Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 ( 214 ) 215 216 217 218 219 220 >>
-
10 нчы ноябрь көнне 4-6 нчы класс укучылары тарафыннан Г.Гыйльмановның "Кәнфитләр патшалыгында" әкияте сәхнәләштерелде. Әкият-тамаша тамашачыларга бик ошады. 10.11.2017

-
“ Китап алдым кулыма, нур сибелде юлыма!” 07.11.2017

“ Китап алдым кулыма, нур сибелде юлыма!”дип аталган күргәзмә «Таттелеком» акционерлык җәмгыяте генераль директоры якташыбыз Шәфигуллин Лотфулла Нурислам улы бүләк иткән китаплардан төзелде.
-
Социаль хезмәткәрләр белән очрашу 07.11.2017

7 ноябрь көнне 8-11 нче сыйныф укучылары профориентация буенча Казаннан килгән социаль хезмәткәрләр белән очраштылар.Төрле һөнәрләр, уку йортлары турында мәгълүмат алдылар. Фильм карадылар, фикер алыштылар, тест эшләделәр.
-
"Табышмаклар әйтәм сезгә" - табышмаклар кичәсе. 06.11.2017

Укучыларның көзге каникул вакытларын файдалы һәм күңелле итеп үткәрү максатыннан авыл мәдәният йортында "Табышмаклар әйтәм сезгә" - табышмаклар кичәсе уздырылды. Әлеге кичәдә башлангыч сыйныф укучылары бик теләп катнаштылар.
-
Мәктәп китапханәсендә 05.11.2017

Каникул вакытында мәктәп һәм авыл китапханәсендә укучылар өчен торле кызыклы чаралар уздырылды, күргәзмәләр ясалды. Укучылар матур әдәбият белән танышып тордылар.
-
Математикадан имтиханга әзерлек
03.11.2017
3 ноябрьдә 9 класс укучыларына математикадан имтиханга әзерлек буенча консультация булды. Укучылар белән И.В.Ященко редакциясендәге җыентык буенча индивидуаль эш башкарылды.
-
БДИ га әзерлек 31.10.2017

Көзге каникуллар башланса да мәктәптә эш гөрли. Бүген 11 нче сыйныф укучылары рус теленнән имтиханнарга әзерләнүләрен дәвам иттеләр.
-
Алда олимпиада 31.10.2017

Тиздән фән олимпиадаларының муниципаль этаплары башлана. Сәләтле балалар белән эш каникул вакытында да дәвам итә.
-
Бадминтон ярышы 30.10.2017

30 нчы октябрь көнне район бадминтон ярышында безнең мәктәп командасы 2 нче урын яулады. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз, нык сәламәтлек, киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
-
Пробный ОГЭ
30.10.2017
30 октябрь көнне 9 класс укучылары математикадан пробный ОГЭ эшләделәр. Эш вариантлары 2018 елгы демовариантка туры китереп, һәр укучыга җитәрлек итеп төзелгән иде. Укучыларның һәркайсына белешмә материаллар өләшенде, барысы да мөтәкыйль эшләделәр.













