Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 ( 24 ) 25 26 27 28 29 30 >>
-
1 апрель-Халыкара кошлар көне 02.04.2025

Кошлар – табигатьнең күрке, яме. Алар ялтыравыклы матур каурыйлары, нәфис гәүдәләре, нәни томшыклары, үзәк өзгеч җыр-моңнары, сайраулары белән табигатькә, кеше күңеленә ямь өстиләр, илhам бирәләр. 1906 елның 1 апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара конвенциягә кул куела. 1906 елдан башлап дөнья күләмендә Халыкара кошлар көнен үткәрү традициягә керә.
Шул уңайдан Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбендә “Кошлар безнең канатлы дусларыбыз” дигән викторина үткәрелде. Анда 5-8 сыйныф укучылары катнашты.Башта укучылар презентация ярдәмендә күчмә һәм кышлаучы кошлар белән таныштылар,кошлар турында өйрәнеп килгән шигырьләрен сөйләделәр. Ике командага бүленеп викторина сорауларына җавап бирделәр, кошлар турында җырлар җырладылар.Кошлар көненә багышланган викторина бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте. -
«Кошлар – безнең дусларыбыз” 01.04.2025

1 апрель- Халыкара кошлар көне. Шул уңайдан башлангыч класс укучылары белән «Кошлар – безнең дусларыбыз” исеме астында класс сәгате үткәрелде. Балалар белән кошларның төрләре, аларның әһәмияте турында сөйләштек. Канатлы дусларыбызга багышланган җырларны искә төшердек, табышмаклар чиштек.
1 апреля-Международный день птиц. В связи с этим был проведен классный час с учащимися начальных классов под названием «Птицы – наши друзья”. С ребятами поговорили о видах птиц, их значении. Вспоминали песни, посвященные нашим крылатым друзьям, разгадывали загадки.
-
Шашка ярышлары 31.03.2025

27 нче март көнне укучыларыбыз Киров өлкәсе Малмыж районында үткәрелгән төбәкара шашка ярышларында катнаштылар. 4 класс укучылары Ганеева Гөлинә һәм Ситдиков Рушан 3 нче урынны яуладылар. Укучыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз.
-
Каникулы для учащихся выпускных классов - это дополнительное время для подготовки к ОГЭ и ЕГЭ 27.03.2025

Каникулы для учащихся выпускных классов - это дополнительное время для подготовки к ОГЭ и ЕГЭ. В школе во время весенних каникул проходят консультации по всем предметам. Выпускники понимают, что без упорства труда и без дополнительных занятий получить желаемые баллы на экзаменах будет нелегко. Сегодня прошла консультация по русскому языку.
-
27 март - Халыкара театр көне. 27.03.2025

27 март - Халыкара театр көне, ул бөтен дөнья буйлап 1961 елда билгеп үтелә башлый.
Театр - ул тылсым дөньясы! Театрда хыяллар тормышка аша, күңелләр рухи азык ала. Театр сәнгате төрле халыклар арасында дуслыкны арттыра, берләштерә, халкыбызның рухын ныгыта, теленә, гореф-гадәтенә мәхәббәт уята.
Мэктэптэ " Яшь талантлар ",театр түгәрәге эшләп килә. Ел дэвамында укучылар белэн татар халык әкиятләрен, классик драматургларыбызның, язучыларыбызның әсәрләрен сәхнәләштерәбез.Төрле республика куләм бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар яулыйбыз.
Түгәрәктә шөгыльләнүче укучыларны бәйрәм белән котлыйбыз!
Аларга яңа иҗат үрләре, ныклы сәламәтлек һәм иминлек телибез! -
"Фән һәм Кеше" төбәкара фәнни-гамәли конференция 27.03.2025

27 нче март көнне укучыларыбыз Кукмарада үткәрелгән Ш.М.Ахметшин исемендәге "Фән һәм Кеше" төбәкара фәнни-гамәли конференциядә уңышлы чыгыш ясап кайттылар. 4 класс укучысы Шәйхетдинов Самат 2 нче дәрәжә, Галеахметов Ислам һәм 1 нче класс укучысы Муйдинов Мурад 3 нче дәрәжә диплом белән бүләкләнделәр. Укучыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз.
-
Имтиханнарга әзерлек 26.03.2025

Язгы каникуллар булуга карамастан, укучылар имтиханнарга әзерләнүләрен дәвам итәләр. Бүген 9 нчы сыйныф укучылары географиядән консультациядә булдылар. Арчада үткәрелгән сынау имтиханы эшләренә анализ ясадылар.
-
Каникул көннәрендә дә бөтенроссия олимпиадасының республика этабына әзерләнү дәвам итә. 25.03.2025

Подготовка к региональному этапу всероссийской олимпиады продолжается и в каникулярное время.
-
Язгы каникуллар башланып китте 24.03.2025

Язгы каникуллар башланып китте. Башлангыч класс укучылары 24 март көнне "Оста куллар" түгәрәгендә шөгыльләнде. Балалар пластилиннан әвәләп эшләнмәләр ясарга бик тә яраталар. Бүген алар пластилин ярдәмендә "Су астында" темасына картина иҗат иттеләр.
-
Сынау имтиханнары 24.03.2025

9 нчы класс укучыларының имтиханнарга әзерлеге дәвам итә. Математика, география, туган тел (татар теле) фәннәреннән сынау имтиханнары үткәрелде.
Продолжается подготовка учащихся 9-х классов к экзаменам. Были проведены пробные экзамены по математике, географии, родному языку (татарский язык).













