Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 ( 162 ) 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Көзге өмәләр дәвам итә. Бүген дә мәктәп бакчасында эш кызу булды. Яшелчә уңышы җыю дәвам итте, җир эшкәртелде, тирә-юнь кипкән үләннәрдән чистартылды. 28.09.2019

-
Акчишмә башлангыч мәктәбендә китапханәче Мөхәммәтдинова ХХ.белән берлектә "Театр-серле дөнья" исеме астында тәрбия сәгате үткәрелде. Укучылар укыган әкиятләрнең эчтәлеген сөйләделәр, әкият геройларын танып, кайсы әкияттән икәнлеген ачыкладылар. 27.09.2019

-
Көзге эшләр. 26.09.2019

Һәр ел саен мәктәбебез яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән мул уңыш ала. Тәҗрибә участогында укучылар тырышып, күңел биреп эшлиләр. Мул уңышны җыюы да күңелле!
-
Профком рәисе Г.В.Шәйхетдинова “24 сентябрь – Профсоюз хезмәткәрләре көне” уңаеннан укучыларга “Профсоюз! Без синең белән!” дигән тема астында класс сәгате үткәрде 25.09.2019

-
Балаларнын юлда йоргэндэ куркынычсызлык кагыйдэлэрен утэу айлыгы дэвам итэ. 24.09.2019

-
После уроков начались дополнительные занятия с одаренными детьми. Готовимся к началу школьного этапа всероссийских олимпиад школьников. 24.09.2019

-
“Кросс Татарстана” 21.09.2019

“Кросс Татарстана” ярышында мәктәбебез укучылары актив катнашты. Ярышта 1 урынна алган 9 класс укучысы Аухадиев Р. не, 2 нче урын яулаган 11 класс укучысы Шайхетдинов Б. ны, актив катнашучы грамотасына ия булган Шәвәлиевалар гаиләсен котлыйбыз.
-
Мәктәптә көзге өмә. 21.09.2019

Чисталык икеайлыгы кысаларында, мәктәп территориясен җыештыру буенча өмә үткәрелде. Укучылар , укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре бакча яны участогын, территориясен корыган үләннәрдән, коелган сары яфраклардан, чүптән арындырдылар, чәчәклекләрне чистарттылар, өлгергән орлыкларны киләсе язга хәстәрләп жыйдылар. 2-5 нче класс укучылары гөләп һәм балан җыйдылар.
-
Дәресләрдән соң укучылар төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр. 20.09.2019

-
19 нчы сентябрь көнне мәктәптә участок инспекторы А.З.Аглуллин белән очрашу булды. 19.09.2019

Инспектор балаларга юл йөрү кагыйдәләре турында искә төшерде, әлеге кагыйдәләрне үтәү зарурлыгына җентекләп тукталды. Телефон, социаль челтәрләр, ничек җинаять корбаны булмау турында сөйләде. Балаларның тормышы һәм сәламәтлеге иминлеге, шулай ук укучыларның үзләре файдалана торган шәхси әйберләрен саклау өчен җаваплылыгы мәсьәләләре күтәрелде.
Балалар инспекторларны зур игътибар белән тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.













