Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 50 обучающихся \ Бездә укыйлар: 50 укучы |
| У нас учат: | 16 учителей \ Бездә укыталар 16 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 271 272 273 ( 274 ) 275 276 277 278 279 280 >>
-
Бердәм республика тестына әзерлек. 01.04.2016

Татар теленнән бердәм республика тесты татар теле фәненнән төп гомуми белем бирү программасын үзләштергән укучылар өчен 2016 нчы елның 25 нче апрелендә үткәрелә. Татар теленнән бердәм республика тесты гомуми белем бирү оешмаларының татар телен туган тел һәм дәүләт теле буларак өйрәнеп, IX сыйныфны тәмамлаучы укучыларның татар теленнән әзерлек дәрәҗәләрен бәяләү максатыннан үткәрелә. Шушы уңайдан бүген 9 нчы сыйныф укучылары сынау тестында катнаштылар һәм барлык биремнәрне дә уңышлы башкарып чыктылар
-
Проведен единый урок для учащихся 1-11 классов, посвященный воссоединению Крыма с Россией. 30.03.2016

18 марта 2016 года исполнилось 2 года, с того памятного дня, когда президент Российской Федерации В. В. Путин подписал межгосударственный Договор о принятии Крыма и Севастополя в состав Российской Федерации. В соответствии с данным договором в составе России образовались два новых субъекта - Республика Крым и город федерального значения Севастополь. Это событие имеет важное значение в новейшей российской истории.
30 марта на классных часах был проведен единый урок для учащихся 1-11 классов, посвященный воссоединению Крыма с Россией. Цель такого урока - развитие чувства патриотизма и гордости за свою страну, формирование российской гражданской и цивилизационно-культурной идентичности школьников на основе исторических событий, связанных с воссоединением Крыма с Россией.
-
4 Республика "Моңлы тамчы" балалар фольклор фестивалендә 29.03.2016

-
“ Яшь театр сөючеләр” 29.03.2016

Бүген мәктәптә “ Яшь театр сөючеләр” түгәрәге уздырылды. Түгәрәктә 5 класс укучылары әсәрләрдән өзекләр сәхнәләштерергә өйрәнделәр.
-
Китапханә көне 28.03.2016

Мәктәпкә килеп керүгә
Алабыз кулга китап
Гомер буена укыйбыз,
Һич кенә булмый туктап.
Бүген 8 класс укучылары мәктәп китапханәсендә булдылар. Алар яңа китаплар белән таныштылар, китапханәче белән Бөек Җиңүнең 71 еллыгына, Г.Тукайның 130 еллыгына күргәзмәләр ясадылар, чисталык көне уздырдылар.
-
“ Шәфкатьлелек яшәсен йөрәктә” 28.03.2016

Бүген “ Шәфкатьлелек яшәсен йөрәктә” акциясе кысаларында 8-9 класс егетләре яу кырында ятып калган авылдашларыбызга куелган һәйкәл янын кардан чистарттылар.
-
"Совершенствование методов работы учителей русского языка и литературы по подготовке учащихся к ЕГЭ и ОГЭ" 26.03.2016

25 марта учителя русского языка и литературы приняли участие на районном семинаре. Семинар проводился на базе МБОУ "Арская средняя общеобразовательная школа имени В.Ф.Ежкова с УИОП" по теме "Совершенствование методов работы учителей русского языка и литературы по подготовке учащихся к ЕГЭ и ОГЭ". Цель семинара: нацелить учителей русского языка и литературы на использование современных методов по подготовке учащихся к ЕГЭ и ОГЭ, совершенствовать самообразовательный уровень учителей. Семинар прошел в рабочей обстановке.
-
“Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең 2 туры узды. 24.03.2016

23 нче мартта “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең 2 туры узды. Ул татар телен, әдәбиятын үстерү, иҗатка сәләтле укучыларны барлау максатыннан үткәрелә. 2877 эш арасыннан экспертлар 211 шигъри әсәр,84 проза, 5 сәхнә әсәрен сайлап алган. 2 турга узган укучылар арасында безнең мәктәп укучылары Гатауллина Фаягөл(8 нче сыйныф), Фәйзрахманова Гүзәл(5 нче сыйныф),Әхмәтгалиев Әмир(2 нче сыйныф) Хисамиева Ландыш 3 нче сыйныф) та бар. Аларның эшләрен язучы һәм шагыйләр катнашындагы жюри бәяләде. 2 турга узган һәм уңышлы чыгыш ясаган укучыларыбызны котлыйбыз!
-
“Кошлар – безнең дусларыбыз” 24.03.2016

Бүген, 24 нче мартта, башлангыч класс укучылары белән “Кошлар – безнең дусларыбыз” кичәсе үткәрелде. Укучылар белән кошларны саклау көне турында сөйләшенде, кошлар турында шигырьләр укылды, кошлар белән танышу дәвам ителде, мәкаль һәм сынамышларның мәгънәләре ачыкланды. Кичә бәйге белән дәвам итте. Укучылар “кошлар мөрәҗәгате”н һәрвакыт үтәячәкләрен белдерделәр.
-
“Оста куллар” түгәрәге 24.03.2016

24 нче марттта 1-2 нче класс укучылары белән “Оста куллар” түгәрәге үткәрелде. Укучылар төсле кәгазьгә шаблон ярдәмендә күбәләкләр төшерделәр һәм кистеләр. Күбәләкләрне җепкә беркетеп, бик матур эшләнмә килеп чыкты. Укучылар үз эшләреннән канәгать булып таралыштылар.













