Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Давликеевская основная общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422361, Республика Татарстан, Апастовский муниципальный район, с.Давликеево, ул.Молодежная, д. 12 |
| Телефон: | +7(843)-763-28-18 |
| E-Mail: | Davlikeevskaya.Osh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Давликеевская основная общеобразовательная школа" |
| Руководитель: | Гарифуллина Лейсан Ильгамовна |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 17 обучающихся (из них 4 иностранные граждане), 3 воспитанников ( из низ 2 иностранные граждане)дошкольной группы |
| У нас учат: | 8 учителей, 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Давликеевская основная общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
Нәби Дәүлинең тууына 105 ел. 20.04.2015

20 нче апрель көнне мәктәбебездә Н.Дәүлинең тууына 105 ел тулу уңаеннан аның: "Яшәү белән үлем арасында" һәм "Җимерелгән бастион" әсәрләре буенча китап укучылар конференциясе узды.
-
Язгы мәрхәмәтле эшләр эстафетасы 19.04.2015

20 апрельдән 27 апрельгә кадәр "Язгы мәрхәмәтле эшләр" эстафетасы дәвам итәчәк.
-
I төбәкара “Минем кече Ватаным” укучыларның фәнни - гамәли конференциясе . 19.04.2015
17 нче апрлеь көнне Буа шәһәрендә I төбәкара “Минем кече Ватаным” укучыларның фәнни - гамәли конференциясе булып узды. Әлеге зур чарада Дәүләки төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары катнашты. Укучылар үзләренең фәнни-эзләнү эшләрен яклап зур уңышлар белән кайттылар. 8 нче сыйныф укучысы I дәрәҗәдәге диплом белән (җитәкчесе Баева Гөлнара Ислам кызы), ә 6 нчы сыйныф укучысы III дәрәҗәдәге диплом белән (җитәкчесе Хисамова Зөбәйдә Сәйдәш кызы) бүләкләнделәр. 8 нче сыйныф укучылары (җитәкчеселәре Хәйбуллина Фәния Фәрит кызы, Хисамова Зөбәйдә Сәйдәш кызы) сертификат алдылар.Укучыларны зур җиңүләре белән кайнар котлыйбыз, яңа уңышларга ирешүләрен теләп калабыз! -
Әйләнә - тирәбезне бергәләп матурлыйк. 15.04.2015

Бүген мәктәбебездә өмә оештырылды. Тирә – ягыбыз чиста, матур, күркәм булсын өчен һәрбер укучы үзеннән өлеш кертергә тырышты.
-
Рәсем конкурсы. 10.04.2015

Мәктәбебездә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган, " Җирдә тынычлык хакына" дип исемләнгән рәсем конкурсы булып узды. Укучылар әлеге конкурста бик теләп катнаштылар.
-
Кошлар көне. 07.04.2015
Мәктәбебездә Кошлар көне һәр елны төрле формаларда үткәрелә. Быел биология укытучысы Хәйбуллина Фәния Фәрид кызы тарафыннан КВН формасындагы кичә үткәрелде. Анда 6 нчы һәм 7 нче сыйныф укучылары көч сынаштылар. -
"Коррупциягә юл куймыйк!" 06.04.2015
Апас районы буенча үткәрелгән "Коррупциягә каршы" исемле видео язмалар конкурсында мәктәбебезнең 8нче сыйныф укучылары ( җитәкчеләре Хәйбуллина Ф.Ф.) III урын яуладылар, ә 6нчы сыйныф укучысы (җитәкчесе Баева Г. И.) "Иң технологик" видео язма наминациясенә ия булды. Бүген аларны район башлыгы Р.Н. Заһидуллин котлады, истәлекле бүләкләр һәм мактау грамоталары тапшырды. -
Чисталык икеайлыгы башланды. 04.04.2015
Язгы кояш кышкы җавапсызлыгыбыз өчен битне кызартмасмы: кар эри башлауга ук кыш буена җыелып барган чүп-чар баш калкытты. Битарафлыкны төзәтер чак җитте - 1 апрельдән санитар-экологик чисталык икеайлыгы игълан ителде. Шушы чарага нигезләнеп бүген мәктәбебезнең укытучылар һәм укучылар коллективы дәресләрдән соң өмәгә чыктылар. Мәктәп яны территориясендәге чүпләрне җыйдылар. -
Безнең рассадалар. 03.04.2015

Бакчачы Шәйдуллина Мәдинә Фергать кыз җитәкчелегендә мәктәбебездә күп кенә рассадалар утыртылды. Хәзерге көндә технология дәресләрендә укучылар аларны күчереп утырталар.
-
“Иң яхшы сыерчык оясы” 02.04.2015
Җылы яклардан ерак илләрне гизеп кайткан кошлар оя булмаса да, үзләренә урын таба алырлар иде анысы. Өй кыеклары, сарай түбәләре, агачлардагы кош ояларын күбегезнең күргәне бардыр. Әмма әзер оя булгач, алар шунда оялый, кошлар чыгара. Канатлы дусларыбыз турында әнә шулай кайгырту игелекле, мәрхәмәтле булуыбызны, кошлар дөньясын, табигатне яратуыбызны күрсәтә. Безнең мәктәптә белем алучы укучыларга да хас сыйфатлар бу. Алар да табигатьне, кошларны саклауга үзләреннән зур өлеш кертәләр. “Иң яхшы сыерчык оясы” бәйгесенә ел саен сыерчык оялары ясыйлар.










