Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422359, РТ, Апастовский район,c. Бурнашево ул.Советская д.33. |
| Телефон: | +7(843)-763-94-22 |
| E-Mail: | Burnashevskaya.Sosh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бурнашевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рифхатовна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 62 и 6 воспитанников |
| У нас учат: | 19 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 ( 163 ) 164 165
-
Кеше-галәмдә 11.04.2011

2011ел-Россиядә космонавтика елы дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан физика укытучысы Вәлиев Ф.И. 10нчы сыйныф укучылары белән берлектә әлеге олуг датага багышланган кичә уздырды. Кичә барышында моннан нәкъ 50ел элек,1961елның 12 апрелендә дөньяда беренче очучы-косманвт, ватандашыбыз Юрий Алексеевич Гарин "Восток" корабелндә Җир тирәли космик очыш ясаганлыгын кабат искә тошерделәр."Ул, планетабызны әйләнеп чыгып, моңарчы беркем күрмәгән Җирнең матурлыгын безгә әйтеп бирде. Шул көннән башлап,12 апрель-Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне итеп игълан ителде",-дип башлап җибәргән әлеге бәйрәм укучыларда зур кызыксыну уятты.
-
Сайрар кошларга бүләк
04.04.2011
Тышта яз. Тиздән мәктәп тирәсен үзләренең моңлы җырлары белән сайрар кошларыбыз-сыерчыклар яңгыратыр. Узган уку елында мәктәп тирәсендә 20 оя ясап куелган булса, быел исә бу изге эшне тагын да югарырак дәрҗәдә уздыру максатыннан, "Сайрар кошларга бүләк" исеме астында акция уздырылды. Акциядә 63 укучы һәм мәктәпнең укытучылар коллективы катнашты. Һәр укучы сыерчык оясы ясап килде.
-
Фәнни гамәли конференция
18.03.2011
2011нче елның 16нчы мартында орнаш урта мәктәбе базасында беренче Республикакүләм "Милли мәктәп шартларында антропонимика һәм топонимика үсешендә тикшерү эшчәнлеге" дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция булып узды. Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге тел, тарих һәм әдәбият институты, Апас мәгариф бүлеге, Апас "Туган якны өйрәнү музее" белән берлектә үткәрелгән бу конференциядә Кама Тамагы, Тәтеш, Югары Ослан, Буа, Кайбыч ,Апас районнарыннан татар теле һәм әдәбияты укытучылары, музей директор Р.Г.Ногманов, профессор, филология фәннәре докторы,Россия һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Ф.Г.Гарипова катнашты.
"Апас ягын “Тау ягы” диләр. Безнең генә түгел, борынгы Болгар бабаларыбызның да торган җире, гомер бишеге. Алар күп гасырлар элек биредә, бу территориядә яшәгәннәр, иген иккәннәр, ауга йөргәннәр, үзләреннән соң бик матур йолалар, гореф- гадәтләр, яңа буыннар калдырып киткәннәр. Тик бу заманнардан бирле бик күп сулар аккан, вакыт узган. Ә вакыт аяусыз, бик күп нәрсәләрне вакыт тарих чоңгылына салган. Тарих, ни кызганыч, дәшми. Авыллар турында материал табуы бик кыен. Күрәсең, халкы тормыш мәшәкатьләре белән үзенең тарихын теркәп барырга оныткан, яисә тормышның аяусыз дулкыннары күп нәрсәне оныттырган, юкка чыгарган.
"Авылыбыз тарихы аяк астыбызда ята. Мондагы вакыйгаларны, нәсел-ыруларыбызга кагылышчы хәлләрне безгә бер кем дә язып калдырмаган. Без авылларыбызның тарихын, нәселдәшчәребезне ата-аналарыбы сөйләгән сүзләр аша гына беләбез.
Менә без дә, Борнаш урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары, ишеткәннәребезне, күргән-белгәннәребезне, тәрҗемәи хәлләрне проект эшчәнлеге аша сезгә җиткерергә булдык. Инануыбызча, бу эшчәнлегебез киләчәк буынга тарихи бер ядкарь булып калыр. Бәлкем киләчәктә алар бу проектка кермәгән, язылмаган, хәтердән төшеп калган яңа вакыйгаларны өстәрләр. Киләчәктә моның дәвамы да булыр.
Яшь буынны без яшәгән гасырның тарихы, гореф-гадәтләре кызыксындырыр дип уйлыйбыз",диелә укучылар ясаган чыгышларда
-
"Бөркеткәй" уеннары гөрли
03.03.2011
Бүген мәктәп күләмендә "Аҗаган" һәм "Бөркеткәй" уеннары уздырыла. Укучылар бу бәйгедә үзләрен стройда басу, катнаш эстафетада, автомат сүтеп-җыюда, хәрби газета чыгаруда, учак ягып аш пешерүдә осталыкларын күрсәттеләр.
-
Туган як серләре
03.03.2011
Герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 105 ел һәм татар халкының күренекле шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Мәгарифһәм фән министрлыгы "Туган як серләре" дип аталган бәйге үткәргән иде. Бу бәйгедә безнең мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Халикова Сиринә катнашты.
-
Бөек Җиңүнең 66 еллыгын каршылап
02.03.2011
Спорт айлыгы кысаларында һәм Бөек Җиңүнең 66 еллыгын каршылап мәктәп күләмендә "Авылыбызда Бөек Ватан сугышының чагылышы" ,"Ватанны саклаучы" , "Мин солдат булсам", "Бөек сугышлар","Герой шәһәрләр" , "Аларның исемнәре белән шәһәрләр атала" дигән темалар астында проект эшләрен якладылар. Нәтиҗәләргә килгәндә ул түбәндәгечә: 5нчеләр 1урынны,6 һәм 7ләр 2 урынны алды. Ә менә 10нчылар 1урынга лаек булсалар, 2нче урынны 11ләр,3 урынга 8 һәм 9лар лаек булды. Гомумән алганда һәр проект эшенә укучылар бик күп хезмәт куйган иделәр.
-
"Ел укытучысы-2011" 01.03.2011

Апас районында "Ел укытучысы-2011" бәйгесе узды. Беренче сайлап алу турыннан безнең мәктәпнең информатика һәм математика укытучысы Җамалиева А.Г. кызы финалга чыкты. Алинә Габдулловна финал ярышларында үзен белемле, эрудицияле, тапкыр укытучы булуы белән аерылып торды һәм " Традиции в образовании" номинациясендә җиңү яулады. Чын йөрәктән коллегабызны тәбрик итәбез.Киләчәктә зур уңышлар телибез.
-
"Форпост"чылар ярыша
01.03.2011
Мәктәптә балигъ булмаган балалар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча "Форпост" һәм "Ритм" отрядлары эшләп килә. Биредә тәртип ягыннан үрнәк һәм инициативалы булган 5 һәм 11 укучыдан торган командалар эшли. Бүген районда беренче турда җиңеп чыккан "Форпост" командасы ярыша. Аларга уңышлар телик.
-
Шашка, шахмат ярышлары 07.02.2011

Спорт һәм ТИН айлыгын дәвам итеп, мәктәп күләмендә шашка,шахмат ярышлары булып узды. Ярышта һәр сыйныфтан бер кыз һәм ике егет катнашырга тиеш.
-
Чаңгы ярышы нәтиҗәләре 05.02.2011

3нче февраль көнне мәктәп күләмендә уздырылган чаңгы ярышларының нәтиҗәләре билгеле булды.
Тугызъеллык командалар арасында: Унберъеллыклар арасында
I урын - 5нче сыйныф I урын-10нчы сыйныф
II урын-6нчы сыйныф II урын-8нче сыйныф
III урын-7нче сыйныф III урын-9нчы сыйныф
Шәхси беренчелектә егетләр арасында Сәлимуллин И.Р (6нчы сыйныф), Сәлимуллин А.А.(9нчы сыйныф),кызлар арасында Залялиева И.И.(10 сыйныф), Шигапова А.А.(10сыйныф),Гиниятуллина А.А. (5сыйныф) лаек булдылар.






