Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422359, РТ, Апастовский район,c. Бурнашево ул.Советская д.33. |
| Телефон: | +7(843)-763-94-22 |
| E-Mail: | Burnashevskaya.Sosh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бурнашевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рифхатовна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 62 и 6 воспитанников |
| У нас учат: | 19 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 ( 147 ) 148 149 150 >>
-
Ветеран белән очрашу 24.02.2015

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан башлангыч класс укучылары сугыш ветераны, ветеран укытучы Утяшев Асаф бабай белән зур тәрбияви әһәмияткә ия булган очрашу оештырдылар.Үзләре әзерләгән бүләкләрен тапшырдылар.
-
Гриппка каршы чаралар 19.02.2015

Бүген Зарифуллина Миләүшә Галимхан кызы җитәкчелегендә, 6 сыйныф укучылары шәфкать туташы Әхмәдуллина Гөлүсә апа белән очраштылар. Медицина хезмәткәре грипптан саклану чаралары хакында сөйләде, файдалы киңәшләрен бирде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар.
-
Музейда булдык 18.02.2015

Бүген Зарифуллина Миләүшә Галимхан кызы җитәкчелегендә, 6 сыйныф укучылары Олы Болгаер авылы клуб бинасында урнашкан “Туган якны өйрәнү” музеена бардылар. Клуб мөдире Галиева Миннегөл Миннебай кызы балалар өчен бик мавыктыргыч сәяхәт оештырды.
-
Сугыш ветераны бездә кунакта 17.02.2015

Бөек Җиңүне Берлинда каршы алган сугышветераны,ветеран-укытучыУтяшев Асаф бабай бездә кунакта.
-
Муса Җәлил туган көн 16.02.2015

Бүген патриот-шагыйрь М.Җәлилнең туган көне уңаеннан, аның иҗатына багышланган кичә һәм әлеге кичә кысаларында шигырь укучылар бәйгесе үзды.Бәйгедә 11 класс укучысы Гайфуллина Лилия җиңүче дип билгеләнде.
-
Башлангыч класслар атналыгы дәвам итә 10.02.2015

Бишенче көнне мәктәбебездә Әлифба бәйрәме узды. 1 сыйныф укучылары беренче китаплары белән саубуллаштылар.Беренчеләр матур шигырьләре, җырлары, биюләре белән күңелләрне ачтылар. Бәйрәмгә балаларның әти- әниләре дә килгән иде. Алар үзләренең хисләре белән уртаклаштылар,сыйныф җитәчесе Л.Вилдановага рәхмәтләрен җиткерделәр, авыр хезмәтендә уңышлар теләделәр.
-
Ел класс җитәкчесе 2015 06.02.2015

Инглиз теле укытучысы Валиахметова Гүзәл "Ел класс җитәкчесе 2015" конкурсының район этабында катнашып, "Сердце отдаю детям" номинациясендә җиңүче булды.
-
Форпостчылар молодцы! 06.02.2015

Бүген районыбызда ”Форпост” отрядларының слеты булды.Безнең мәктәптә эшләп килүче “Сокол” исемендәге “Форпост” отряды һәр этапта уңышлы чыгыш ясап III урынныяуладылар.Афәрин,укучылар!
-
Башлангыч класслар атналыгы 05.02.2015

Мәктәбебездә 2 февральдән 7 февральгә кадәр башлангыч сыйныфлар атналыгы булып узды. Атналыкның һәр көне аерым фәннәргә багышланган иде. Беренче көнне 3-4 сыйныфларда математикадан “Син математиканы беләсеңме?” дип исемләнгән викторина узды. Укучылар кызыклы математик биремнәрне үтәделәр, зирәклекләрен сынадылар. Җиңүче команда һәм “иң зирәк”, иң игътибарлы” номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнде.
-
Очрашу 03.02.2015

Бүген хокук бозуларны һәм зарарлы гадәтләрне кисәтү максатыннан, югары класс укучылары Апас районы прокуроры Шакиров Р.Н. һәм эчке эшләр бүлегеннэн Гибадуллин Рамиль һәм Вагапов Руслан белән очраштылар.Ришат Наиль улы укучылар белән наркоманиягә каршы әңгәмә оештырды,спайслар куллануның оранизмга зарарлы йогынтысы һәм зарарлы сайтлар турында аңлатты.Закон алдындагы җаваплылык,71 З-н РТ үтәлеше турындагы сорауларга да кагылды.Тимурчылык эшләре белән кызыксынды.






