Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Новости школы
“Түгәрәк өстәл”
Опубликовано: 10.12.202510 нчы декабрьдә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Әхмәтгалиева Әлфия Камил кызы тарафыннан «Юк» дип әйтүең әһәмияткә ия!» дигән темага “Түгәрәк өстәл” үткәрелде. Анда Арча муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе Зәйнуллин Илсур Минсур улы, Арча районының иҗтимагый советы рәисе Мифтахетдинова Надия Равил кызы, прокурор урынбасары Йосыпов Рамил Наил улы, Арча мөхтәсибәте киңәшчесе аксакаллар рәисе Надир хәзрәт, мәгариф хезмәткәрләренең Арча территориаль профсоюз оешмасы председателе Харисов Вакыйф Вагыйзь улы катнаштылар.
Түгәрәк өстәл артында сөйләшүгә 8-11 нче сыйныф укучылары чакырылган иде. Әңгәмәдә актуаль проблемалар күтәрелде. Укучылар үзләрен борчыган сорауларны гына биреп калмыйча, фикерләре белән дә уртаклашты, шулай ук кунаклар тарафыннан бирелгән сорауларга да төпле җавап бирделәр. Коррупция темасына багышланган сөйләшү кызыклы, тирән эчтәлекле оештырылган иде. Укучылар коррупция, аның төрләре, кешенең язмышы, җәмгыять өчен нинди куркыныч тудырганы турында сөйләделәр. Экраннан күрсәтелгән видеофильм бигрәк тә тәэсирле булды. Фикер алышулар җанлы барды. Уйландыра торган очрашу булды бу.
К списку новостей













