Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
Год основания учреждения: | 2004 |
У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
Пушкин картасы буенча Бөек Җиңүнең 80 еллыгына карата Татарстан Республикасы джаз оркесты концертын карадылар.
25.02.2025
25 нче февраль көнне 8-10 укучылары Пушкин картасы буенча Бөек Җиңүнең 80 еллыгына карата Татарстан Республикасы джаз оркесты концертын карадылар.Концертта патриотик рухтагы сугыш чорының легендар җырлары яңгырады. « Бөек Җиңү музыкасы» концертыннан укучылар үзләренә күп мәгълүмат алып, ял итеп кайттылар.
-
Мәктәбебездә чыгып килгән "Чишмә башы" газетасының чираттагы февраль саны дөнья курде. 25.02.2025
-
«Моя малая Родина». 24.02.2025
Малая Родина – это тот край, где человек рос и развивался как личность. Для каждого границы малой Родины могут быть разными: для кого-то это дом и улица, на которой он родился, а для кого-то – город или поселок. Однако в любом случае это место, где человек оставил частичку своей души, которое связано с его историей, культурой, традициями и наследием.
✍ Цель занятия — развитие представлений обучающихся о родном крае, формирование гражданской идентичности и ценностной установки на сопричастность к будущему своего региона и страны в целом.
Анонс темы представил актер из Нижнего Новгорода Евгений Егоров. Он рассказал об уникальных особенностях России и о своем родном городе, где провел всё детство. В формате видеоинтервью к беседе присоединился актер театра и кино, народный артист России Сергей Безруков.
✍ В ходе беседы учащиеся узнали о истории основания и становления региона, важнейших событиях, происходивших здесь в разные годы, природных богатствах и о вкладе региона в экономику и развитие страны.
Отдельно поговорили о традициях и культуре, а также о знаменитых земляках — ученых, писателях, художниках, изобретателях, героях Великой Отечественной войны, прославивших малую родину далеко за ее пределами.
✍ В заключение подвели итоги беседы и обсудили, каким они видят будущее своего родного края и страны в целом.
-
Акчишмә башлангыч мәктәбендә кайнар туклануны оештыру буенча ата-аналар контроле узды 22.02.2025
22 февраля в Акчишминской начальной общеобразовательной школе прошёл родительский контроль по организации горячего питания. Комиссия родителей проверила соответствие приготовленных блюд утверждённому меню. Замечаний к организации питания детей нет.
22 февраль көнне Акчишмә башлангыч мәктәбендә кайнар туклануны оештыру буенча ата-аналар контроле узды. Комиссия әзерләнгән ризыкларның расланган менюга туры килүен тикшерде. Балаларның туклануын оештыруга карата кисәтүләр булмады.
-
Соревнования по волейболу, 22.02.2025
В районе прошли соревнования по волейболу, где принимали участие учащиеся нашей школы. Команды девушек и юношей заняли 2 место. Поздравляем их с победой!
-
21нче февраль — Халыкара туган телләр көне 21.02.2025
21нче февраль — Халыкара туган телләр көне буларак билгеләп үтелә.
Әлеге дата уңаеннан мәктәбебездә «Туган тел ул була бер генә - туган телнең кадерен бел генә» дип исемләнгән чара оештырылды.
Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Ләкин һәркемнең дә туган теле бер генә. Шуңа күрә һәр милләт кешесе үз телен яратырга һәм башка милләтләрнең теленә хөрмәт белән карарга тиеш.
Бәйрәм бәйге-викторина формасында узды, укучылар ике командага бүленешеп көч сынаштылар. Туган тел турында әйтемнәр, мәкальләр искә төшерелде, табышмаклар чишелде. Балалар ГабдуллаТукай, Муса Җәлил, Абдулла Алиш әсәрләреннән өзекләр укыдылар, яраткан әкият геройлары турында башваткычлар чиштеләр, шигырьләр укыдылар.
Бәйге-бәйрәмебез “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
-
Мәктәбебездә хәрби-патриотик айлык бара 20.02.2025
Мәктәбебездә хәрби-патриотик айлык бара. Аның кысаларында ярышлар, спорт уеннары, патриотик җырлар, шигырь сөйләүчеләр бәйгеләре, өлкән буын белән очрашулар һәм башка бик күп төрле чаралар үткәрелә.
Бүген Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Бәйрәмгә әфганчылар, махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре, якыннары да чакырылды. Ахырдан "Ягез әле, егетләр" хәрби-спорт чарасы узды. Анда егетләр һәм әтиләр үз көчләрен һәм зирәклекләрен күрсәттеләр.
-
Профсоюз хезмәткәрләре арасында чаңгы ярышлары уздырылды 19.02.2025
19 февраль көнне Арча стадионында профсоюз хезмәткәрләре арасында чаңгы ярышлары уздырылды. Әлеге ярышларда мәктәбебезнең укытучылары да үзләренең көчләрен сынадылар. Абдуллаҗанова Гөлгенә Гәрәфетдин кызы беренче унлыкка керде. Катнашучыларыбызга мәктәп коллективы исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез, алга таба да зурдан-зур уңышлар телибез.
-
Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбендә “Татар теле дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш чараларда сәләтле балалалар белән эш системасы” темасына район семинары 19.02.2025
19 нчы февраль көнне Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбендә “ Татар теле дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш чараларда сәләтле балалалар белән эш системасы” темасына район семинары узды.Килгән кунакларны мәктәп директоры Рәмизә Рәисовна мәктәп тарихы, аның эшчәнлеге, укучылар һәм укытучыларның уңышлары белән таныш-тырды. Укытучылар игътибарына кул эшләренә , махсус хәрби операциядә катнашкан якташларыбызга, спорт өлкәсенә багышланган, укучыларның уңышларын яктырткан күргәзмәләр тәкъдим ителде.11 нче сыйныфта татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әүхәдиева Миләүшә Рәшит кызы И. Юзеевның “ Гашыйклар тавы” әсәре буенча “ Бә-хиллек сорарга беркайчан соң түгел” темасына дәрес уздырды. Укытучы дәрестә төрле алымнар кулланып, әсәрне тормыш белән бәйләп, укучыларга әхлак тәрбиясе бирде, яшь буынны гореф-гадәтләребезне, телебезне, табигатьне саклап яшәргә чакырды.Әхмәтга-лиева Әлфия Камил кызының “ 5П+1П” темасына үткәргән осталык дәресе һәркемнең күңеленә кереп калды.Проект яклауга багышланган осталык дәресеннән укытучылар үзләре өчен күп мәгълүмат алдылар.Башлангыч сыйныфлар оештырган түгәрәк уенда
( укытучылары Хәбибуллина Р.Р., Гарифуллина Ф. Р., Ибраһимова Л. Ф.) укучылар фоль-клор уеннары аша җырга , биюгә осталыкларын, тапкырлыкларын күрсәттеләр. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм герой- шагыйрь М. Җәлилнең туган көненә багышланган бик бай эчтәлекле ”Йөрәкләр һәрвакыт ялкынлы” дип исемләнгән патриотик сыйныфтан тыш чараны һәркем зур дулкынлану белән карады.
Түгәрәк өстәлдә дәресләргә анализ ясалды, мәгариф бүлеге методисты Энҗе Габдуллат-җан кызы алда торган максатлар, бурычлар белән таныштырды һәм семинарның югары дәрәҗәдә узуын билгеләп үтте.Укытучылар үзара тәҗрибә уртаклашып, үзләре өчен бай мәгълүмат туплап кайттылар.
-
Чаңгы ярышы 18.02.2025
18 нче февраль көнне Иске Кырлай төп гомумибелем мәктәбе тарафыннан Гәрәфиев Фәнил Хәнәфи улы истәлегенә мәктәп укучылары арасында чаңгы ярышлары уздырылды. Бу бәйгедә безнең мәктәпнең 4 нче сыйныф укучысы Шәйхетдинов Самат та катнашты һәм 3 нче урынны яулады. Саматны чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур уңышлар телибез!