Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Качелино, ул. Сайдашева, д. 99а/Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Арча районы, Кәче авылы, Сәйдәш урамы, 99а йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-23-90 |
| E-Mail: | Skac.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Качелинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гузель Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 63/Бездә укыйлар: 63 |
| У нас учат: | 15/Бездә укыталар 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 ( 136 ) 137 138 139 140 >>
-
Марафон "Физквест" 12.04.2022

6 нчы һәм 7 нче класс укучылары "Сәламәтлек" марафонына кушылдылар.
-
"Космос своими руками". Поделки на космическую тему. 12.04.2022

-
Гомуми мәктәп линейкасы 12.04.2022

Бүген мәктәп линейкасында көрәш, шашка, шахмат, волейбол ярышларында җиңгән укучыларны бүләкләү тантанасы булды. Шулай ук , уку һәм тәрбия эшләре буенча нәтиҗә ясалды. Язгы ташу вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре искәртелде.
-
Акция "Здоровью - зелёный свет!" 11.04.2022

-
09.04.2022

Шушмабаш мәктәбе спорт залында көрәш буенча ярышлар узды. Мәктәбебез көрәшчеләре Вәлиәхмәтов Әмир 1 нче урын, Вәлиәхмәтов Дияз 3 нче урынны алдылар. Команда беренчелегендә мәктәбебез 3 нче урында. Тренерлары Галиев Р.
-
"Тамчы-шоу" интеллектуаль уены... 08.04.2022

Бүген мәктәбебездә "Тамчы-шоу" интеллектуаль уены булды. Уенда "Иске Чуриле урта гомуми белем мәктәбе" һәм "Арча 7 нче номерлы урта гомуми белем мәктәбе" укучылары катнашты. Һәр ике мәктәп укучылары да Г.Тукай иҗатнын, аның тормыш блын бик яхшы белүләрен күрсәттеләр, үзләрен чын татар балалары итеп таныттылар. Уенны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирова Ф.Р. алып барды.
-
"Сәламәт тәндә-сәламәт акыл" 07.04.2022

"Сәламәт тәндә-сәламәт акыл" гыйбарәсе барыбызга да билгеле.Шуңа безнең укучыларыбыз да көнне иртәнге зарядкадан башлыйлар. Иртәнге гимнастика баланың иртәнге йокысыннан торганнан соң уку эшчәнлегенә кереп китәргә ярдәм итә, баланың физик һәм уйлау-фикерләү сәләтен үстерә. Сәламәт булыйк дисәк, көнебезне иртәнге зарядкадан башлыйк.
-
07.04.2022

Всероссийский онлайн-урок "Детская и подростковая литература", посвящённный 140-летию К.И.Чуковского, Дню деиской книги.
-
Җырлы-биюле уеннар... 01.04.2022

Балалар күңелле, хәрәкәтле, җырлы – биюле уеннар яраталар. Уенны текстның эчтәлегенә, уен кагыйдәләренең һәм хәрәкәтләрнең катлаулыгына карап, “гадидән катлаулыга” дигән принцип буенча оештырам һәм, балаларның психологик үзенчәлекләрен, яшь аермалыкларын истә тотып башкарам. Музыка ритмына төгәл хәрәкәтләр ясау, уенның сүзләрен сәнгатьле итеп әйтү, төрле образлар башкару – болар барысы да балаларда канәгатьләнү хисе уята, сөйләм телен үстерергә, матурлыкны аңларга ярдәм итә. Алай гына да түгел, алар нәниләрдә дуслык, иптәшлек, гаделлек кебек сыйфатлар тәрбияли. Уен вакытында балаларның ишетү мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйльлекләре арта, оештыру сәләтләре үсә. Кулга – кул тотышып, берәр көйгә күмәк җырлап, түгәрәк тирәли әйләнеп йөрү балаларларда эстетик ләззәт уята, ритмик хәрәкәт буларак күңелле ял бирә. Җырлы – биюле уеннарның максаты – балаларда җыр эчтәлегенә һәм музыканың характерына туры китереп, хәрәкәт итү күнекмәләрен формалаштыру; җыр һәм биюләрне мөстәкыйль рәвештә башкарырга омтылыш булдыру; халык авыз иҗаты әсәрләре белән таныштыру һәм аларга карата мәхәббәт тәрбияләү. Уен вакытында балалар көй ритмына хәрәкәтләнәләр, дәртләнеп җырлыйлар, бииләр. Уеннар музыкаль авазларны тоемларга ярдәм итә, бала күңелендә нәфислек, матурлык тойгысы уята. Иң әһәмиятлесе: уеннар аңлаешлы һәм мавыктыргыч. Җырлы-биюле уеннарны кыз балалар бигрәк тә яратып уйныйлар. Музыка тавышына балалар хәрәкәтләрне тизрәк үзләштерә. Шуңа күрә дә, балаларның уңай эмоциональ халәтен саклап, шат күңел белән уйнауларына ирешү, аларны тыныч һәм мөстәкыйль уйнарга күнектерү, хәрәкәтләрне матур, нәфис итеп башкарырга өйрәтү өлкәннәрнең бурычы булып тора. Каникул көннәрендә укучыларыбыз өчен авыл мәдәният йорты мөдире Шәйдуллина Г.М. белән берлектә җырлы-биюле күңел ачу чарасы үтте.
-
01.04.2022

Татар халкының аяк киемнәре күп төрле. Бигрәк тә моны күн аяк киеменә карата әйтергә була. Озын кунычлы күн аяк киеменең иң таралган төре — читек. «Читек» сүзе «чигелгән итек» мәгънәсеннән алынган икән. Рус шагыйрьләре читекләрне Казан итекләре дип тә йөргәннәр. Халкыбызның бизәкләп чигелгән читекләре дөнья базарларында дан тоткан. Читекләрнең исеме мода башкаласы Парижга кадәр барып җиткән. Германия музеенда да читекләр татар символы булып тора.Электән үк Арча яклары үзенең читекләре белән данлыклы. XIII гасырда ук бу як хатын – кызлары башта аларны үзләренә бирнәгә чиккәннәр. Соңрак чиккән читекләргә сорау зур булгач, аларны күпләп җитештерә башлаганнар. Арча читекләрен Башкортстан,Себер, Урта Азия, Идел буе шәһәрләренең иң гүзәл туташ һәм ханымнары бик яратып кигәннәр.Чиккән читекләрнең даны Көнбатыш Европа илләренә кадәр барып җиткән.Ә хәзер Арча читекләре бөтен дөньяны гизә... Берләшмә 1972 елда оештырыла. Артельләрдә тегелгән аяк киемнәре чит илләргә чыгарылган. Ул чакта читекләр алтын белән бәһәләнгән. Халкыбызның бизәкләп чигелгән сафьян читекләре башмаклары үткән гасырда ук дөнья базарында дан тоткан. Ә хәзер Арча читекләре бөтен дөньяны гизә...
Укучыларыбыз өчен мәдәният йорты мөдире Шәйдуллина Г.М. бик кызыклы һәм файдалы мәгълүмат бирде, Арча милли аяк киемнәре фабрикасына багышланган күргәзмә белән таныштырды.










