Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
20 нче көн – Чәчәкләр көне 20.06.2025

Бүген лагерьда Чәчәкләр көне булып узды. Иртәнге аштан соң флеш-моб өйрәндек. “Чәчәкләр – табигать бизәге” дигән темада әңгәмә үткәрдек. Болынга экскурсиягә бардык. Болында үскән төрле үләннәр, чәчәкләр белән таныштык, табигатьне саклау турында сөйләшек. Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадык.
Көннең икенче яртысын 22 июнь - Бөек Ватан сугышы башланган көнгә багышлап “ “Беркем дә, берни дә онытылмый” девизы астында уздырдык. Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызны искә алдык. “ Бөек Җиңү җиңел бирелмәде” дигән темага әңгәмә үткәрдек һәм Бөек Ватан сугышында ятып калган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлне чүп үләннәреннән чистарттык.
-
19 нчы көн – Ватан көне 19.06.2025

Кызыклы һәм мавыктыргыч уеннар, походлар, җыр-биюләр, төрле бәйгеләр белән лагерьның 19 нчы көне узып китте.
Бүген көн Туган якның үткәне һәм бүгенгесе белән танышудан башланды. Һәйкәл янында үзебезнең батырларны искә алдык.
Бүген Сиринәбезнең туган көне иде. Аны котлап бәйрәмне ямьләндереп панда да килде. Панда белән бергәләп уйнадык, җырладык, биедек.
“Минем туган ягым” дигән темасына викторина уздырылды.
Көннең икенче яртысында “Орлята России” бию флеш-мобына әзерлек булды. “Мульти-Пульти илендә” “сәяхәттә булдык”. -
18 нче көн – Су көне 18.06.2025

18 нче июньдә лагерьда “ Нептун бәйрәме” уздырылды. Балалар су буена экскурсиягә бардылар, каенлыкта төрле ярышларда катнаштылар. Бәйрәмнән соң “ Су – безнең байлыгыбыз” дигән темада әңгәмә үткәрелде, рәсемнәр ясадылар. “Ватык телефон” коммуникатив-шаян уены балаларга бик ошады. Балалар шашка, шахмат уеннары, спортзалда төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Бүгенге көн дә файдалы һәм кызыклы үтте.
-
17 нче көн – Җир көне 17.06.2025

Бүген лагерьда Җир көне булып узды. Иртәнге аштан соң флеш-моб өйрәндек, “Җиребез – туган йортыбыз” дигән темада әңгәмә үткәрдек, кроссвордлар чиштек. Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадык. “Чисталык – дөньяны коткарыр экологик акциясендә катнаштык, табигатьне саклау турында сөйләшек. Төшке аштан соң “Җәйнең матур чәчәкләре” темасына рәсем бәйгесе уздырдык. Көнебез файдалы һәм күңелле узды.
-
15 нче көн лагерьда сәламәтлек көне уздырылды 15.06.2025

Иртәнге аштан сон “ Чисталык сөючедә кунакта” викторина һәм “Көндәлек режим” әңгәмә үткәрелде. Төшке аштан соң балалар өстәл уеннары уйнадылар. Шашка ярышы үткәрелде. Музыкаль сәгатьтә “ Саумы кояш” җырын өйрәнделәр, «Салаватик » җыр-бию төркеменнә кушылып караоке җырладылар. Көн барыбыз өчен дә кызыклы һәм файдалы узды.
-
Буген көнебез милли уеннарга багышланды 14.06.2025

Лагерьның 14нче көне сизелмичә дә үтеп китте. Буген көнебез милли уеннарга багышланды. Иртәнге зарядка һәм иртәнге аштан соң спортзалда татар халкының милли уеннарын уйнадык(чүлмәк ватыш, кашыкка йомырка кабып йөгерү, таяк тартышу ... )
Көнебезнең икенче яртысында күзләрне саклау темасына сөйләшү булды, хәрәкәтле уеннар уйнадык.
Көнебез файдалы һәм күңелле узды. -
2025 ел –Ватанны саклаучылар елы 13.06.2025

Лагерьның 13 нче көне дә бик күңелле һәм файдалы итеп үтте. Иртәнге зарядка һәм иртәнге аштан соң балалар белән Ватанны саклаучылар елына багышланган чара булды. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган күргәзмәгә һәм Хәтер альбомына күзәтү ясадык. Бөек Ватан сугышында , кайнар нокталарда хезмәт иткән һәм махсус хәрби операциядә катнашкан авылдашларыбыз белән таныштык. Көннең икенче яртысында өстәл уеннары уйнадык.
-
12 июнь - Россия көне 12.06.2025

Бөтен халык бәйрәм итә
Рәсәйнең туган көнен,
Күп милләтле илебез
Тыныч ял итсен бүген!
Бүген лагерьда 12 июнь - Россия көне буларак билгеләп үтелде. Шул уңайдан күп кенә чаралар уздырылды. Иртәбезне Россия гимны белән башлап җибәрдек. Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “ Россиям-туган төбәгем ата-бабам нигезе.” дигән темада әңгәмә уздырдык, “Туган илем – Россия» интеллектуаль уен уйнадык, спорт мәйданчыгында флешмоб биедек . Төшке аштан соң туган җиребезгә багышлап рәсемнәр ясадык.
-
Әкиятләр көне 11.06.2025

11 июнь көнне лагерьда әкиятләр иленә сәяхәт иттек. Балалар белән авыл китапханәсенә мендек.Ике команда арасында үткәрелгән викторина бик җанлы үтте.
Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадык, рәхәтләнеп ял иттек.
Көннең икенче яртысында “Яраткан әкият герое” темасына рәсем конкурсы оештырылды. Ахырдан конкурска нәтиҗә ясалды.
Бүгенге көн бик күңелле һәм файдалы узды. -
“Без талантлар эзлибез” 10.06.2025

Бүген лагерьда “Без талантлар эзлибез” музыкаль кичәсе уздырылды. Кичәгә балалар берничә көн алдан әзерләнделәр. Иртәдән музыка тавышы тынып тормады, балалар җырладылар-биеделәр, һәрберсе үзенең музыкаль осталыкларын күрсәтте. “Без артистлар” – отрядлар татар халык әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Татар халкының
“Челтәр элдем читәнгә”, “Алия-Гөлия” җырлы -биюле уеннарын өйрәнделәр.
Көннең икенче яртысында балалар өстәл уеннары уйнадылар.













