Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 ( 193 ) 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Буген лагерьда «Гөлләр көне». Гөлләргә багышланган көнебез күңелле узды. Без гөлләр һәм чәчәкләрнең төрләре белән таныштык.Бугенге көн темасына рәсем конкурсы оештырдык. Конкурста укучылар барысы да актив катнаштылар.Иң оста укучыларга истәлекле бүләкләр бирелде 23.06.2018

-
Су көне. 21.06.2018

21 нче июнь лагерыбызда су көне итеп үткәрелде. “Су, су, тирә-якта су” темасына әңгәмә үткәрелде. Су буйларында, сулыкларда куркынычсызлык һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатылды. Ашыт елга башына сәяхәт итеп кайттык. Чишмә буенда булдык. Бүген без “Нептун бәйрәме” үткәрдек. Бәйрәмдә су белән төрле уеннар уйнадык. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Көн бик күңелле үтте.
-
Җир көне 20.06.2018

Бүген лагерьда көнебез бик күңелле һәм файдалы узды. Иртәнге аштан соң флеш-моб өйрәндек, “ Җиребез – туган йортыбыз” дигән темада эңгәмә үткәрдек. Саф һавада төрле хәрәкәтле уеннар уйнадык. Төшке аштан соң ял сәгатендә төрле темада крассворд лар, башваткычлар чиштек ,караоэке шоу уздырдык
-
Сәламәтлек көне. 19.06.2018

Лагерьда бүген Сәламәтлек көне. Җәйнең матур конендә режим буенча иртәнге эшләрне башкаргач чишмә буена юл тоттык.Чишмә суында бит-кулларыбызны юдык.Чишмәнен сихәте турында сөйләштек. Сәламәтлек көне спорт мәйданчыгында дәвам итте. Көнебез файдалы һәм кызыклы үтте.
-
Матурлык көне 18.06.2018

Лагерьда бүген Матурлык көне булды. Балалар белән матурлык турында төрле бәйгеләр үткәрелде. Бигрәк тә ошаганы “Озын толым”конкурсы булды. Шулай ук табигатьтә төрле хәрәкәтле уеннар уйналды.
-
«Уеннар көне». 18.06.2018

Буген лагерьда «Уеннар көне». Уеннарга багышланган конебез иртәнге линейкадан, күңелле зарядкадан һәм тәмле аш белән башланып китте. Саф һавадагы уеннар өстэл уеннары белән алышынды. Татар халкының милли уеннарында да балалар чын күңелдән актив катнаштылар
-
Җәй көне 16.06.2018

Лагерьда бүген Җәй көне булды. Җәйге табигатьнең гүзәллегенә сокланып,табигатьне күзәтеп укучылар төрле күңелле уеннар уйнадылар. “Табышмак әйтәм, җавабын тап! “ уены бик күңелле үтте. Шулай ук күңелле эстафета уеннары да уйнадык.
-
Котлыйбыз!!! 16.06.2018

Хөрмәтле хезмәттәшебез Нуриева Халидә Мәсхүт кызы!
Сезне олы бәйрәмегез — 55 яшь тулган көнегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның һәм оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәк көннәрегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез!
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма!Иң изге теләкләр белән Г.Тукай исемендәге
Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе коллективы
-
Хезмәт көне 15.06.2018

Бүгенге көнебез лагерьда “Хезмәт” көне. Иртәнге зарядка, линейка, аштан соң “Шапшак” корольгә каршы көрәш оештырылды. Укучылар мәктәп территориясен чүп-чардан чистарттылар. “Хезмәт мастерскоенда” төсле кәгазьләрдән кул эшләре эшләделәр. Эшләнмә һәр укучының да күңеленә һуш килде. Обедтан соң саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Хезмәт турында табышмакларга җаваплар таптылар. Көннең ничек үтүен смайликлар ярдәмендә билгеләп, өйләргә таралдылар.
-
“Әкиятләр көне” 14.06.2018

Бүген лагерьда “Әкиятләр көне”. “Әкияттә кунакта” интеллектуаль уены үткәрелде. “Гөлләрем” һәм “Сандугач” отрядлары үзләре уйлап чыгарган әкиятләрне сәхнәләштерделәр. “Минем яраткан әкиятем” темасына рәсем ясадылар һәм урыннар билгеләнде. Укучылар көннең ничек үтүен смайликлар ярдәмендә билгеләделәр.













