Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 281 282 283 284 285 ( 286 ) 287 288 289 290 >>
-
Казан шәһәре кооператив техникумыннан белгечләр килде 09.10.2015

Бүген мәктәпкә Казан шәһәре кооператив техникумыннан белгечләр килде. Алар 9-11 нче сыйныф укучылары белән очрашу уздырдылар.Техникум турында сөйләделәр, укырга керү тәртибе белән таныштырдылар.
-
Эшкә хәвәслеген билгеләү 09.10.2015

9 октябрь көнне мәшгульлек үзәге тарафыннан 14 яше тулган укучыларның эшкә хәвәслеген билгеләү максатында очрашу үтте. Укучылар һөнәрләр, аларның хезмәт базарында тоткан урыннары турында белгечләрдән информация алдылар. Тест барышында, нинди хезмәт алар өчен актуаль булуы ачыкланды.
-
Спектакль 08.10.2015

8 октябрьдә мәктәп укытучылар коллективы Г.Камал исемендәге академия театрына барды. Драматург Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган декада кысаларында “Җанкисәккәем” спектаклен карадык. Спектакль безнең күңелләрдә бары уңай тәэсирләр генә калдырды.
-
Өлкәннәр декадасы 08.10.2015

Өлкәннәргә Алла ярдәм бирсен.
Анаргадыр бөтен авырлык.
Өлкәннәргә сүнмәс йолдызлардан,
Я кояштан һәйкәл салырлык.
Илебез буенча октябрь аенда Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, искә алулар бара. Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Һәрвакыт без өлкәннәргә игътибар итеп, хөрмәт күрсәтергә, рәхмәтләребезне әйтергә тиешбез.
8 октябрь көнне укучылар Өлкәннәр декадасы уңаеннан ветераннарның өйләрендә булдылар, бәйрәм белән котладылар.
-
7 октября в школе прошла олимпиада по русскому языку в 9-11 классах. Победители олимпиады будут готовиться к районному туру олимпиады. 07.10.2015

-
Укытучылар көне 07.10.2015

7 октябрь көнне 5 һәм 8 класс укучылары укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.Мәктәпнең педагог-оештыручысы Рахматуллина Рузалия Рифовна җитәкчелегендә укучылар бик күңелле , эчтәлекле бәйрәм ясадылар.Бәйрәм программасы җыр,бию,котлауларга бай булды, мәктәп тормышының күңелле мизгелләреннән , кызыклы вакыйгалардан видеороликлар күңелләргә аеруча хуш килде.
-
«Здоровая пробежка» 06.10.2015

Участники проекта « Самостоятельные дети» участвовали в акции «Здоровая пробежка» в г. Арск
Цель акции:
- активизировать личностный потенциал участников проекта «SаMоSтоятельные дети»;
- познакомить жителей городов и населенных пунктов с проектом «SаMоSтоятельные дети»;
- увеличить количество людей в городах и населенных пунктах, принявших решение в пользу отказа от табака и алкоголя с помощью контрактного метода силами участников проекта «SаMоSтоятельные дети».
-
Хөрмәтле укытучыларыбыз! 05.10.2015

Сезне профессиональ бәйрәмегез белән котлыйбыз! Авыр , ләкин мактаулы һәм җаваплы эшегездә зур уңышлар, бәхет- шатлык, сәламәтлек телибез!
“Мөстәкыйль балалар “ группасы исеменнән Сезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез!
“Мөстәкыйль балалар” группасы 5 октябрь көнне укытучыларны чәчәк бәйләмнәре, җыр ,музыка белән каршы алдылар.
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2015

Армый-талмый хезмәт куючы, балалар күңеленә яхшылык орлыклары сибүче, белем илендә тәүге ачышлар ясатучы, акны-карадан, яхшыны-яманнан аерырга өйрәтүче хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз. Авыр һәм мактаулы эшегездә уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек, әлбәттә инде, тырыш, акыллы укучылар телибез!
Туган якның ал таңнары сезгә
Бүләк иткән күңел аклыгын.
Юлдаш итеп сайлагансыз яшьтән
Челтерәп аккан чишмә сафлыгын.
Вөҗдан күзе белән карыйсыз сез
Тормыштагы һәрбер мизгелгә.
Күпме изге гамәл энҗе булып
Гомер юлыгызга сибелә.
Рух ныклыгына таянасыз,
Нәкъ меңьяшәр имән төсле сез.
Чор сулышын ачык тоемлаучы
Зыялы һәм затлы кеше сез.
-
Пробный ОГЭ по русскому языку. 03.10.2015

В целях подготовки выпускников 9 классов к сдаче государственной итоговой аттестации, отработки навыков работы с бланками ответов, работы с КИМами, 3 октября был проведен пробный экзамен по русскому языку в форме ОГЭ. Материалы были сформированы из специального раздела открытого банка заданий для проведения ГИА.













