• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34
Телефон: +7(843)-669-02-28
E-Mail: Sab.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая"
Руководитель: Кавиева Рамиза Раисовна
Год основания учреждения: 2004
У нас учатся: 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы
У нас учат: 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы

Новости школы

Бер очрашу – бер гомер

Опубликовано: 14.03.2016

        14 март көнне  мәктәбебездә  Татарстан Республикасының халык артисты ,  Муса Җәлил  исемендәге премия лауреаты, Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Бөтендөнья төрки хатын-кызлары бердәмлеге һәм теләктәшлеге ассоциациясе президиумы әгъзасы, “Сөембикә варислары” төрки-татар балалар иҗаты фестивален оештыручы Гөлзадә  Гомәр кызы Сафиуллина белән очрашу кичәсе узды.

     Очрашу кичәсе укучылар чыгышы белән башланып китте. Гөлзадә апа җыр башлап җибәрде. Җыр-моң мәктәп стеналарына гына сыймыйча, урамга агылды, һәрбер йөрәккә барып кагылды. Көчле, чиста, моңлы  тавышы йөрәкләрне айкый, үзенә әсир итә иде.

    Беренче карашка катлаулы тоелган әйберләрне гади генә итеп сөйләп, тарих, тел, җыр-музыка дөньясына алып кереп китте ул безне.   Хөрмәтле кунагыбыз үзенең матур хатирәләре белән уртаклашты.  Укучыларның сораулары күп, кызыксынулары чиксез иде.

   Очрашу кичәсе бик эчтәлекле, матур, җылы узды. Халкыбызның рухи дөньясын баетуда туктаусыз эш алып баручы, үзенең моңлы җырлары белән хәтта  чит ил тамашачысын да әсир итүче , яшь талантларны барлап, олы юлга аяк бастыручы,   тынгысыз йөрәкле якташыбыз Гөлзадә апа Сафиуллина белән  чиксез горурланабыз . Ерак араларны якын итеп очрашуга кайтканы өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар , нык сәламәтлек телибез!



К списку новостей