Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Давликеевская основная общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422361, Республика Татарстан, Апастовский муниципальный район, с.Давликеево, ул.Молодежная, д. 12 |
| Телефон: | +7(843)-763-28-18 |
| E-Mail: | Davlikeevskaya.Osh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Давликеевская основная общеобразовательная школа" |
| Руководитель: | Гарифуллина Лейсан Ильгамовна |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 17 обучающихся (из них 4 иностранные граждане), 3 воспитанников ( из низ 2 иностранные граждане)дошкольной группы |
| У нас учат: | 8 учителей, 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Давликеевская основная общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
"Хәтер яктысы" конкурсы 27.05.2015
Республикакүләм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән "Хәтер яктысы" конкурсында 4 нче сыйныф укучысы җиңүче булды. Аңа Диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Әлеге проект җитәкчесе Вәлиева Гөлчәчәк Хәйдәр кызы Диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз! -
Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары! 23.05.2015
Бүген сезнең өчен соңгы мәртәбә мәктәп белән хушлашуны гына түгел, ә олы тормыш юлы башлануын хәбәр итүче кыңгырау чыңлады. Сезнең алда торган иң беренче бурыч – уңышлы итеп имтиханнарны тапшыру һәм булачак һөнәрегезне сайлау. Һәрберегезнең тормышта бар нәрсәгә дә ирешүен телибез – үзегез теләгән кызыклы һөнәр сайлагыз һәм кәнагатьләнү хисе алып килерлек, алган белемнәрегезне файдалана алырлык өлкәдә эшләгез. Бүген сезгә башка мәктәп укучылары да зур хөрмәт һәм ак көнләшү белән карый. Алар өчен шатлыклы кыңгырау яңгыравы күптән көтелгән каникулларны белдерә. Тулы бер уку елы артта калды, актив ял итәр һәм яңа ачышлар өчен көч һәм энергия туплар вакыт җитте. Укучылар! Җәйге ялларыгыз күңелле үтсен һәм күп якты истәлекләр алып килсен. Без һәммәгезгә дә уңышлар телибез. Исегездә тотыгыз, һәр хыял тормышка аша ала һәм бар нәрсә дә үзегездән генә тора! Хәерле юл сезгә! -
ГТО көне. 22.05.2015

Бүген мәктәбебез укучылары, физкультура укытучысы Илдус Назыйм улы җитәкчелегендә табигатьтә ГТО көнен билгеләп үттеләр.
-
Балачак юллары имин булсын! 11.05.2015
Өченче Глобаль юл йөрү кагыйдәләре атналыгы кысаларында, мәктәбебезнең “ Яшь инспекторлар” отряды узган атнада мәктәпкүләм кичә һәм балалар бакчасында, “ Юл билгеләрен беләсеңме?” дигән тәрбия сәгате уздырдылар. Әлеге отрядта барлыгы 7 укучы. Отряд командиры һәм командир ярдәмчесе 9нчы сыйныф укучылары, отрядның калган членнары 5нче сыйныф укучылары. Отрядның җитәкчесе Шакирова Ризида Разыйх кызы. -
Бөек Җиңү бәйрәме котлы булсын! 09.05.2015
Хөрмәтле Ватандашлар, сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллык данлы юбилей көне белән котлыйбыз! -
Бөек Җиңү бәйрәме. 09.05.2015
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын авылыбыз зурлап уздырды. Гыйбадуллина Алсинә Гыйлфан кызы, Шакирова Ризида Разыйх кызы тарафыннан әзерләнгән укучылар чыгышы, сугыш ветераннарының һәм килгән кунакларның күңеленә хуш килде. Без, бүгенге буын, Бөек Җиңү көнен якынайткан ватандашларыбызны һичкайчан онытмаска, һәлак булганнарны данга күмәргә, исәннәр турында һәрчак кайгыртырга тиеш. -
Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры ятимнәре – һәркайсы игътибар үзәгендә. 08.05.2015
Җиңү бәйрәме алдыннан гомерләре буе әтилеләргә кызыгып, кимсенеп яшәгән сугыш чоры ятимнәрен Бөек Ватан сугышы ветераннарын чакырып хөрмәтләү, алар өчен махсус Сабан туе үткәрү районыбызда матур традициягә керде. Быел да бу бәйрәм зурлап билгеләп үтелде. Безнең мәктәбебезнең укытучылар коллективы да әлеге бәйрәмгә үзләренең өлешләрен керттеләр. Алар елдагыча, бу чарада гәрәчи пешерделәр. -
Юлларда сак булыйк! 07.05.2015

Өченче Глобаль юл йөрү кагыйдәләре атналыгы кысаларында, бүген мәктәбебезнең активислары тарафыннан башлангыч сыйныф укучыларына класс сәгате уздырылды. Алар, түбән сыйныф укучыларын, юл йөрү кагыйдәләрен истә тотарга һәм һәрвакыт игътибарлы булырга өндәделәр.
-
"Үлемсез полк" 06.05.2015

Мәктәбебез укучылары "Үлемсез полк" проектында бик теләп катнаштылар. Бөек Җиңү көненә 21 портрет әзерләнде.
-
Эстафета Победы и Памяти. 05.05.2015
Сегодня у обелиска села Давликеево прошла эстафета Победы и Памяти, посвященная 70 -летию Победы ВОВ. На эстафете прини мали участие 4 знаменосца. Среди них: отличники учебы, спортсмены, активисты.










