Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Качелино, ул. Сайдашева, д. 99а/Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Арча районы, Кәче авылы, Сәйдәш урамы, 99а йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-23-90 |
| E-Mail: | Skac.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Качелинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гузель Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 63/Бездә укыйлар: 63 |
| У нас учат: | 15/Бездә укыталар 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 ( 149 ) 150 >>
-
10.02.2022

2022 нче елның 10 февралендә Россия һәм бөтен мәгърифәт дөньясы бөек рус шагыйре , күренекле драматург, әдәби тәнкыйтьче һәм рус сүзлегенә нигез салучы Алексндр Сергеевич Пушкинны искә алу көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан укучылар белән шагыйрьнең иҗаты турында әңгәмә үткәрелде, укучылар шигырьләрен укыдылар.
-
09.02.2022

Салкын кыш айларында безнең якларда кышлаучы кошларга ризык табу бик кыенга туры килә. Укучыларыбыз кошларга ярдәм итү йөзеннән әти-әниләре белән бергәләп матур җимлекләр ясап элделәр. Алар һәр көн саен кошларга җимнәр сибәләр, канатлы дусларыбызның чөкердәшеп җим чүпләгәннәрен күзәтәләр. Кошларга ярдәм итә алу өчен без бик сөенәбез.
-
08.02.2022

1964 нче елдан башлап 8 нче февраль көнне бөтен дөньяда Яшь антифашист көне буларак билгеләп үтелә. 3 нче класста тәрбия сәгатендә әлеге темага карата әңгәмә үткәрелде.
-
07.02.2022

1992 нче елның 7 нче февралендә Югары Советның 8 нче сессиясендә Татарстан гербы кабул ителде. Герб - Татарстан Республикасының дәүләт символы. Әлеге темага тәрбия сәгатьләре үткәрелде.
-
04.02.2022

Мәктәбебездә тимурчылык эше күптәннән алып барыла. Бу эштә укучыларыбыз бик теләп катнашалар. Сукмакларны кардан чистарталар, олы яшьтәге әби-бабайларга ярдәм итәләр.
-
Тәнәфесләр файдалы үтә... 03.02.2022

Мәктәбебездә шашка, шахмат түгәрәге эшли. Тәнәфесләрдә укучылар зур кызыксыну белән шахмат, шашка уйныйлар, буш вакытларын файдалы итеп үткәрәләр.
-
Сугышчан дан көне... 02.02.2022

79 ел элек Сталинград шәһәре немец гаскәрләреннән азат ителә. Сталинград сугышы- Бөек Ватан сугышында иң зур бәрелешләрнең берсе. Шул уңайдан "Сталинград сугышы" дип исемләнгән Хәтер дәресе узды. Укучылар Сталинград сугышы турында мәгълүмат алдылар, анда катнашкан геройлар белән таныштылар.
-
2022 нче ел Русия халыкларының мәдәни мирасы елы 01.02.2022

2022 нче ел Русия халыкларының мәдәни мирасы елы дип игълан ителде. Мәдәни мирас елы халык сәнгатен популярлаштыру, мәдәни традицияләре , тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне, барлык халыкларның мәдәни үзенчәлекләрен һәм Русиядә этник күптөрлелекне популярлаштыру максатыннан уздырыла. Мәктәптә әлеге темага багышланган күргәзмз ясалды.
-
"Про COVID-19" 31.01.2022

-
29.01.2022

Бүген Теләчедә 2005 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Габдрахманова Р.А. призына көрәш буенча район беренчелеге булып үтте. Ярышларда Балык Бистәсе, Саба, Кукмара, Лаеш, Арча, Теләче районнарыннан 130 көрәшче катнашты. Анда "Арча" спорт мәктәбе көрәшчеләре дә уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Мәктәбебезнең 9 нчы класс укучысы Вәлиәхмәтов Әмир 3 нче урынга лаек булды. Котлыйбыз!









