Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Большая, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-663-17-94 |
| E-Mail: | G5.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Арская гимназия №5 |
| Руководитель: | Исмагилов Ирек Радилович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 816 укучы |
| У нас учат: | 55 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 208 209 ( 210 ) >>
-
Котлыйбыз! 23.04.2016

Г.Тукайның 130 еллыгына багышлап Казан шәһәрендә уздырылган "Тукай замандашлары" исемле VI Халыкара шигырь сөйләүчеләр конкурсында 5А классы укучысы Булатова Диләрә 3 урынны алды, диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз!!!
-
Татар теле атналыгы 23.04.2016

Гимназиябездә татар теле атналыгы дәвам итә. Шул уңайдан, 22 нче апрель көнне, бөек Тукаебызның 130 еллыгына багышланган “Без Тукай варислары” исемендәге шигырь уку конкурсының гимназия туры үткәрелде. Җиңү яулаган укучылар бу конкурсның район турында катнашачаклар . Аларга уңышлар телибез!
-
Бердәм дәресләр 23.04.2016

Г.Тукайның 130 еллыгы уңаеннан 20 нче апрельдә бөек шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына багышланган Бердәм дәресләр үткәрелде. Укучылар Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча сорауларга җавап бирделәр. Шигырьләрен яттан сөйләделәр.
-
"Президент ярышлары" 23.04.2016

ТР ның Бөгелмә шәһәрендә уздырылычу "Президент ярышлары" финал уеннарында гимназиянең 6 нчы Б классы укучылары уңышлы чыгыш ясый. Бүгенге көнгә теннис, шахмат ярышларында Хабибуллина Ландыш (2 төр буенча), Шәмсетдинов Әмир призлы урыннарга лаек булдылар.Котлыйбыз!
-
Татар теле һәм әдәбият буенча IV халыкара олимпиада 23.04.2016

19 -22 нчеапрель көннәрендә Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиада уздырылды.Бәйгенең төп максаты – татар телен саклау һәм үстерү, аны дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрү, туган телгә, әдәбиятка, сәнгатькә карата кызыксыну уяту, ихтирам хисләре тәрбияләү. Быел олимпиада татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланды. Халыкара олимпиаданың финалы 2 этаптан тора: татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада биремнәрен үтәү, шулай ук Г.Тукай һәм М.Җәлилгә багышланган презентацияләрне тәкъдим итүгә корылган иҗади өлешләрдән. Анда Россиянең 24 төбәгеннән, шулай ук Япония, Төркия, Бельгия, Финляндия, Франция, Беларусь, Казакъстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан, Төркмәнстан, Кыргызстаннан һәм Австралиядән 14 яшьтән 25 яшькәчә 500 укучы һәм студент катнашты.
Туган телебезне саклаучылар һәм үстерүчеләр арасында гимназиянең 10 нчы сыйныф укучылары Нургалиев Айнур һәм Шәмсетдинова Илүзә дә бар. Алар әлеге чарада татар теле һәм әдәбияты буенча үзләренең белем дәрәҗәләрен күрсәттеләр һәм иҗади эшләрен тәкъдим иттеләр. ТР мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломы белән бүләкләнделәр. Катнашучылар өчен Казан буенча экскурсия, Г.Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачы һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрларында спектакльләр карау, “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә, Тукайга багышланган Туган тел форумында, күренекле әдәбият әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре белән түгәрәк өстәлләрдә катнашу оештырылган иде. Укучыларыбызны әлеге мәртәбәле чарада катнашулары белән котлыйбыз һәм алдагы көннәрендә иҗади уңышлар телибез!
-
V Республика күләм Тукай укулары 23.04.2016

ГабдуллаТукайның 130 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Г.Тукай әдәби музее тарафыннан V Республика күләм Тукай укулары үткәрелде. Бу укуларда гимназия укучылары да уңышлы чыгыш ясадылар. “Г.Тукайның дуслары-фикердәшләре” номинациясендә 10 нчы А класс укучысы Ризванова Камилә III урынга, “Г.Тукай – күпкырлы шәхес”номинациясендә Нургалиев Айнур, уңышлы чыгыш ясап, дипломга лаек булды. Укучыларга уңышлар телибез! Укучыларны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйлаҗиева Л.Ф. әзерләде.
-
Агачларны саклап үстерик!
22.04.2016
Гимназия хезмәткәрләре Арча шәһәренең Казансу елгасы яры буенда үткәрелгән өмәдә катнаштылар, агачлар утырттылар.
Агачларны саклап үстерик!
-
Гимназия территориясен чистарту 21.04.2016

5 нче гимназия коллективы гимназия территориясен, беркетелгән участокларны төзекләндерү, чистарту эшләрен дәвам итә. Урамнарны, тирә - ягыбызны чиста, тәртиптә тоту һәркайсыбызның бурычы!
-
Депутат белән очрашу 21.04.2016

Бүген гимназиядә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Ильдар Ирекович белән очрашу булып узды. Җыелышта катнашучылар депутатка үзләренең сорауларын бирделәр, теләкләрен җиткерделәр.
Җыелыштан соң депутат шәхси сораулары булган сайлаучыларны кабул итте.
-
"Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен бел!" 21.04.2016

8а классы укучылары өмәдә катнаштылар. "Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен бел!" дигән девиз астында батырлар һәйкәлләрен чистарттылар. Һәркемдә зур горурлык, патриотик хис туды, өлкәннәргә карата хөрмәт уянды.
















