Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Большая, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-663-17-94 |
| E-Mail: | G5.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Арская гимназия №5 |
| Руководитель: | Исмагилов Ирек Радилович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 816 укучы |
| У нас учат: | 55 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 191 192 193 194 ( 195 ) 196 197 198 199 200 >>
-
Әниләр көне 25.11.2016

2А классында хезмәт дәресе бик кызыклы һәм файдалы булды. Укучылар Әниләр көненә багышлап бүләк ясадылар. Класс җитәкчесе Закирова Э.А. укучыларны хезмәт тәрбиясенә өйрәтте.
-
Җырлы бииюле тамаша 25.11.2016

2Б классында уздырылган Әниләр бәйрәме бигрәк үзенчәлекле булды. Җырлы бииюле тамаша һәркемне сокландырды, бәйрәм рухы өстәде. Класс җитәкчесе Туктарова Э.Р., татар теле укытучысы Галимова Г.И. әниләрне бәйрәм белән котладылар. Бәйрәм күңелле узды.
-
Шигырь конкурсы 25.11.2016

"Әнием, күз нурым" исемле бәйгедә башлангыч класс укучылары татар һәм рус телендә шигырьләр сөйләделәр. Бәйге бик күңелле узды.
-
Кул эшләре күргәзмәсе 24.11.2016

Башлангыч класс укучылары һәм укытучылары атналыгы бик эчтәлекле бара. Әниләр бәйрәме уңаеннан оештырылган "Кул эшләре" күргәзмәсе искиткеч зәвыклы һәм сокланырлык иде. Һәр укучы зур тырышлык белән сувенирлар әзерләнгән, төрле фантазия кулланган, никадәрле матурлык тудырганнар!
-
Көзге фьюжн 23.11.2016

Бию түгәрәгенә йөрче укучыларыбыз төрле чараларга катнашып үзләренең сәләтләрен ачалар. Район күләмендә оештырылган "Көзге фьюжн" конкурсында уңышлы чыгыш ясадылар, матур биюләр күрсәттеләр. Җитәкчесе: Нуретдинова Э.И. - үз эшенең остасы.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы
22.11.2016
Башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында 2Д сыйныф укытучысы Зарипова Л.Р. технологиядән ачык дәрес үткәрде. Дәреснең темасы: "Текстиль тукымадан матрешка эшләү". Дәрес эчтәлеге: халык көнкүреш иҗаты белән таныштыру һәм Әниләр көненә багышлап бүләк ясау. Дәрес бик уңышлы һәм мавыктыргыч булды.
-
Диагностическое тестирование по английскому языку
22.11.2016
В целях развития региональной системы оценки качества образования, в соответствии с планом работы Министерства образования и науки Республики Татарстан обучающиеся 4,6,8 классов нашей гимназии приняли участия в диагностическом тестировании по английскому языку.
-
Экология һәм без
21.11.2016
Озынайтылган көн төркеме Җитәкчеләре Ахунова Ч.И., Хәйретдинова А.Ф., Ибрагимова А.Р. 1-2 нче класс укучылары өчен "Без - табигать балалары", "Экология һәм без" темаларына ачык тәрбия чарасы үткәрделәр. Укучылар әлеге чарада табигатьне сакларга, яратырга, ихтирам хисләре тәрбияләргә кирәклекне әйттеләр, матур рәсемнәр ясадылар, фильм карадылар. Тәрбия чарасы укучылар өчен мавыктыргыч һәм кызыклы булды.
-
Тәҗрибә уртаклашу
21.11.2016
2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм ТР да башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү максатыннан Казан дәүләт федераль университеты галимнәре тарафыннан оештырылган Идел буенда яшәгән халыкларның милли әдәбияты буенча регионара конференция булып узды. Әлеге чарада Газизова Э.И., Гыйләҗиева Л.Ф., рус теле укытучысы Мартынова Т.А. катнашты. Алар конференциядә катнашып тәҗрибә уртаклаштылар, үз фикерләрен әйттеләр һәм чыгышлар тыңладылар. Конференция файдалы һәм бай эчтәлекле материаллар туплауга зур этәргеч бирде.
-
Есть такая профессия, Родину защищать!
19.11.2016
Генерал майор С.Н.Погодин провел урок мужества на тему "Есть такая профессия, Родину защищать!" для обучающихся 11 классов Арского муниципального района.
















