Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 50 обучающихся \ Бездә укыйлар: 50 укучы |
| У нас учат: | 16 учителей \ Бездә укыталар 16 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 271 ( 272 ) 273 274 275 276 277 278 279 280 >>
-
Язгы өмәләр гөрли. 15.04.2016

15 апрель көнне мәктәбебездә өмә үткәрелде. Кардан арчылып бетмәгән урыннарда кар тараттык, кипкән җирләрне тырмалам, себереп чүпләрдән арындырдык. Территорияләрдә күләмле чистарту, тәртипкә китерү эшләре башкарылды. Әлеге өмәдә барлык укытучылар, укучылар актив катнаштылар. Һәркем үзеннән өлеш кертергә теләп тырышып эшләде. Өмәләр мәктәбебездә дәвамлы булыр , чөнки язгы эшләр башлана гына әле.
-
V Республикакүләм Габдулла Тукай укулары 14.04.2016

Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан, Россиядә Кино елы уңаеннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Г.Тукай әдәби музее, Арча муниципаль районы Яңа Кырлай урта мәктәбе тарафыннан
V Республикакүләм Габдулла Тукай укулары үткәрелде.Укулар быел Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе базасында үтте.
Ел саен мәктәбебез укучылары да Тукай укуларында актив катнаша һәм җиңү яулыйлар.
14 нче апрель көнне узган Габдулла Тукай укуларында республика мәктәпләреннән килгән 84 укучының эше тыңланды. Укучыларыбыз 5 төрле номинациядә үзләренең хезмәтләрен якладылар: “Г.Тукай – күпкырлы шәхес”, “Г.Тукайның дуслары-фикердәшләре”, “Г.Тукай иҗаты иллюстрацияләрдә”, “Казаныбызда Тукайга бәйле истәлекле урыннар”, “Тукай рухы һәрчак күңелдә”. Габдулла Тукай укуларына килгән укучылар бөек Тукаебызның тормыш юлын, әдәби мирасын тирәнтен белүләрен, аны яратуларын расладылар. Бәяләгәндә эшнең фәннилеге, заман таләпләренә туры килүе, шул тема өстендә эшләүче галимнәрнең фикеренә таяну, эшләрнең җирле материалларга нигезләнгән булуы исәпкә алынды. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Казан (Идел буе) федераль университеты галимнәре, күренекле журналистлар, Казандагы Г.Тукай музее хезмәткәрләре катнашында төзелгән жюри укучыларның фәнни һәм иҗади эшләренә югары бәя бирде. Укучыларга диплом һәм бүләкләр тапшырылды.
Менә быелгы Тукай укуларында җиңүчеләребез:
-Гарифуллина Айгөл, 8 нче сыйныф укучысы, җитәкчесе Әүхадиева М.Р.;
-Әхмәтгалиев Ленар , 10 нчы сыйныф укучысы, җитәкчесе Әхмәтгалиева Ә.К.;
-Мөхәммәтдинова Чулпан, 11 нче сыйныф укучысы, җитәкчесе Әхмәтгалиева Ә.К.
“Г.Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү” номинациясендә җиңүче укучыларыбызның эшләре дә тиешле бәяләрен алдылар. Мәктәбебезнең 5-7 класс укучылары Г. Тукайның” Таз” әсәрен сәхнәләштереп II урын яулады. Җитәкчеләре Әүхадиева М.Р., РахматуллиҖиңүчеләрне котлыйбыз
-
Мәктәп китапханәсендә бөек шагыйрь Г.Тукайның 130 еллыгына “ Мәңге үлемсез Тукай” дигән күргәзмә төзелде. 13.04.2016

-
Акция « Будь готов,Скажи нет!» 13.04.2016

Участники антинаркотического проекта «SаМоSтоятельные дети»
МБОУ « Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая» организовали и провели акцию
« Будь готов,Скажи нет!» -
“ Кеше галәмдә” 12.04.2016

“ 12 апрель- Космонавтика көне”нә карата 10 нчы класста “ Кеше галәмдә” дип исемләнгән тәрбия сәгате уздырылды. Ул укучыларның космос турындагы күзаллауларын киңәйтү, логик фикерләүләрен, хәтер һәм дикъкатьлелекләрен үстерү, космонавтика өлкәсендәге белгечләргә хөрмәт хисе тәрбияләү максатыннан уздырылды. Укучыларга “12 апрель- Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне” дигән презентация күрсәтелде.Тәрбия сәгатендә укучылар космонавт Ю. Гагарин, күренекле конструктор С. П. Королев турында бик күп кызыклы мәгълүматлар алдылар.
-
"Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе 12.04.2016

12 нче апрельдә Казан шәһәре "Пирамида" күңел ачу үзәгендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, язучылар берлеге "Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең җиңүчеләрен билгеләү тантанасын уздырды. Безнең мәктәпнең 2 нче сыйныф укучысы Әхмәтгалиев Әмир, 3 нче сыйныф укучысы Хисамиева Ландыш, 5 нче сыйныф укучысы Файзрахманова Гүзәл, 8 нче сыйныф укучысы Гатауллина Фаягөл шигърият өлкәсендә җиңүче дипломына лаек булдылар. Укучыларыбыз күренекле фән эшлеклеләре, язучылар, сәнгать әһелләре белән якыннан очрашу, аларның үткен фикерләрен тыңлау бәхетенә ирештеләр. Укучылар өчен Кремльгә экскурсия оештырылды.
Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә киләчәктә дә яңа җиңүләр, нык сәламәтлек һәм зур уңышлар телибез!
-
"Ю. Гагарин белән 108 минут" 12.04.2016

12 апрель көнне Акчишмә башлангыч мәктәбендә китапханәче Мөхәммәтдинова Халидә апа белән берлектә космоска кешенең беренче очуына 55 ел тулу уңаеннан "Ю. Гагарин белән 108 минут" акциясе үткәрелде. Космоска беренче булып очучы кеше - Смоленск өлкәсе Клушин Гжатск егете Гагарин Юрий Алексеевич турында бик күп мәгълүмат бирелде. Космос белән бәйле саннар һәм фактлар китерелде. Ахырдан укучылар викторинадагы сорауларга җавап бирделәр.
-
"Шүрәле – Былтыр маҗаралары" 10.04.2016

Арча якташлыгы 7-8 нче апрель көннәрендә Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында "Шүрәле – Былтыр маҗаралары" дип исемләнгән театральләштерелгән зур концерт–тамаша оештырды.ды. Анда мәктәбебез укучысы Гатауллина Фаягөл дә чыгыш ясады һәм рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Чисталык икеайлыгы башланды. 09.04.2016

Районыбызда торак пунктларны чистарту һәм төзекләндерү 2 айлыгы башланды. Мәктәп коллективы территорияне һәм тирә-якны чистарту эшләрен башлап җибәрде.
-
ВПР в 4 классе. 09.04.2016

Уважаемые родители учащихся 4 классов!
Во исполнение приказа Министерства образования и науки РФ от 26.11.2015 №18381
«О проведении мониторинга качества образования» в мае 2016 года будут проводиться Всероссийские проверочные работы (далее ВПР) по русскому языку, математике и окружающему миру в 4 классах.
Данная форма контроля знаний не является Единым государственным экзаменом в 4 классе. Такие контрольные работы традиционно проходили, начиная с 4 класса, в конце каждого учебного года. В настоящий момент формируется федеральная система оценивания качества школьного образования. Вводится единый инструментарий для этих проверочных работ – единая система знаний. Задания для проверочных работ разрабатываются Рособрнадзором и соответствуют федеральным государственным образовательным стандартам начального общего образования. Полученная оценка выставляется в классный журнал и учитывается при выставлении годовой оценки.
Рособрнадзор планирует проводить всероссийские проверочные работы по итогам каждого учебного года:
2016 год – для 4 классов; 2017 год – для 4 и 5 классов и так далее.
Всероссийская проверочная работа учащихся 4 класса не является государственной итоговой аттестацией, проводится на региональном или школьном уровнях и является аналогом традиционных годовых контрольных работ. Особенность всероссийской проверочной работы учащихся 4 класса:
единство подходов к составлению вариантов заданий и проведению самих работ и их оцениванию;
использование современных технологий, позволяющих обеспечить практически одновременное выполнение работ школьниками всей страны













