Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Большая, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-663-17-94 |
| E-Mail: | G5.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Арская гимназия №5 |
| Руководитель: | Исмагилов Ирек Радилович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 816 укучы |
| У нас учат: | 55 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
III тапкыр инглиз җыры фестивале 19.11.2025

Бүген III тапкыр инглиз җыры фестивале узды. Безнең конкурсантлар лаеклы чыгыш ясадылар һәм түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәттеләр: "Соло" номинациясендә 4В сыйныфы укучысы Нуретдинова Аделина "Гран-при"га лаеклы булды (укытучысы Сабирова А. И.), 5Д укучысы Галиахметова Милана 2 урынны (укытучысы Бакирова Э. Ф.), 6А сыйныфы укучысы Локманова Әминә 1 урынны (укытучысы Камалиева Г. С.), 9А сыйныфы укучысы Кашафетдинова Самира 1 урынны (укытучысы Сабирова Р. М.) яулады. "Иҗат коллективы" номинациясендә 7А сыйныфы укучылары Кириллова Элина, Миңнебаева Диләрә, Фәйзиева Ралина 1 урынга лаеклы булдылар (укытучылары Галиева А .Ф., Сабирова Р. М.).
Укытучыларыбызга һәм укучыларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез! -
«Кэс-Баскет» мәктәп баскетбол лигасының Бөтенроссия чемпионаты 2025-2026 нчы ел сезоны 19.11.2025

14-15 нче ноябрьдә «Кэс-Баскет» мәктәп баскетбол лигасының Бөтенроссия чемпионаты 2025-2026 нчы ел сезоны узды. Кызлар арасында безнең команда мактаулы 3 нче урынга лаек булды.
Егетләр арасында да безнең команда 1 нче урынны алды. Гимназиянең 11 нче сыйныф укучысы Бариев Илназ турнирның иң яхшы уенчысы исеменә лаек булды. Укучыларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз! -
Тарих буенча Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабы 18.11.2025

Бүген тарих буенча Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабына йомгак ясалды. Нәтиҗәләр буенча 4 призер ачыкланды. 7 нче сыйныфлар арасында 7А сыйныфы укучысы Сабиров Ильяс(укытучысы: Хәкимов Р.Р.),
9 нчы сыйныфлар арасында 9А сыйныфы укучылары Зиатдинова Камилә ( укытучысы Әхмәтханова Г. Г.), 9Б сыйныфы укучысы Ризванов Әмир (укытучысы: Әхмәтханова Г. Г.), 11 нче сыйныфлар арасында 11А сыйныфы укучысы Гыйләҗев Ильяс (укытучысы: Әхмәтханова Г. Г.) призер булдылар.
Укучыларга һәм укытучыларга алга таба уңышлар телибез! -
Туган көнең белән, гимназия! 17.11.2025

Бүген безнең гимназиябезнең туган көне! 28 ел - ул гади генә сан түгел. Бу - меңләгән язмыш тарафыннан язылган тарих. Акыллы остазлар һәм талантлы укучылар, беренче кыңгырау һәм чыгарылыш сыйныф тарихлары, алар белән үткән тәүге ачышлар һәм җиңүләр.Бүген гимназия үзенең туган көнен билгеләп үтә! Бу бәйрәм - кайчан да булса парта артында утырган, хәзерге көндә белем алучы укучылар һәм әти-әниләр өчен дә күңелле бәйрәм. Без гимназиянең үткән тарихы. белән горурланабыз һәм киләчәккә ышаныч белән карыйбыз. Бу диварларда моннан соң да күп еллар даһи идеяләр, нык дуслык һәм үз- үзеңә ышаныч тусын иде.
-
Әдәбият буенча Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабына йомгак ясалды. 14.11.2025

Бүген мәктәп укучыларының әдәбият буенча Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабына йомгак ясалды. Нәтиҗәләр буенча 1 җиңүче һәм 6 призер ачыкланды.
7 нче сыйныфлар арасында 7а сыйныфы укучысы Хисмәтуллина Дилә (укытучысы: Сибгатуллина Р.Ш.) җиңүче булды, 7А сыйныфы укучысы Сибгатуллина Ләйсән (укытучысы: Сибгатуллина Р. Ш.) призер булды.
9 нчы сыйныфлар арасында призерлар: 9б сыйныфы укучылары Гыйниятуллина Самира, Котдусова Азалия (укытучылары: Әхмәтханова Г.Г.).
10 нчы сыйныфлар арасында 10 Б сыйныфы укучылары Сәйфетдинова Инзилә, Җәләева Альбина (укытучылары:Мартынова т. а.) призерлар булдылар.
11 нче сыйныфлар арасында призер: 11б сыйныфы укучысы Муллагалиева Адилә (укытучысы Галимҗанова Ф. Н.) Укытучыларга һәм укучыларга алга таба да уңышлар телибез! -
Татарча диктант 14.11.2025

Бүген,14 нче ноябрьдә,Татарстан Республикасында "Татарча диктант"-татар телендә сөйләшүчеләр,өйрәнүчеләр һәм яратучылар өчен дөньякүләм белем тикшерү акциясе уза. Арча 5 нче гимназиясе коллективы,укучылары әлеге акциядә катнашты.
Быел «Татарча диктант» акциясе унынчы тапкыр үткәрелә һәм күренекле галим, мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышлана.
Акция бүгенге көндә Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган мөһим проектларның берсе. -
«Тимер атым» велотурниры 14.11.2025

Бүген Арча Укучылар сараенда «Тимер атым» велотурниры булды. Бу ярышларда гимназияне 9Б сыйныфы укучылары Нигъмәтҗанова Камилә һәм Дәүләтбаев Рияз тәкъдим итте. Рияз « Фигуралы велосипед йөртү»конкурсында дүртенче урынны алды.
Камилә «Беренче медицина ярдәме», «Юл хәрәкәте кагыйдәләре» кебек конкурсларда беренче урыннарны һәм « Фигуралы велосипед йөртү» кебек конкурсларда икенче урынны яулады һәм абсолют җиңүче булды!
Сезгә алга таба да уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез! -
Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләрен искә алу көне 14.11.2025

Гимназиядә, Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләрен искә алу көне уңаеннан, 5-7 нче сыйныфларда юл хәрәкәте кагыйдәләре турында викторина үткәрдек.
Максат: афәтләрдән саклану һәм юлда зыян күрүчеләрне хөрмәт итү өчен кагыйдәләрне үтәүнең мөһимлеге турында искә төшерү. Әлеге чара безнең хәтеребездә куркынычсызлыкка һәм тормышка җаваплы мөнәсәбәткә этәргеч булсын. -
Инглиз теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабы 13.11.2025

Бүген инглиз теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабына йомгак ясалды. Нәтиҗәләр буенча 1 җиңүче һәм 4 призер билгеләнде:
4 сыйныфлар арасында призерлар: 3Б сыйныфы укучысы Фазылҗанова Азалия (укытучысы: Сабирова Рузилә Масабих кызы), 3Б сыйныфы укучысы Фазылҗанова Амалия (укытучысы: Сабирова Рузилә Масабих кызы).
5 сыйныфлар арасында җиңүче: 5а сыйныфы укучысы Файзуллина Ясмина ( укытучысы: Галиева Айгөл Фәһметдин кызы).
6 сыйныфлар арасында призерлар: 6а сыйныфы укучысы Локманова Әминә ( укытучысы: Камалиева Гөлназ Сәет кызы), Минһаҗев Данияр ( укытучысы: Сабирова Әлфия Ильяс кызы). Олимпиада җиңүчесен, призерларын һәм аларнын укытучыларын котлыйбыз! Аларга алга таба да уңышлар телибез! -
"Кэс - Баскет" мәктәп баскетбол лигасының Бөтенроссия чемпионатының муниципаль этабы 13.11.2025

Бүген Арча 5 нче гимназиясендә "Кэс - Баскет" мәктәп баскетбол лигасының Бөтенроссия чемпионаты 2025-2026 нчы ел сезоны зона ярышларының муниципаль этабы узды.
Кызлар арасында 1 нче урынны Арча 5 нче гимназиясе, 2 нче урынны Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицей, 3 нче урынны Лесхоз урта гомуми белем мәктәбе командалары алды.
Малайлар командасы арасында 1 урынны Арча 5 нче гимназиясе, 2 нче урынны Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицей, 3 нче урынны Лесхоз урта гомуми белем мәктәбе командалары яулады.
Җиңүчеләрне уңышлары белән котлыйбыз!

















