Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Большая, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-663-17-94 |
| E-Mail: | G5.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Арская гимназия №5 |
| Руководитель: | Исмагилов Ирек Радилович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 816 укучы |
| У нас учат: | 55 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 191 192 ( 193 ) 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Класс сәгате 21.12.2016

4Б классы Яна елны кунелле кэеф, кутэренке рух ,"5"ле,"4"ле билгелэре белэн каршы алалар.Бэйрэмгэ багышланган класс сэгате дэ истэлекле вакыйгаларга бай булды.
-
Арча һәм ТатАрча Кар бабае кунакка чакыра 19.12.2016

Хөрмәтле әти - әниләр!
Арча стадионында үзәк чыршы янында ТатАрча Кар Бабае белән очрашуда искиткеч бай һәм мавыктыргыч программа көтә балаларны. Балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә кызык булачак.
Стадион капкасыннан атлап керүгә һәр йорт каршында әкият геройлары каршы ала һәм Сезне серле дөньяга сәяхәткә алып китә. Убырлы карчык белән әкиятләрне, мультфильмнарны искә төшерәсез, кул остасы Марья белән уенчыклар ясыйсыз, Курку йортында Үлемсез Кащей каршы алачак, шүрәле белән биергә туры киләчәк. Ә бишенче йортта сюрпризның иң зурысы-Кар бабай һәм Кар кызы белән очрашу көтә. Тәмле каймаклар белән чәй, кар чанасында йөрү, үзәк чаршы тирәсендә уеннар, җыр, бию - яхшы кәеф, куңел ачу өчен бар да булачак. Бу чаралар 25 декабрьдән 13 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Балаларыгызга менә дигән Яңа ел бүләге бу.
Бәйрәмгә рәхим итегез!
-
М.Мәһдиев иҗатында мәктәп темасы һәм укытучысы образы 16.12.2016

М.Мәһдиевның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган II нче районара М.Мәһдиев укуларының нәтиҗәләре билгеле булды. "М.Мәһдиев иҗатында мәктәп темасы һәм укытучысы образы " юнәлешендә җиңуче укучыларыбыз:
II урын - Сәфәрова Г.Г., 8Б классы (Укытучы - Газизова Э.И.)
III урын - Минзина В.И., 8В классы (Укытучысы - Сәфәрова Г.В.)
"Шигърият бакчасында" юнәлешендә (3-4 класс укучылары арасында) җиңүче укучыларыбыз:
II урын - Мөхәммәтҗанова Ф.И., 3Б классы (Укытучысы - Сабирова А.Г.)
Котлыйбыз!!!
-
Кышларга ярдәм итик! 16.12.2016

Урта Бирәзә башлангыч мәктәбендә "Кышларга ярдәм итик!" акциясенең 2 нче этабы тәмамланды. Укучылар әти - әниләре белән җимлекләр ясады. Нәтиҗәләр яңа ел бәйрәмендә ясалачак. Һәрбарчагызга зур рәхмәт!
-
Әти - әниләр белән бергә. 16.12.2016

"Кышкы шәһәрчек" мәйданы сокланырлык матурлыкка ия булды. Әти - әниләребез тырышлыгы, хезмәте белән әкият геройлары күбәйгәннән күбәя бара. Мәйданчыкта чын могҗиза диярсен! күзләр явын алырлык кышкы, серле, әкияти дөньяга рәхим итегез!
-
Информация об организации ВПР 15.12.2016

В интернете продолжается сбор подписей за отмену пяти Всероссийских проверочных работ (ВПР) для 11-классников. Петиций несколько, одну из них подписали уже десятки тысяч человек.
На школьных подростковых форумах бурно обсуждают очередные нововведения, родители и учителя волнуются — считают, что теперь много времени придется потратить на подготовку к ВПР — чтобы вспомнить за пару месяцев до госэкзаменов те предметы, которые в будущем не пригодятся по выбранной специальности (и по которым не нужно сдавать ЕГЭ).
В Рособрнадзоре пока рекомендуют не учитывать результаты Всероссийских проверочных работ при выставлении оценок в аттестат и уверяют, что поводов для опасений нет. Обо всем этом подробнее — в интервью заместителя руководителя Федеральной службы по надзору в сфере образования и науки Анзора Музаева обозревателю МИА "Россия сегодня" Анастасии Мельниковой.http://mon.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/803430.htm
-
Кышкы шугалакта... 14.12.2016

Яңа ел якынлашып килә. Бу бәйрәмне барыбызда зур өметләр, матур хыяллар белән каршылыйбыз.
Шәһәребез дә бәйрәмгә әзерләнә: урамнар бизәлә, Яңа елга оешмалар, мәктәпләр үзләренең якын тирәләрен бәйрәмгә әзерли. Гимназия янында кичләрен безнең бистә балаларына һәм әти-әниләренә чана шуу өчен тау, тимераякта шуу өчен шугалак гөрләп эшли.
Күңелле ял итегез! Сәламәт булыгыз!
-
Түгәрәк өстәл 13.12.2016

9,11 класс укучылары белән берлектә "Түгәрәк өстәл" артында профилактик әңгәмә уздырылды. Әлеге чарада балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Л.Н.Завялова,табибә-гинеколог Исламова Г.Н., табиб-нарколог Әхмәтҗанов Р.А.. гимназиянең шәфкать туташы Хәкимуллина Ф.И.катнашты. Чара укучылар өчен файдалы һәм әһәмиятле булды.
-
Кышкы шәһәрчек 13.12.2016

Шау-гөр килеп гимназия ишек алдында "Кышкы шәһәрчек" төзү башланды. Һәр класс укучылары әти-әниләре белән берлектә әкият геройларын ясый башладылар. Кышның һәр мизгеле хыялга бай шул. Их, нинди күңелле һәм рәхәт саф һавада!
-
Мәрҗани варислары 12.12.2016

Яңа Кенәр балалар иҗат йортында "Мәрҗани варислары" исемендәге районкүләм фәнни-гамәли укучылар конференциясе булды. Конференциядә 8 класс укучысы Сафарова Г. "Совет чорында татар җәмгыяте яшәеше" номинациясе буенча I урынны яулап диплом белән бүләкләнде.
















