муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Хасаншаих, ул. Татарстан, д.52А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dschasan.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Хасаншаихский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Ахмадуллина Гузель Сайдашевна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 3 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 21 22 ( 23 ) 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Яз - чәчәкләр ае. 17.03.2023 Сурәтләү эшчәнлегендә язгы табигать турында сөйләштек. Балалар бакчасындагы гөлләрне күзәттек. Яз җитүен белдереп алар чәчәк ата башладылар. Чүлмәктәге чәчәкләрне матур итеп ясап та куйдык --

-
Иртәнге уеннар 16.03.2023 Зарядкадан соң дуслык, татулыкны ныгытып күмәк уеннар уйнарга яратабыз. Мондый уеннар.сабырлык, игътибарлылык, бер- береңнк хөрмәт итү кебек сыйфатлар тәрбияләргә булышлык итә

-
Һөнәрләрне яратабыз 15.03.2023 Төрле һөнәрләргә кызыксыну тәрбияләү максатыннан иртә белән сәламәтлек турында әңгәмә үткәрдек. Курчакларыбызны дәвалап уйнадык.

-
Табигатьне күзәтәбез. 14.03.2023 Ел фасыллары алышынуны бик яратабыз. Менә без көтеп алган яз җитте. Кояшлы көннәр башланды. Һәр көнне җил юнәлешен, күк йөзендәге үзгәрешләрне күзәтеп билгеләп барабыз.

-
Язгы куркынычсызлык кагыйдәләре. 13.03.2023 Иртәнге әңгәмәләребезне яз көне куркынычсызлык кагыйдәләрен искәртүгә багышладык. Кышның салкыннарыннан соң барыбыз да язны сагынып көтеп алабыз. Яз − табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты. Әле язның башы гына. Аның әле кыштан әллә ни аермасы юк. Салкын. Бураннар да уйный. Ләкин кояш барыбер үзенекен итә, җылыта. Төннәрен салкын булса да, көндезен инде кояш балкый. Туган җиребезгә яз килә, яз исе аңкый. Яз − матур, шатлыкларга бай, күңелле вакыт, ләкин балаларыбызны һәр ел фасылындагы шикелле, яз көне дә төрле хәвеф-хәтәрләр саклап тора. Юллар бозлавыкка әйләнде,ерганаклада сулар барлыкка килде,елга буйлары куркыныч, шуларны искә төшереп китик, балаларга һәрдаим аңлату эшләре алып барыйк.

-
Нәфис сүз осталары да без. 10.03.2023 Эльвира Ибрагимова исемендәге "Җаным һаман сездә яши" төбәкара нәфис сүз осталары бәйгесендә Вахитова Зилә 3 нче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды.Котлыйбыз! Җитәкчесе -Ахмадуллина Ләлә Зиннуровна.

-
"Конкурста катнаштык" 09.03.2023 Янгын-планетада тереклек өчен бик зур бәла. Янгыннарның күбесе кешеләр гаебе белән килеп чыгуы сер түгел, шулай ук балалар катнашында да дә күп бәхетсезлек очраклары булып тора. Бу бәхетсезлекләр гади кызыксыну, ут белән саксыз эш итү яки белемсезлек аркасында килеп чыга. Янгын белән дөрес көрәшү өчен бик күп белем таләп ителә. Шуларны истә тотып балаларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә аңлы һәм җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру һәм балаларның экстремаль хәлләрдә үз-үзләрен тота белү өчен кирәкле белемнәрен һәм күнекмәләрен ныгыту буенча бакчабызда системалыэш алып барыла. Бу атнада район буенча үткәрелгән "Неопалимая купина" конкурсында катнаштык.

-
Спектакль -"Кайнана" 07.03.2023 8 нче март -Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан,әти-әниләр тарафыннан спектакль әзерләнде.Чыгышлары бик уңышлы булды.

-
Конструктор бн эшчәнлек. 06.03.2023 Шөгыль вакытын балалар һәрвакыт көтеп алалар. Бүген без төзүчеләр булдык. Күп катлы йортлар төзеп уйнадык. Светофор һәм юл билгеләрен куеп юлда дөрес хәрәкәт итәргә өйрәндек

-
Әлифба бәйрәмендә 03.03.2023 Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән мәктәптә Әлифба бәйрәмендә булдык. Бәйрәм безгә бик ошады




