Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Качелино, ул. Сайдашева, д. 99а/Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Арча районы, Кәче авылы, Сәйдәш урамы, 99а йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-23-90 |
| E-Mail: | Skac.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Качелинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гузель Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 63/Бездә укыйлар: 63 |
| У нас учат: | 15/Бездә укыталар 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 ( 147 ) 148 149 150 >>
-
"Тапкырлар һәм зирәкләр" бәйгесе 22.02.2022

Тарих фәне укытучысы Нуриев М.Б. 5 нче класс укучылары белән "Тапкырлар һәм зирәкләр" бәйгесе үткәрде. Уен формасы аша укучыларның тарих фәненнән белемнәре тикшерелде. Укучылар зур кызыксыну белән катнаштылар.
-
Халыкара туган тел көне 21.02.2022

Халыкара туган тел көнен билгеләп үтү инициативасы белән Бангладеш Республикасы чыга. Анда 1957 нче елның 21 февралендә, туган телдә белем алу хокукын даулап, биш студент һәлак була. 2000 нче елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы, ЮНЕСКО инициативасын хуплап, күптеллелекне яклау йөзеннән 21 нче февральне “Халыкара туган тел көне” итеп үткәрү турында карар кабул итте.
Берләшкән Милләтләр Оешмасы мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә дөньяда 6 меңнән артык телдә сөйләшәләр. Бу телләрнең 95 процентында планетабызның 4 процент кешесе генә аралаша. Аларның кайберләренең хәтта үз язулары да юк. Дөньядагы телләрнең яртысы исә бөтенләй юкка чыгу алдында. Телләр матди һәм рухи мирасны саклап калу һәм үстерүнең иң көчле коралы булып тора. ЮНЕСКО билгеләве буенча, дөньядагы 6 мең телнең яртысына якыны киләчәктә тел йөртүчеләреннән мәхрүм калачак.Әлеге көн уңаеннан мәктәбебездә төрле чаралар үтте.
-
21.02.2022

Башлангыч сыйныфлар атналыгы бик эшлекле, мавыктыргыч, күңелле һәм файдалы үтеп китте. Бүген әлеге эшкә йомгак ясалды, нәтиҗәләр чыгарылды. Һәр класска төрле номинация буенча грамоталар тапшырылды.
-
Халыкара туган тел көне... 21.02.2022

“Авыз күрке – тел, тел күрке – сүз”, - ди халык. Тел – кешеләрнең аралашуы өчен бик әһәмиятле чара. Ул кеше тормышында гаять зур урын алып тора. Ул – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел кешеләргә бер-берсенең теләк-максатларын, уй-фикерләрен белергә ярдәм итә. Һәр кешенең иле бер генә булган кебек, туган теле дә бер генә. ”Туган тел” төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар да. Ул телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе - әнисе өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырлары җырлый, иркәли, бата. Шуңа күрә аны халык ана теле дип атый. Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле “әти”, “әни”, “әби”,”бабай” сүзләрен туган телдә әйтәбез. Туган телебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз.
5 нче һәм 7 нче классларда "Нинди бай безнең туган телебез" дип исемләнгән тәрбия сәгате үтте.
-
День родного языка... 21.02.2022

Сегодня в рамках Дня родного языка в школе прошёл литературный вечер, посвящённый поэзии известного русского поэта Н.А.Некрасова . Учащиеся 6 -9 классов читали наизусть стихи Некрасова, узнали много нового о поэте и его творчестве. Надеемся, что изучение русской поэзии наряду с татарской будет способствовать расширению мировоззрения учащихся, воспитанию любви к Родине.
-
"Зарница 2022" 19.02.2022

Аҗаган-башлангыч хәрби әзерлек буенча шәхси күнекмәләрне тормышка ашыруда, сугышчан хәрәкәтләрне имитацияләүдә, хәрби-патриотик һәм спорт эшен камилләштерүдә хис-кичерешләр бирә торган хәрби-спорт бәйрәме. ... Аҗаган-башлангыч хәрби әзерлек буенча шәхси күнекмәләрне тормышка ашыруда, сугышчан хәрәкәтләрне имитацияләүдә, хәрби-патриотик һәм спорт эшен камилләштерүдә хис-кичерешләр бирә торган хәрби-спорт бәйрәме. Хәрби-патриотик айлыгы кысаларында "Аҗаган 2022 " - спорт уеннары үткәрелде.
-
"Замечательный вожатый" 18.02.2022

Ученица 7 го класса нашей школы Заляева А.Р. участвовала на муниципальном этапе республиканского конкурса отрядных вожатых "Замечательный вожатый". Победила в номаинации "Самый добрый и отзывчивый отрядный вожатый". Руководитель : Нигматзянова А.Р. Поздравляем!
-
"Әйләнә-тирәбездәге саннар"... 18.02.2022

Башлангыч класслар атналыгы дәвам итә. Бүген укучылар белән "Әйләнә-тирәбездәге саннар" темасына тәрбия сәгате үтте. Укучылар саннарның килеп чыгышы, борынгы заманнарда кешеләрнең ничек санаулары белән таныштылар. Саннар кергән табышмакларның җавапларын, мәкальләрнең дәвамын таптылар. Исемнәрендә саннар булган әкиятләрне атадылар. Тәрбия сәгате укучылар өчен кызыклы һәм файдалы үтте.
-
"Күренекле татар композиторлары" 17.02.2022

Башлангыч класслар атналыгы дәвам итә. Бүген музыка укытучысы Нигъмәтҗанова А.Р. "Күренекле татар композиторлары" дип исемләнәгән тәрбия сәгате үткәрде. Укучылар татар композиторларының тормыш юлы һәм иҗатлары белән таныштылар, әсәрләрен тыңладылар.
-
17.02.2022

Бүген мәктәбебездә Казан кооператив институты белән зумнан очрашу үткәрелде.









