеп кайттылар. 1964 елда К.Феоктистов очышта була. 1965 елның 18 мартында А.Леонов беренче мәртәбә очыш вакытында ачык космоска чыга, шул елны П.Беляев та космосны күреп төшә. Хатын-кызлардан беренче булып галәм киңлекләрендә 1963 елның июнендә “Восток-6” кораблендә Валентина Терешкова очыш ясый.Әлеге уңайдан ачык дәресләр үткәрелде. Укучылар космос турында белемнәрен ныгыттылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.
-
Марафон "Физквест" 12.04.2022

6 нчы һәм 7 нче класс укучылары "Сәламәтлек" марафонына кушылдылар.
-
"Космос своими руками". Поделки на космическую тему. 12.04.2022

-
Гомуми мәктәп линейкасы 12.04.2022

Бүген мәктәп линейкасында көрәш, шашка, шахмат, волейбол ярышларында җиңгән укучыларны бүләкләү тантанасы булды. Шулай ук , уку һәм тәрбия эшләре буенча нәтиҗә ясалды. Язгы ташу вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре искәртелде.
-
Акция "Здоровью - зелёный свет!" 11.04.2022

-
09.04.2022

Шушмабаш мәктәбе спорт залында көрәш буенча ярышлар узды. Мәктәбебез көрәшчеләре Вәлиәхмәтов Әмир 1 нче урын, Вәлиәхмәтов Дияз 3 нче урынны алдылар. Команда беренчелегендә мәктәбебез 3 нче урында. Тренерлары Галиев Р.









