Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Большая, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-663-17-94 |
| E-Mail: | G5.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Арская гимназия №5 |
| Руководитель: | Исмагилов Ирек Радилович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 816 укучы |
| У нас учат: | 55 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 198 199 ( 200 ) >>
-
Көзге уңыш 03.10.2016

Укучылар көче белән гимназиянең яшелчә бакчасыннан көзге уңыш җыелды.
-
1 нче октябрь - Өлкәннәр көне! 01.10.2016

Гимназиябезнең ветераннар коллективы, профсоюз рәисе белән берлектә өлкәннәр көнен һәр елны бик матур каршылыйлар. Мәдәният үзәгендә өлкәннәребез Т.Миңнуллинның "Алпамыш алпавыты" исемле спектаклен караганнан соң, гимназия ашханәсендә оештырылган җырлы-биюле бәйрәм кичәсенә җыелдылар. Һәркемнең күңеле шат, елмаю. сөенеч белән балкый.
-
Стартовая диагностика по русскому языку 30.09.2016

Сегодня обучающиеся 5 классов, в рамках развития Региональной системы оценки качества образования пишут стартовую диагностику по русскому языку.
-
Семинар заместителей директоров. 29.09.2016

На базе гимназии прошел семинар заместителей директоров и методистов дошкольных образовательных учреждений по вопросам педагогической аттестации 2016 году.
-
Түгәрәкләрнең эше 26.09.2016

Гимназиядә оештырылган түгәрәкләргә укучылар бик теләп йөриләр. Тхэквандо секциясенә 1 нче класс укучылары әти-әниләр белән берлектә ял көннәрендә дә киләләр. Тренер Алина Рамилевна - үз эшенең остасы, балалар төрле күнекмәләр алалар, йөгерәләр, гимнастика белән шөгельләнәләр. Һәркем шат, сәламәтлек - зур байлык!
-
II место в Первенстве Республики Татарстан по баскетболу 26.09.2016

Поздравляем ученицу 7 класса Валиеву Ландыш, которая в составе команды г. Арск заняля II место в Первенстве Республики Татарстан по баскетболу среди девушек 2003-2004 года рождения!
-
Татарстан кроссы - 2016 25.09.2016

25 нче сентябрь көнне районыбызда "Татарстан кроссы - 2016" уздырылды. Кояшлы, матур сентябрь иртәсендә һәркем йөгерергә ашыкты. Гимназиянең коллективы, яшүсмер укучылары бу бәйгене түземсезлек белән көтеп алды. Старт бирелүгә укучылар алга йөгерде, ә 7Б классы укучысы Вафина Эльвира, әлбәттә, I лекне үз кулына алды. Афәрин, Эльвира! Җитез булыйк, сау-сәламәт калыйк!!!
-
Профсоюз дәресе 24.09.2016

Бүген гимназиядә укучылар белән "Профсоюз дәресләре" уздырылды. 8Б класс укучылары китапханәдә оештырылган профсоюз почмагын карадылар, гимназиянең профсоюз рәисе Сабирова С.Н. коллективның эш-максатлары белән таныштырды, класс җитәкчесе Сабирова Р.М. профсоюз хәрәкәтенең нәтиҗәсе, ветераннарыбызга ярдәм итү, конкурсларда җиңүләр турында сөйләде. "Профсоюз дәресе" һәркемдә зур соклану хисе тудырды.
-
Ата-аналар җыелышы
21.09.2016
Гимназиянең актлар залында 8-11 нче класс укучылары һәм әти-әниләре белән берлектә гомуми җыелыш уздырылды. Көн тәртибендә югары класс укучыларының бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлекләре, өстәмә консультацияләр үткәрү тәртибе, сайлап алган фәннәр буенча ныклы әзерлекләр алып бару мәсьәләләре каралды. Тәрбия өлкәсендә районда балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор, әйдәп баручы белгеч Нигматуллин Мансур камил улының чыгышы тыңланылды. Җыелышның икенче өлешендә класс җитәкчеләре әти-әниләр һәм фән укытучылары белән берлектә, аерым классларда, укыту-тәрбия өлкәсендәге мәсьәләләрне карадылар. Җыелыш бик эшлекле һәм файдалы үтте.
-
Мәдәни көндәлек тапшыру тантанасы! 17.09.2016

5 нче гимназиядә башлангыч класс укытучылары, китапханәче катнашында башлангыч классларга Мәдәни көндәлек тапшыру тантанасы булып узды. Көндәлекне тутыру тәртибе,үзләренең сайтларында битләрен ачып,ничек эшләргә кирәклеге өйрәтелде. Аннары укучылар “Культурный дневник первоклассника” ,”Казан” презентацияләрен карадылар.
















