муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Хасаншаих, ул. Татарстан, д.52А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dschasan.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Хасаншаихский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Ахмадуллина Гузель Сайдашевна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 3 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
Очрашу 19.10.2022 Куркынычсызлык айлыгы кысаларында полиция хезмәткәре Ленар Альтафович балаларга һәм бакчабыз хезмәткәрләренә куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатты.

-
Нәни Сөмбелә 11.10.2022 Район күләмендә уздырылган "Нәни Сөмбелә" конкурсында Фәхретдинова Язгөл катнашты. Котлыйбыз!

-
Өлкәннәребезне котладык 05.10.2022

Хөрмәтле өлкәннәребезне котлау өчен бу көннәрдә төрледән-төрле чаралар уздырыла.
Бу бәйрәм ничек барлыкка килгәнен барыбыз да беләме? 1990 елның 14 декабрендә 1 октябрь “Өлкәннәр көне” итеп игълан ителә. Иң беренче бу бәйрәмне Европада, аннан Америкада, ә инде 80нче елның ахырында бөтен дөньяда бәйрәм итә башлыйлар.
Дөньяда иң кадерле булган әти һәм әни турында без күп сөйлибез. Ә менә аналарның да, аталарның да әниләре булган, аларга тормыш биргән, кеше иткән кешеләр – әби-бабайларга һәрчак тиешле игътибарны бирмибез.
Әби-бабайлы кешенең нинди бәхетле икәнен һәр бала белә. Алар булмаса, өйдә, гомумән, тормышта ямь калмас иде. Аларны рәнҗетү, берүзләрен ялгыз калдырып китү, алар белән дорфа мөгамәләдә булу зур гөнаһ. Әби-бабаларыбызны хөрмәт итәргә, яратырга, кадерләргә кирәк! Без дә бакчабызга күп еллар шушы өлкәдә эшләп, лаеклы ялга чыккан өлкән апаларыбызны кунакка чакырдык. -
Практик шөгыль "Эвакуация" 03.10.2022

Кечкенәләр төркемендә эвакуация турында практик шөгыль үткәрелде.
-
Экскурсия " Юлда йөрсәң, уяу бул!" 30.09.2022

Зурлар төркеменә йөрүче балалар белән, юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшерү максатыннан, экскурсия үткәрдек.
-
Уяу булыйк! 20.09.2022 Безнең балалар бакчасында экстремистлык һәм террорчылык профилактикасы буенча балалар,әти-әниләр һәм хезмәткәрләр белән төрле чаралар үткәрелә. Балалар белән төрле әңгәмәләр,конкурслар,уеннар һәм башка төрле эшчәнлек башкарыла.Әти-әниләр белән консультацияләр, гомуми һәм төркем җыелышларында бу теманы яктырткан әңгәмәләр үткәрелә,аларга махсус аңлатма язулары өләшенә.Бүгенге көннәрдә генә бакча хезмәткәрләре белән «Экстремистлык һәм террорчылыкка юл юк!» исемле темага сөйләшүләр узды. Хезмәткәрләр террорчылык вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, шикле әйберләр тапкан очракта нәрсә эшләргә кирәклеге турындагы белемнәрен яңартылар.

-
Әти-әниләр өчен консультация. 15.09.2022 "Яктылык кайтаргычларны киемгә алга да, артка һәм ян-якларга да беркетергә кирәк. Шулай иткәндә аны каршы килүче машинадан гына түгел, юлдаш транспорттан да күреп алып булачак.Киемдә яктылык кайтаргычлар куллануны закон да таләп итә. Ә үтәмәүчеләрне 500 сумга кадәр штрафка тарта ала." Куркынычсызлык айлыгы кысаларында әти-әниләр өчен консультацияләр үткәрелде.

-
"Кызыклы светофор" кичәсе. 12.09.2022 Бурычлар: балаларга тротуар булмаган очракта юл йөрү кагыйдәсен аңлату, светофорның машиналар һәм җәяүлеләр хәрәкәтен көйләп торуын төшендерү; балаларны юл билгеләре белән таныштыру, аларны аера белергә өйрәтү. Юл йөрү кагыйдәләре, светофор сигналлары турында белемнәрен ныгыту.

-
"Юл билгеләрен бел!" 08.09.2022 Сентябрь ае -бакчабызда куркынычсызлык ае буларак билгеләнеп үтелә.Зурлар төркемендә шул темага шөгыльләр үткәрелде.

-
Хезмәт тәрбиясе 05.09.2022 Хезмәткә хөрмәт тәрбияләү гаиләдән килә.Җәйге чорда файдалы үләннәр,яфраклар киптереп әзерләүдә әти-әниләребез бик теләп катнаштылар. Иң актив гаилә- Фәхретдиновлар гаиләсе.




