Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 ( 22 ) 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
«Глаголица» бәйгесендә катнаш – хыялыңа юл ач! 12.03.2025

«Счастливые истории» хәйрия фонды «Глаголица» XII халыкара бәйсез әдәби премиясен башлап җибәрде. 10–17 яшьлек егет-кызларны бәйгебездә татар телендә проза һәм поэзия номинацияләрендә катнашырга чакырабыз.
2025 елның 26–31 август көннәрендә финалистлар Казанда узачак әдәби сменага чакырылачак. Әдәби сменада жюри әгъзалары тарафыннан мастер-класслар, танылган язучылар, тәрҗемәчеләр, журналистлар белән очрашулар һәм башка күп төрле мәдәни чаралар узачак. Нәтиҗәдә, 8 номинациядә 13 җиңүче билгеләнәчәк.
Төп приз – «Бәллүр ябалак» һәм планшет оту мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз. Бүләкләү тантанасы С. Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында узачак, сәхнәдә Казанның La Primavera камера оркестры чыгыш ясаячак. Тантананың алып баручысы Россиянең атказанган артисты Сергей Чонишвили.
РФ Мәгариф министрлыгының 2024 елның 30 августындагы карары нигезендә «Глаголица» бәйгесе югары уку йортларына кергәндә исәпкә алына, шул исәптән җиңүчеләргә БДИгә өстәмә балл бирелә торган олимпиадалар һәм конкурслар исәбенә кертелгән.
Глаголицаның аерылгысыз бер өлеше булып өлгергән дөньяның 54 илендә яшәгән 15000 нән артык яшь авторлар төркеменә кушыл. Нина Дашевская, Сергей Махотин, Виктор Лунин, Надежда Ажгихина, Ольга Варшавер, Евгений Пастернак, Андрей Жвалевский, Галимҗан Гыйльманов, Рифат Сәлах һәм башка язучылардан торган жюри иҗатыңа гадел бәя бирер һәм талантыңны ачарга тырышыр.
Конкурста катнашу өчен 2025 елның 16 июненә кадәр http://www.glagolitsa-rt.ru сайтында теркәл һәм әсәреңне калдыр. Катнашу бушлай. Сезгә уңышлар теләп, әсәрләрегезне көтеп калабыз!
-
Продолжается подготовка к ЕГЭ. Сегодня в 11 классе прошла консультация по русскому языку. Учащиеся работали над 27 заданием: написали сочинение-рассуждение на тему «Какое влияние оказывает природа на человека?». 12.03.2025

-
В случае атаки БПЛА крайне важно не размещать в публичном доступе видео полёта беспилотников 11.03.2025

И ни в коем случае не публиковать видео срабатывания ПВО!
Как неоднократно предупреждали, в случае атаки БПЛА крайне важно не размещать в публичном доступе видео полёта беспилотников, на которых можно различить местность по любым ориентирам. И ни в коем случае не публиковать видео срабатывания ПВО. Это раскрывает места их размещения, помогает корректировать полеты и угрожает безопасности граждан Республики Татарстан.
Если же вы заметили подозрительный объект в небе – сообщить о нем можно по телефону 112 или в приложение «Радар.НФ». В таком случае информация поступит в экстренные службы.
Ссылка для перехода на сайт «Радар.НФ»: https://onf.ru/radar?ysclid=m64ljs4ned938745118
Напоминаем, что памятка о том, как вести себя при угрозе атаки БПЛА размещена на сайте аппарата антитеррористической комиссии в Республике Татарстан в разделе «Рекомендации гражданам»: https://antiterror.tatarstan.ru/rekomendatsii-grazhdanam.htm
-
БПЛА һөҗүме очрагында пилотсыз очкычлар очышының видеоларын халыкка җиткерергә ярамый 11.03.2025

БПЛА һөҗүме куркынычы булганда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында белешмәлек Татарстан Республикасы Террорчылыкка каршы комиссия аппараты сайтында “Гражданнарга тәкъдимнәр” бүлегендә урнаштырылган.
БПЛА һөҗүме очрагында пилотсыз очкычлар очышының видеоларын халыкка җиткерергә ярамый. Бу турыда кисәтүләр булып тора. Һәм һава һөҗүменә каршы оборона эшләү видеосын интернет киңлекләренә урнаштырмау мөһим. Бу аларның урнашу урыннарын ача һәм Татарстан Республикасы гражданнарының иминлегенә куркыныч тудыра.
Әгәр дә сез күктә шикле объектны күрсәгез - аның турында 112 телефоны яки “Радар.НФ” кушымтасы аша хәбәр итәргә мөмкин. Шулай эшләгәндә, мәгълүмат ашыгыч хезмәтләргә керәчәк.
“Радар.НФ” сайтына күчү өчен сылтама: https://onf.ru/radar?ysclid=m64ljs4ned938745118
Исегезгә төшерәбез, БПЛА һөҗүме куркынычы булганда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында белешмәлек Татарстан Республикасы Террорчылыкка каршы комиссия аппараты сайтында “Гражданнарга тәкъдимнәр” бүлегендә урнаштырылган: https://antiterror.tatarstan.ru/rekomendatsii-grazhdanam.htm
-
"Северный" хуҗалыгы призына 2009-2011 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында көрәш ярышлары узды 11.03.2025

Шушмабаш авылы мәдәният йортында Бариев Габделхай Габделхак улы истәлегенә, "Северный" хуҗалыгы призына 2009-2011 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында көрәш ярышлары узды. Мәктәбебез укучылары бу ярышта катнашып
үз үлчәүләрендә
Файзрахманов Аяз – 1 урын
Зайнуллин Эмиль – 1 урынга
лаек булып кайттылар.
Егетләребезгә һәм аларның тренерлары Марат Радиковичка киләчәктәдә зур уңышлар телибез.
-
Бәйрәм белән! 08.03.2025

Кадерле хатын-кызлар - әниләр,әбиләр, апалар, сеңелләр,кызлар! Барчагызны да иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе – Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Сезгә иң изге теләкләр телибез, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә насыйп итсен Сезгә Ходай. Салкын, озын кышлардан соң килгән бу беренче Яз бәйрәме, иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәм Сезгә тормыш яме, яшәү көче өстәсен. Бәхет нурында коенып, назга күмелеп, сөеп-сөелеп яшәгез, сау-сәламәт булыгыз! Дөньялар тыныч, имин, табыннарыбыз түгәрәк, мул булсын! Бәйрәм белән!
-
"Әткәй, әнкәй - пар канатым" 07.03.2025

7 март көнне якынлашып килүче 8 март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Акчишмә башлангыч мәктәбендә "Әткәй, әнкәй - пар канатым" исеме астында бик күңелле бәйрәм кичәсе үткәрелде. Бәйрәмгә кадерле әти-әниләребез, хөрмәтле әбиләребез, дәү әниләребез, шулай ук газиз уллары, кадерле кияүләре хәрби операциядә булган әниләребез чакырылды. Укучылар әти-әниләренә, әбиләренә, килгән кунакларга булган хөрмәтне мәгънәле, эчтәлекле шигырьләр, дәртле биюләр, матур җырлар аша җиткерделәр, кадерлеләренә үз куллары белән ясалган бүләкләрен бүләк иттеләр. Кунакларыбызны моңлы җырлары белән китапханәчебез Мөхәммәтдинова Халидә апай да котлады, аларга үзенең изге теләкләрен җиткерде.
Сабыр, йомшак күңелле әниләребез, кешелекле мәрхәмәтле әбиләребез, дәү әниләребез! Гел шулай якты йөзле, тәмле сүзле булып калыгыз. Балаларыгызны, яраткан оныкларыгызны сөендереп, исән-сау булып, тыныч, мул тормышта яшәгез. Бала хәсрәтләрен күрмичә, аларның игелекләрен күрергә язсын!
Җир йөзенең бөтен матурлыгын
Килә Сезгә бүләк итәсе,
Дөньядагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын Сезгә әйтәсе.
Бәйрәм белән барыгызны да!!!
-
« Сәйяр” Республика балалар һәм яшүсмерләр театр фестивале 04.03.2025

4 март көнне Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицейда « Сәйяр” Республика балалар һәм яшүсмерләр театр фестиваленең муниципаль этабы булып узды. Мәктәнең “Яшь талантлар” театр түгәрәгенә ( җитәкче Рахматуллина Р Р ) йөрүче укучылар фестивальдә катнашып 2 урынга лаек булдылар һәм 15 000 сертификат белән бүләкләнделәр . Аларны уңышлары белән котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез!
-
"Әткәй-әнкәй-пар канатым!" 04.03.2025

Акчишмә башлангыч мәктәбендә "Әткәй-әнкәй-пар канатым!" кичәсенә әзерлек эшләре бара. Укучылар сөекле әти-әниләрен, яраткан әбиләрен котлап бүләк әзерләделәр. Хөрмәтле әти-әниләребез, яраткан әбиләребез, дәү әниләребез, якынлашып килүче бәйрәмнәрегез котлы булсын! Киләчәктә дә балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, сөенеп яшәргә язсын!
-
Татар теленнән республика олимпиадасы 04.03.2025

2-4 нче март көннәрендә Казан шәһәрендә татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Мәктәбебезнең 11 нче класс укучысы Абдуллазянова И.,7 класс укучысы Мардегалямова А. олимпиадада югары баллар җыеп призер булдылар. (укытучылары Әухәдиева М. Р.) Укучыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз!













