Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Качелино, ул. Сайдашева, д. 99а/Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Арча районы, Кәче авылы, Сәйдәш урамы, 99а йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-23-90 |
| E-Mail: | Skac.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Качелинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гузель Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 63/Бездә укыйлар: 63 |
| У нас учат: | 15/Бездә укыталар 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 ( 139 ) 140 >>
-
"Әниемнең ак күлмәге" 17.11.2021

Мәктәбебезнең 8,9 нчы класс укучылары Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрының Арча шәһәре мәдәният йорты сәхнәсендә Шәриф Хөсәеновның "Әниемнең ак күлмәге" спектаклен карадылар. Укучылар спектакльгә билетларны Пушкин картасы нигезендә сатып алдылар.
-
"Татар халык җырлары" 16.11.2021

6 нчы класста "Татар халык җырлары" исемле тәрбия сәгате үтте. Укучылар татар халык җырларының эчтәлеге белән таныштылар.
-
Татар исемнәре ни сөйли? 15.11.2021

Туган телләр елы уңаеннан 5 нче сыйныфта "Татар исемнәре ни сөйли?" дип исемләнгән тәрбия сәгате үтте. Укучылар үзләренең һәм әти-әниләренең исемнәре нинди мәгънә аңлатканын китаплардан һәм интернет челтәреннән табып белделәр.
-
Вакытлы матбугат басмалары белән танышу... 15.11.2021

Мәктәбебез китапханәсенә балалар өчен чыгучы бик күп төрле газета һәм журналлар килә. Бүген 2 нче класс укучылары татар телендәге вакытлы матбугат басмалары белән таныштылар, төрле шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр укыдылар. Укылган әсәрләр буенча фикер алыштылар.
-
Габдулла Тукай шигырьләрен укыйбыз... 12.11.2021 Туган телләр елы уңаеннан 4 нче класста "Габдулла Тукай шигырьләрен укыйбыз" дип исемләнгән тәрбия сәгате үтте. Тәрбия сәгатендә Габдулла Тукай иҗаты белән танышуны дәвам иттеләр. Шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар, яттан сөйләделәр. Йомгаклау өлешендә Г.Тукай шигырьләре буенча башваткыч чиштеләр.

-
"Иң яхшы шахматчы - 2021" 10.11.2021

Укучыларыбыз Арча Укучылар сараенда "Иң яхшы шахматчы - 2021" исеменә район ярышларының 4 нче этабында катнаштылар. Мәктәбебез команда беренчелегендә 3 нче урынны алды. Усманова А.- 2 нче урын. Команда составында Рәхимов Р., Мортазин И., Миннебаева Д., Усманова А. мәктәп данын якладылар. Киләчәктә яңа уңышларга ирешергә язсын.
-
"Аллы-гөлле бизәкләр" 10.11.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан башлангыч классларда "Аллы-гөлле бизәкләр" дип исемләнгән тәрбия сәгате үтте. Укучылар халкыбызның милли бизәкләре, киемнәре белән таныштылар. Аларны үзләренең рәсемнәрендә чагылдырдылар.
-
"Лучший шашист - 2021" 09.11.2021

Учащиеся нашей школы участвовали на заключительном этапе лично-командных соревнований по шашкам среди учащихся образовательных школ Арского муниципального района на звание "Лучший шашист-2021". Призёры 4 этапа : Муртазин И. - 1 место, Усманова А. - 1 место, Гильмутдинова З. - 2 место, Валиахметов Д. -2 место.
1-4 нче этаплар суммасы: Мортазин И. - 1 урын, Усманова А. -1 нче урын, Гильмутдинова З.- 3 урын. Мәктәбебез команда беренчелегендә районның абсолют чемпионы.
-
“Җәлил укулары” исемле IV Халыкара шигырь укучылар әдәби бәйгесе 08.11.2021

3 нче ноябрьгә кадәр бәйге районыбыз мәктәпләрендә үтте. Бәйге шартлары буенча, укучылар берничә номинациядә, төрле яшь категорияләрендә көч сынашты. 3 нче ноябрь көнне Кәче төп гомуми белем мәктәбе базасында онлайн формада бәйгенең чиратттагы район этабы үтте. Бу бәйгедә безнең мәктәп укучылары да уңышлы чыгыш ясады һәм призлы урыннарга лаек булдылар.
-
Гомуми мәктәп линейкасы... 29.10.2021

Бүген гомуми мәктәп линейкасы үтте. Линейкада үткән атнада эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясалды, каникулда үтәлергә тиешле үз-үзеңне тоту һәм куркынычсызлык кагыйдәләре искә төшерелде,










