Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 189 ( 190 ) >>
-
Бүген 5 октябрь - Укытучылар көне. Укытучы! Гомерен балаларга багышлаган, аларны киләчәк тормышка әзерләүгә алынган, шушы мактаулы эшкә бар күңелен, йөрәк җылысын салган, тынгысыз, көчле рухлы кеше ул. 05.10.2018

-
Хөрмәтле укытучыларыбыз! 05.10.2018

Сезне елның иң күркәм, иң олы бәйрәмнәреннән берсе - Укытучылар көне белән котлыйбыз! Эшегездә иҗади уңышлар, бетмәс-төкәнмәс яшәү көче, нык сәламәтлек, сабырлык, гаилә бәхете телибез. Сез-кешелек дөньясы туплаган гыйлемнәрне буыннан буынга тапшыручы, үткәннәр белән киләчәкне тоташтыручы иң кирәкле кешеләр. Һәр дәресегез –яңа ачыш, һәр сүзегез - кыйммәтле хәзинә булып калсын, акыллы киңәшләрегез балаларга гомер буена җитәрлек терәк булсын. Шәкертләрегезнең җылы карашларын, хөрмәтен тоеп, авыр, ләкин абруйлы хезмәтегездән ямь табып, сәламәтлектә, муллыкта,бәхеттә, куанып яшәгез.
-
Бездә 5 нче октябрь иртәсе балалар һәм мәдәният хезмәткәрләренең бәйрәм котлавыннан башланды. 05.10.2018

-
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында мәктәбебездә чаралар дәвам итә. 4 нче октябрь көнне мәктәбебездә хөрмәтле ветеран укытучыларыбыз һәм техник хезмәткәрләр белән очрашу оештырылды. Укучылар тарафыннан бик матур концерт күрсәтелде.Чәй өстәле артында, җылы атмосферада кунакларыбыз рәхәтләнеп аралашты, җыр-моң, күңелле уеннар, истәлекле фотолар , күңелле хатирәләр белән уртаклашты. Бәйрәм бик матур узды.Өлкәннәребез рәхмәтләр әйтеп таралыштылар. 04.10.2018

-
V Республикакүләм “Җир сулышы” конкурсында җиңүчеләрне котлыйбыз! Сезгә киләчәктә дә зур уңышлар , яңа үрләр телибез! 02.10.2018

-
Өлкәннәребезне хөрмәтләү, олылау йөзеннән “Өлкәннәргә чәчәк!” акциясе бара. 02.10.2018

-
“Иминлек” айлыгы кысаларында башлангыч классларда тәрбия сәгате уздырылды. Укучылар юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, “Юлларда” өстәл уенын уйнадылар. Укучылар юл йөрү билгеләрен дә искә төшерделәр. 01.10.2018

-
Кадерле өлкәннәребез! 30.09.2018

Сезне Өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, чиксез шатлык, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп яшәвегезне телибез!
Заман авырлыкларына бирешмичә илебез уңышы өчен көчегезне кызганмагансыз. Куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен рәхмәт сезгә!
Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз. Саулык-сәламәтлектә, дөньяга ямь биреп яшәгез, урыннарыгыз өйнең түрендә булсын!
Бәйрәмегез белән! -
Акчишмә башлангыч мәктәбендә көзге уңыш җыеп алынды. Быел чөгендер, кишер, кәбестә мул уңыш бирде. Уңыш җыюда мәктәп коллективы да, укучылар да тырышып эшләделәр. 30.09.2018

-
Профсоюз дәресләре 27.09.2018

27 нче сентябрь көнне Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбенең башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Г.В.Шәйхетдинова “Профсоюз дәресләре атналыгы” кысаларында 10-11 нче сыйныф укучылары өчен “Нәрсә ул профсоюз?” исеме астында класс сәгате үткәрде. Ул укучыларга профсоюз оешмасының нәрсәгә кирәклеген аңлатты, профсоюз ярдәмендә эшчеләрнең хокукларын яклап булуы (хезмәт шартлары, хезмәткә түләү, чираттагы ял, торак, материаль ярдәм, юллама, хезмәт тәртибе һәм дисциплинаны тәртипкә салу һ.б. ), кирәк вакытта юридик ярдәм һәм консультация алырга мөмкинлек турында сөйләде.













