Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Давликеевская основная общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422361, Республика Татарстан, Апастовский муниципальный район, с.Давликеево, ул.Молодежная, д. 12 |
| Телефон: | +7(843)-763-28-18 |
| E-Mail: | Davlikeevskaya.Osh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Давликеевская основная общеобразовательная школа" |
| Руководитель: | Гарифуллина Лейсан Ильгамовна |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 17 обучающихся (из них 4 иностранные граждане), 4 воспитанников ( из низ 2 иностранные граждане)дошкольной группы |
| У нас учат: | 8 учителей, 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Давликеевская основная общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
"Минем гаиләм. Доброфото" 27.04.2015

“Мәрхәмәтле эшләр” акциясе дәвамында мәктәбебез укучылары үзләренең гаилә фотосурәтләрен алып килделәр. Алар үз гаиләләрендәге матур гадәтләр, милли йолалар, һәр гаилә әгъзасы хакында горурланып һәм яратып сөйләделәр, иҗади эшләр башкардылар. 6 нчы сыйныф укучысы төзегән “ Фотосурәтләрдә гаилә” исемле иҗади презентация моңа дәлил булып тора.
-
"Сәләткә нур булган йолдызлар" бәйгесе 25.04.2015
24 нче апрель көнне 6 нчы сыйныф укучысы белән 8 нче сыйныф укучысы Казан шәһәрендәге Сәләт яшьләр үзәгендә "Сәләткә нур булган йолдызлар" бәйгесенең йомгаклау һәм бүләкләү тантанасында булып кайттылар.Укучылар Г. Камал артислары, күренекле язучылар белән очрашканнар, мастер класс караганнар. Бәйрәмнән алар зур тәэсирләр, сертификатлар белән кайттылар.
-
Мәрхәмәтле сүзләр көне 24.04.2015

23 нче март көнне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сабирова Т.Г. 5-6 нчы сыйныф укучылары белән "Сөйдергәндә тел, биздергән дә тел" темасына бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе уздырды.
-
Тукай укулары. 24.04.2015
Бүген мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы бөек Тукаебыз җирендә, Кырлайда булып кайтты. Ул укучыларның фәнни-гамәли конференциядә - Тукай укуларында катнашып бик зур тәэсирләр белән кайтты. Сәләтле кызның чыгышын уңай бәяләп диплом белән бүләкләгәннәр.Үзенең күргәннәрен мәктәп укучылары белән дә уртаклашты, Кырлайның матурлыгы, Тукай музее хакында хозурланып сөйләде.
-
22 апрель - Георгиевская лента 22.04.2015

22 нче апрель - Георгиевская лента көне. Мәктәбебездә Георгиевская лентага багышланган чара үткәрелде. Чарада укучылар лентаның килеп чыгышы һәм тарихы белән таныштылар. Дежур укучылар һәммә кешегә бу лентаны таратып чыктылар.
-
21 апрель - Дуслык көне 21.04.2015

Бүген мәктәбебездә "Язгы мәрхәмәтле эшләр" акциясе барышында, 7 нче сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчесе Баева Гөлнара Ислам кызы җитәкчелегендә "Дуслык" темасына багышланган уен-дәрес үткәрелде.
-
20 апрель - Мәрхәмәтле башлангычлар көне 20.04.2015

Мәктәпкүләм линейкада мәрхәмәтле эшләр эстафетасына старт бирелде һәм укучылар елмаюлы смайликлар белән бүлештеләр.
-
Нәби Дәүлинең тууына 105 ел. 20.04.2015

20 нче апрель көнне мәктәбебездә Н.Дәүлинең тууына 105 ел тулу уңаеннан аның: "Яшәү белән үлем арасында" һәм "Җимерелгән бастион" әсәрләре буенча китап укучылар конференциясе узды.
-
Язгы мәрхәмәтле эшләр эстафетасы 19.04.2015

20 апрельдән 27 апрельгә кадәр "Язгы мәрхәмәтле эшләр" эстафетасы дәвам итәчәк.
-
I төбәкара “Минем кече Ватаным” укучыларның фәнни - гамәли конференциясе . 19.04.2015
17 нче апрлеь көнне Буа шәһәрендә I төбәкара “Минем кече Ватаным” укучыларның фәнни - гамәли конференциясе булып узды. Әлеге зур чарада Дәүләки төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары катнашты. Укучылар үзләренең фәнни-эзләнү эшләрен яклап зур уңышлар белән кайттылар. 8 нче сыйныф укучысы I дәрәҗәдәге диплом белән (җитәкчесе Баева Гөлнара Ислам кызы), ә 6 нчы сыйныф укучысы III дәрәҗәдәге диплом белән (җитәкчесе Хисамова Зөбәйдә Сәйдәш кызы) бүләкләнделәр. 8 нче сыйныф укучылары (җитәкчеселәре Хәйбуллина Фәния Фәрит кызы, Хисамова Зөбәйдә Сәйдәш кызы) сертификат алдылар.Укучыларны зур җиңүләре белән кайнар котлыйбыз, яңа уңышларга ирешүләрен теләп калабыз!









