муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Хасаншаих, ул. Татарстан, д.52А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dschasan.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Хасаншаихский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Ахмадуллина Гузель Сайдашевна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 3 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 21 22 23 ( 24 ) 25 26 27 28 29 30 >>
-
Безнең дусларыбыз. 28.02.2023 Кичке әңгәмәләрне кыргый һәм йорт хайваннары турында сөйләшеп үткәрдек. Аларның кайда яшәүләре ,ничек тукланулары турында сөйләдек.

-
Май чабу (Масленица) бәйрәме 27.02.2023 Режим моментларында "Май чабу" (Масленица) бәйрәме турында сөйләштек.«Май чабу бәйрәме бик борынгыдан килә. Аны славяннар православие дине кабул ителгәнче үк билгеләп үткәннәр. Әлеге йола җиде көн буена бәйрәм ителә.Май чабу атнасында православие халкы уйнап-көлеп кышны куа, табигатьне уята.Йола буенча, май чабу атнасында кунактан-кунакка йөрү гадәте каралган. Май чабуның төп атрибуты — түгәрәк коймак. Йола буенча, кояш символы атна буена һәр гаиләдә әзерләнә. Бәйрәм табыны аеруча бай. Йола ашларыннан - ботка, коймак, бәлеш куела.

-
Ватанны саклаучылар көне 22.02.2023 Гаилә-ул тормышның нигезе. Әти -әни аның тоткасы булса,бала - гаиләнең көзгесе. Бүген бакчабызда , Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Гаилә бәйрәме үткәрдек. Әти-әниләрнең шат йөзләре, җылы сүзләре,балаларның куанычлы авазлары- безнең очен иң зур бүләк булды.

-
Туган тел көне 21.02.2023 21 нче февраль- Туган тел көнен бакчабызда милли почмакта үткәрдек. Борынгы уеннар уйнап, тизәйткеч,санамышлар әйтештек.Борынгы мичне карадык,мичтә пешерелгән ризыклар турында күзаллау булдырдык.

-
Батырлык дәресе 20.02.2023 Хәрби-патриотик айлык кысаларында мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Батырлык дәресе" үткәреп, спорт уеннары уйнадык.

-
Семинарда катнаштык 17.02.2023 Балтач районы Балтач бистәсенең 5 нче балалар бакчасында үткәрелгән республикакүләм семинар-практикумда катнаштык.Үзенчәлекле балалар белән эшләү тәҗрибәсе тупладык.

-
Китапханәдә 16.02.2023 Хәрби-патриотик айлык кысаларында мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар белән китапханәдә кунакта булдык.

-
Муса Җәлилнең тууына 117 ел 15.02.2023

Балалар шагыйре Муса Җәлил тууга 117 ел буларак мәдәният йортына барып бәйрәм үткәрдек. Шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләдек, җырларын җырладык
-
Әфганчылар турында 14.02.2023 Балаларга әфганчылар, Ватан сакчылары турында төшенчә бирү,Әфганстанда, Чечняда хезмәт иткән батыр авылдашларыбыз белән таныштыру, аларга карата хөрмәт, горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан, "Әфганстан - йөрәк ярам" исемле фильм карадык.

-
Хәрби-патриотик айлык 13.02.2023 Бакчабызда һәр ел февраль ае хәрби-патриотик айлык буларак билгеләп үтелә.Туган илеңне ярату, аның патриоты булып үсү өчен кече яшьтән үк тәрбия эше алып барырга кирәк.Бу айда ватанны саклаучылар турында әңгәмәләр , музыкаль кичәләр, конкурслар.ярышлар үткәрелә.




