Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Большая, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-663-17-94 |
| E-Mail: | G5.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Арская гимназия №5 |
| Руководитель: | Исмагилов Ирек Радилович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 816 укучы |
| У нас учат: | 55 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 211 212 213 214 ( 215 ) 216 217 218 219 220 >>
-
"Хәвефсез тәгәрмәч"
03.05.2016
30 нчы апрель көнне 5 нче гимназия базасында "Хәвефсез тәгәрмәч - 2016" бәйгесе уздырылды. Бу бәйге районыбызда 1994 нче елдан бирле уздырыла, яшь укучыларыбыз юл йөрү кагыйдәләрен төгәл өйрәнеп, киләчәктә исән-имин генә юлларда йөреп, өметебезне акларлар дигән ышанычта калабыз. "Хәвефсез тәгәрмәч-2016" бәйгесендә укучыларыбыз ярышның төрле этапларында призлы урыннар яуладылар: 3а классыннан Сабирова Гөлия - 3 урын ("Юл йөрү кагыйдәләрен белүче"), 4а классыннан Кәлимуллина Ләйсан - 1 урын ("Беренче табиб ярдәме"), 5а классыннан Зиннатов Инсан - 2 урын ("Автошәһәрчек"). Әлеге бәйгегә укучыларны педагог-организатор Абдуллина Г.Р. әзерләде. Уңышларыгыз белән котлыйбыз!!!
-
Поздравляем!!!
30.04.2016
Ученик 10а класса Шамсутдинов Ришат прошел во второй этап конкурсного отбора в профильную смену Русского географического общества в Международный детский центр "Артек". Поздравляем!
-
"Туган тел-2016" бәйгесе 30.04.2016

29 апрельдә Арча балалар сәнгате йортында ана теле һәм әдәбияты укытучыларның "Туган тел - 2016" бәйгесе уздырылды. Бу бәйге Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан "2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм ТР ында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча ТР Дәүләт программасын" гамәлгә ашыру максатында үткәрелә. Ул иҗади эшләүче укытучыларны барлау, аларның хезмәтен бәяләү, ана теле һәм әдәбияты укытучысының педагогик эшчәнлеген активлаштыру, укытуның нәтиҗәлеген тәэмин итәрдәй заманча технологияләрне куллану осталыгын үстерү максатыннан оештырыла. Бәйгенең 1 турында 33 укытучы катнашты. Бәйгедә иң күп балл җыйган укытучылар конкурсның икенче турына узды. Бүгенге бәйгедә районның иң көчле, иҗади, алдынгы укытучылары көч сынашты. Укытучылар үзләре, һөнәри эшчәнлекләре белән таныштырдылар. Г.Тукай әсәрләрен сәхнәләштерделәр, осталык дәресләрен тәкъдим иттеләр. Берсеннән-берсе матур чыгышлар, яңа идеяләр, заманча укыту һәм тәрбия ысуллары, сәхнә осталыгы белән кабат сокландырдылар татар мөгаллимнәре. Туган телгә, туган җиргә булган тугрылыклары, һөнәри осталыклары, иҗади хезмәтләре һәм балаларга булган чиксез мәхәббәтләре белән шаккатырдылар алар. Туктаусыз һөнәри үсештә булулары, бетмәс энергия һәм чиксез сабырлыклары белән хөрмәт уяттылар. Ниһаять, "Туган тел - 2016" бәйгесе җиңүчеләре билгеле! Гимназиябезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сабирова Алсу Госман кызы 4 урынны яулады. Хөрмәтле Алсу Госман кызы! Сезне чын күңелебездән зур җиңүегез белән котлыйбыз! Сезгә киләчәктә дә зур уңышлар, яңа үрләр, гаилә бәхете, нык сәламәтлек, чиксез шатлык-куанычлар телибез!
-
Баскетбол 30.04.2016

29 апрель көнне гимназия базасында Бөек Җиңүнең 71 һәм Г.Тукайның 130 еллыгына багышлап, ООО "Арск.Мед" призына (ярыш спонсоры Гыйләҗиев Р.Ф.) Арча муниципаль җыелма командаларының яшүсмерләре арасында баскетбол ярышы булып узды. 1 урында - 1 нче номерлы мәктәп, 2 урында - 5 нче гимназия, 3 урында - 2 нче номерлы мәктәп. Котлыйбыз!
-
Арчабыз чиста, матур булсын 29.04.2016

Арча урамнарыннан үткәндә һәрберебез чисталыкка сокланып уза. Шәһәребезне чистарту, төзекләндерү өчен оешмалар, предприятиләр, уку йортлары зур өлешен кертәләр.
Шәһәребезне чиста тоту - барыбызның да изге бурычы!
-
"Җир Хартиясе принциплары тормышка!"
29.04.2016
Җир Хартиясе принципларын тормышка ашыруга 15 ел тулу уңаеннан гимназиябездә "Җир Хартиясе принципларын тормышка!" исемле Бердәм дәрес уздырылды. Дәрестә 8-10 класс укучылары катнашты. Шулай ук башлангыч класс укучылары өчен "Планетабызны саклыйк" темасына класстан тыш чара уздырылды. 5-6 класс укучылары белән "Җиребезгә куркыныч яный" дигән викторина уздырылды. Гимназиябез фойесында "Татарстанда җир хартиясенә 15 ел" дигән тема астында күргәзмә оештырылды. Чараларны география укытучысы Хөсәенова Н.Г. оештырды. Әйләнә-тирә мөхитебезне бергәләп сакларга өйрәник!
-
Г.Тукайның 130 еллыгы
29.04.2016
Г.Тукайның 130 еллыгы уңаеннан оештырылган чараларда Зур Бирәзә, Урта Бирәзә башлангыч мәктәбе укытучылары һәм укучылары зур әзерлек белән катнаштылар. "Без Тукай варислары" исемле район конкурсында Зөбәерова Зилә сәнгатьле шигырьсөйләм номинациясендә 3 урынга лаек булды. Укытучысы Нуриәхмәтова Р.Ә. Котлыйбыз!
-
Молодежная конференция
29.04.2016
Учащиеся 9-х классов приняли участие в молодежной конференции на тему "Противодействие идеологии экстремизма в образовательной среде", которая состоялась в Арском филиале ЧОУ ВО "Академия социального образования", где высказывали свою точку зрения в ходе обсуждений.
-
"Посади дерево "РДШ". 29.04.2016

Педагог-организатор Абдуллина Г.Р. провела общероссийскую акцию по поддержке российского движения школьников "Посади дерево "РДШ".
-
“Без – Тукай варислары” 28.04.2016

Район күләмендә уздырылган “Без – Тукай варислары” исемле шигырь бәйгесе 5 нче гимназиядә узды. Бәйге 3 төркемдә алып барылды. 1 төркемдә 1-4 класс укучылары чыгыш ясады, 4 нче класс укучысы Зиннатова Алия 1 нче урынга лаек булды. (укытучысы Галимова С.А.), Зур Бирәзә башлангыч мәктәбеннән 3 нче урынга Зөбәерова Зиля лаек булды (укытучысы Нуриәхмәтова Р.Ә.), 2 төркемдә 5-8 класс укучылары чыгыш ясады. 5 нче класс укучысы Исмәгыйлев Азат 3 нче урынга лаек булды (укытучысы Рафикова Ә.Ф.). 3 төркемдә 9-11 класс укучылары чыгыш ясады. 11 нче класс укучысы Галимуллина Гөлия 3 нче урынга лаек булды (укытучысы Гыйниятова Г.Р.). Котлыйбыз! Әлеге бәйрәм кичәсен сәхнәгә гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, укучылары куйды. Зур рәхмәт!

















