Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Большая, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-663-17-94 |
| E-Mail: | G5.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Арская гимназия №5 |
| Руководитель: | Исмагилов Ирек Радилович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 816 укучы |
| У нас учат: | 55 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
Бөтендөнья СПИД белән көрәш көненә багышланган әңгәмә 01.12.2025

1 декабрьдә 4 «В» сыйныфында Бөтендөнья СПИД белән көрәш көненә багышланган әңгәмә узды. Укучылар сәламәтлекнең кыйммәте, үзеңә һәм башкаларга сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеге турында сөйләделәр. Балалар иммунитетның нәрсә булуы, ярдәмнең, яхшылыкның һәм аңлауның ни өчен мөһим булуы турында фикер алыштылар. Бу әңгәмә укучыларга сәламәтлек - иң кыйммәтле, ә кызгану - кешенең мөһим сыйфаты икәнлеген аңларга ярдәм итте.
-
"Әни һәм кыз" спорт эстафетасы 28.11.2025

Бу атнада гимназиядә 5 нче сыйныфлар арасында "Әни һәм кыз" спорт эстафетасы узды. Бу гади спорт кына түгел, ә чын бәйрәм, ягъни әни һәм кызлар бердәмлегенең шатлыклы елмаюы, күркәм эш-гамәлләре. Бу бәйрәмдә җиңелүчеләр юк. Һәр пар үзенең көчен, җитезлеген, ә иң мөһиме - бердәм булу осталыгын күрсәтте. Без барлык катнашучыларны чын күңелдән котлыйбыз. Бу бәйрәм әни белән кыз бердәмлегенең теләсә нинди ярышларны да җиңеп чыгуын тагын бер кат раслады. Спорт мәйданчыкларында тагын шундый очрашуларны көтеп калабыз.
-
Икътисад фэне буенча Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабына йомгак ясау 28.11.2025

Икътисад фэне буенча Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабына йомгак ясалды.10 нчы сыйныфлар арасында 10А сыйныфы укучысы Гатиятуллина Адилә (укытучысы: Җәләев И.Н.) призер булды. 11 нче сыйныфлар арасында 11А сыйныфы укучысы Гыйләҗев Ильяс призер булды (укытучысы: Җәләев И.Н.). Укучыларга һәм укытучыга алга таба да уңышлар телибез!
-
Әниләр бәйрәме уңаеннан тантаналы бәйрәм узды 27.11.2025

Әниләр бәйрәме уңаеннан, 4 нче А һәм 4 нче Б сыйныфларында күңелдә җылылык, йөзләрдә елмаю, шатлык калдыра торган, балалар мәхәббәтен эчкерсез аңлата ала торган тантаналы бәйрәм узды! Әлеге кичә һәркемнең күңелендәге матур хатирәләрне искә төшерде. Ул тагын бер кат әниләрнең кадерен белергә һәм аларны сакларга, яратырга кирәклеген искәртте. Бу бәйрәм, балаларның әниләренә карата булган мәхәббәтен һәм рәхмәтен раслап, һәрбер кеше күңелендә озак сакланачак!
-
Әниләр көненә багышланган "Чын йөрәктән" исемле бәйрәм чарасы 26.11.2025

2 нче В сыйныфында Әниләр көненә багышланган "Чын йөрәктән" исемле бәйрәм чарасы узды! Укучылар Әниләр көненә багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, дәртле биюләре белән куандырдылар.Бәйрәм кичәсенә килгән Әниләрне ихлас теләкләр белән котладылар. Балаларнын кулдан ясалган бүләкләре- ин зур сөенеч булды.
-
Рус теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабы 26.11.2025

Бүген рус теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабына йомгак ясалды. 5 нче сыйныфлар арасында 5А сыйныфы укучысы Йосыпова Камилә (укытучысы: Галимҗанова Ф. Н.)җиңүче, 5Б сыйныфы укучысы Гайнетдинова Ясминә (укытучысы:Сибгатуллина Р. Ш.) призер булды. 6 нчы сыйныфлар арасында призер: 6А сыйныфы укучысы Минһаҗев Данияр (укытучысы: Сибгатуллина Р.Ш.). 7 нче сыйныфлар арасында 7А сыйныфы укучысы Сабиров Ильяс (укытучысы: Сибгатуллина Р.Ш.) җиңүче, 7А сыйныфы укучысы Сибгатуллина Ләйсән (укытучысы: Сибгатуллина Р. Ш.) призер булды. 9 нчы сыйныфлар арасында призерлар: 9А сыйныфы укучылары Солтанова Адилә, Зыятдинова Камилә (укытучылары:Әхмәтханова Г.Г.). 11 нче сыйныфлар арасында 11Б сыйныфы укучысы Бариева Зөһрә (укытучысы: Галимҗанова Ф. Н.) призер булды. Укучыларга һәм укытучыларга алга таба да уңышлар телибез!
-
Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флагларын күтәрү тантанасы 24.11.2025

5 нче Арча гимназиясендә уку атнасы Россия һәм Татарстан флагын күтәрү, гимннар башкару тантанасыннан башланды. Россия Федерациясе флагын хоккей турнирында 2нче урын алган 3В сыйныфы укучысы Нигъматуллин Әскәр,Татарстан Республикасы флагын республика күләмендә үткәрелгән акциядә 1 нче урын алган 5Б сыйныфы укучысы Миннебаева Зөһрә күтәрде. Һәркемгә уңышлы уку атнасы телибез!
-
"Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уен өстәле 21.11.2025

21 нче ноябрьдә район күләмендә үткәрелгән «Мин Арча баласы» проектында гимназиянең югары сыйныф укучылары катнаштылар. Укучыларыбыз Низамеев Даян, Гыйләҗев Ильяс, Зөбәерова Дилә Татарстанның тарихына, мәдәниятенә багышланган "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уен өстәлләре артында яшь эрудитлар командалары составында булды. Алар республиканың үткәне, киләчәге һәм традицияләре турында сорауларга дөрес җаваплар бирү аша үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Сорауларның төп темаларга бай булуы һәркемдә зур кызыксыну уятты: борынгы шәһәрләрдән һәм күренекле шәхесләрдән алып халыкның гореф-гадәтләренә, символика һәм архитектура һәйкәлләренә бәйле сорауларга төгәл җаваплар эзләделәр. Көрәш киеренке барды, һәр катлаулы сорауга җавап табу өчен күп белүчеләрнең нибары бер генә минуты бар иде. Командада эшли белү, белемнең ныклыгы һәм тирәнлеге уңышка китерде. Без укучыларыбыз белән горурланабыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Неделя психологии 21.11.2025

С 17 по 21 ноября 2025 г. в МБОУ – Арской гимназии №5 прошла традиционная осенняя Неделя психологии. Она началась «Разговорами о важном», посвященный дню психолога. На занятии обучающиеся искали ответ на ключевой вопрос: «Как решать конфликты и справляться с трудностями?». В рамках Недели обучающиеся, педагоги и родители приняли участие в мероприятиях, занятиях, тренингах, акциях, конкурсах направленных на развитие навыков жизнестойкости, общения, социальной гибкости и дружелюбия, навыков анализа актуального эмоционального состояния, актуализация личностных ресурсов, закрепление навыков конструктивного разрешения конфликтной ситуации, повышение культуры общения и межличностного взаимодействия, формирование благоприятного социально-психологического климата образовательной организации, повышение ценностно-ориентационного единства классных коллективов. Проведенные акции и тренинги создали в гимназии позитивный настрой. Каждое мероприятие вызвало положительные эмоции, заинтересовало и настроило на дальнейшую работу. Обучающиеся смогли увидеть свои ресурсы, помогающие преодолеть трудные ситуации. Неделя психологии способствовала формированию благоприятного психологического климата в гимназии.
-
"Ә судьялар кемнәр?" темасына дәрес 21.11.2025

21нче ноябрь көнне, гимназияның актлар залында, үсеп килүче буынны хокукый яктан тәрбияләү максаты белән, 9-11 сыйныф укучылары өчен судья Усманова Г.Ф. "Ә судьялар кемнәр?" темасына дәрес үткәрде. Укучылар судья һөнәренә куела торган таләпләр, судьяларның вәкаләтләре, социаль челтәрләрдә үз-үзеңне тоту һәм куркынычсызлык кагыйдәләре турында белделәр.

















