Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, город Арск, ул. Большая, д. 77, кв.1Н |
| Телефон: | +7(843)-663-15-12 |
| E-Mail: | ds1.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад №1» |
| Руководитель: | Шакирова Алсу Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 147 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 ( 217 ) 218 219 220 >>
-
9 май бәйрәменә әзерлек башланды 05.05.2015

Балалар бакчасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек башланды.
-
Ярышлар күңелле үтте 05.05.2015

Бүген Арча стадионында район һәм шәһәр укытучылары, тәрбиячеләре көч сынашты. Көн салкын булуга карамастан, алар 100, 400, 800 метр араны җырлап кына үттеләр. Безнең балалар бакчасыннан катнашкан команда да сынатмады. Эстафеталар ярышы буенча 3 нче урынны яулады. Без аларны кайнар котлыйбыз, эшләрендә, алдагы ярышларда гел алдынгылар рәтендә булуларын телибез. Уңышлар юлдаш булсын сезгә кызлар!
-
Конкурс "Каблучок" 29.04.2015

29 апреля на базе МБДОУ "Арский детский сад №10" прошел районный конкурс "Каблучок". От нашего садика выступила Сулейманова Эльза из старшей группы №2 с индийским танцем. Эльза удостоилась номинации "Образец мастерства".
-
"Эш беткәч, уйнарга ярый!" 28.04.2015

Бакчабызда 28 нче апрель көнне бөек шагыйребез Г. Тукай иҗатына багышланган бәйрәм кичәсе булып узды. "Эш беткәч, уйнарга ярый!" мәкалендәге сүзләр әйтерсең, безнең балаларга атап язылган. Балалар тырышып шигырьләр, җырлар өйрәнделәр, Тукай әкиятләренә багышлап рәсемнәр ясадылар. Бәйрәм көнне рәхәтләнеп биеделәр, җырладылар, күмәкләшеп уйнадылар. Бөек шагыйребез һәрбер баланың күңелендә үзенчә урын алыр дигән теләктә калабыз.
-
"Юл әлифбасы" семинары 23.04.2015

23 нче апрель көнне Арчаның 1 нче балалар бакчасы иртәдән гөрләп торды. Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча үткәрелгән “Юл әлифбасы” семинары Арча районы һәм шәһәре тәрбиячеләрен бергә туплады. Тәрбиячеләрне балалар бакчасы мөдире Сөләйманова Лиана Ильяс кызы һәм методист Сафина Миләүшә Мөхәмәтсалих кызы елмаеп каршы алды. Тәрбиячеләр балалар бакчасы белән якыннан таныштылар, тәҗрибә уртаклаштылар.
“Юл әлифбасы” семинарын тәрбияче Абдуллина Энҗе Харисовна балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча еллык педагогик эшчәнлек темасына караган чыгышы белән ачып җибәрде. Ул балалар бакчасының материал техник базасы, эш алымнары, күнекмәләре, җайланмалары белән таныштырды.
Кечкенәләр төркемендәге эш алымы 1 категорияле тәрбияче Ибраһимова Ләйсән Ягфаровна дәресендә күренде. Ул балалар белән “Светофор – безнең дустыбыз” темасы буенча эшчәнлек үткәрде. Дәрес уеннар белән үрелеп барды.
Өлкәннәр төркемендә “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тапкырлау таблицасы кебек яхшы бел” дигән күңел ачу кичәсен 1 нче категорияле тәрбиячеләр Сайфуллина Ландыш Равил кызы һәм Сәләхиева Рәзинә Мөдәрисовна оештырды. Кичәдә юл хәрәкәтләре буенча шигырьләр, җырлар яңгырады, кызыклы уеннар уйнатылды.
Физик тәрбия буенча инструктор Шәрәфетдинова Гөлнара Әюп кызы балалар белән “Куркынычсызлык әлифбасы” иленә сәяхәт иттеләр. Сәяхәттә кечкенәләр, уртанчылар, өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре катнашты. Әлифбаның беренче битен кечкенәләр төркеме балалары ачып җибәрде. Алар “светофор” иленә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәп бардылар. Уртанчылар төркеме балалары белән транспорт төрләрен кабатлап уен оештырылды. Алар автобуска утырып группага таралдылар. Өлкәннәр төркеме киселгән юл билгеләрен дөрес итеп төзеделәр һәм аларның исемнәрен әйтеп шигырьләр сөйләделәр. Мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары үзләрен юлда чын шофер итеп хис иттеләр.
“Юл әлифбасы” семинарын “кояш нуры” һәм “бозык һава” образы геройлары тагы да җанландырып җибәрде.
Тәрбияче Сайфуллина Ландыш Равил кызының юл кагыйдәләре буенча ясалган кул эшләре күпләрне таң калдырды.
Семинарда Арчаның ЮХИДИ пропоганда бүлеге мөдире Сабиров Альберт Хәйдәр улы да катнашты. Ул балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләре тупланган истәлекле бүләкләр тапшырды. Барлык балаларга, килгән кунакларга иминлек, юлларда хәвеф - хәтәрсез йөрүләрен теләде.
“Юл әлифбасы”семинары килгән кунакларыбызга бик ошады. Семинар бик җанлы һәм күңелле үтте.
-
"Без - янгынга каршы!" 22.04.2015

Бу көннәрдә барлык төркемнәрдә дә янгын куркынычсызлыгына каршы балалар белән әңгәмәләр, төрле чаралар, файдалы эшчәнлекләр уздырыла. Кечкенәләр төркемендә әти - әниләр белән берлектә "Без - янгынга каршы!" исеме астында рәсем күргәзмәсе оештырылды.
-
Ветеран белэн очрашу 21.04.2015

Буген бакчабызда Боек Ватан сугышы ветераны Гафурова Халисэ Билалетдин кызы белэн очрашу кичэсе булып узды. Халисэ апа балаларга сугыш турында бик куп мэгълумат бирде, кечкенэ дусларына изге телэклэрен житкерде. Бугенге очрашу балаларга кызыклы да, кунелле дэ, гыйбрэтле дэ булды. Халисэ апага саулык- сэламэтлек,тагын бик куп еллар Жину конен туганнары, дуслары белэн бергэ каршылавын телэп калабыз.
-
Русская береза 19.04.2015

Воспитатель Шакирова Фарида Фаритовна провела занятие в подготовительной группе на тему: "Русская береза". Целью занятия является уточнение и углубленное взаимосвязь человека и природы, формирование культуры общения с природой, эстетическое отношение к природе, любовь к Родине.
-
Өмәләр башланды 17.04.2015

Бөтен республика күләмендә тирә - юньне чистарту өмәләре бара. Безнең балалар бакчасы коллективы да һәр шимбә көнне бу өмәләрдә актив катнаша. Балалар бакчасы территориясе чүпләрдән арындырылды, агач төпләре йомшартылды,агартылды, корыган ботаклар киселде, яңа агач үсентеләре утыртылды.
-
Мастер класс 13.04.2015

Сайфуллина Ландыш Равилевна на заседании городском методическом объединении воспитателей продемонстрировала Мастер класс по созданию развивающего пособия "Яблонька" из фетра. Данное пособие будет полезно педагогам, работающим с детьми дошкольного возраста, а также родителям, имеющих детей дошкольного возраста, и всем творчески ориентированным людям. А Салахиева Разина Мударисовна выступила по теме: "Развивающие игры своими руками".





