Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422359, РТ, Апастовский район,c. Бурнашево ул.Советская д.33. |
| Телефон: | +7(843)-763-94-22 |
| E-Mail: | Burnashevskaya.Sosh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бурнашевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рифхатовна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 62 и 6 воспитанников |
| У нас учат: | 19 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 ( 145 ) 146 147 148 149 150 >>
-
Җирле үзидарә көне 28.04.2015

Җирле үзидарә көне уңаеннан 9-11 класс укучылары җирле үзидарә башлыгы Җәләлиев Рамиль Хәйдәр улы белән очраштылар.7-8 класс укучылары “Әгәр мин җирле үзидарә башлыгы булсам”дигән темага эссе һәм сочиненияләр яздылар.
-
27 апрель- Мәрхәмәтле нәтиҗәләр көне 27.04.2015

Язгы мәрхәмәтле эшләр атналыгы төгәлләнде,әмма кешеләргә,табигать-кә крата игелекләр кылу,мәрхәмәтле эшләр башкару дәвам итәчәк.Тәмле,шифалы сүзләрне дә ешрак әйтик, кояштай балкып,үзебездән уңай энергия,җылы нур таратып яшик, безгә карап бөтен кеше, бөтен җиһан шатлансын, үрнәк алсын!
-
26 апрель-Тукай туган көн 26.04.2015

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Миннебаева А. Һәм Гыйниятуллина Н. мәктәп күләмендә “Туган тел” бәйрәме әзерләп үткәрделәр.”Шүрәледә кунакта”дигән тамаша да укучылар күңеленә хуш килде.
-
25 апрель- Һәйкәлләргә юл көне 25.04.2015

Әлеге уңайдан мәктәп күләмендә төрле акцияләр игълан ителде.”Һәйкәлләргә юл”акциясенә кушылып, укучылар дәресләрдән соң, һәйкәл тирәсен җыештырдылар.”Чиста ишек алды”акциясе кысаларында мәктәп тирә-юне һәм ишек алды да тәртипкә китерелде.Ялгыз өлкәннәргә дә ярдәм оештырырга да онытмадык.
-
“Язгы мәрхәмәтле эшләр атналыгы” 25.04.2015

Укучылар тарафыннан, “Вещам вторая жизнь” акиясе кысаларында,балалар өчен киемнәр һәм уенчыклар җыелды.
-
24 апрель-Мәрхәмәтле эшләр көне 24.04.2015

Мәктәбебездә , компьютер белән эш итәргә өйрәнергә теләгән өлкәннәр өчен дәресләр оештырылды, актив укучыларыбыз 9 кл укучысы Гиниятуллин Алмаз, Гиниятуллина Альмира 4 кл.укучысы Валиахметов Рүзәл өлкәннәргә айлык түләүләрен интернет (uslugi.tatarstan.ru) аша башкарырга ярдәм иттеләр.
-
23 апрель-Мәрхәмәтле сүзләр көне 23.04.2015

Мәктәп күләмендә күп төрле акцияләр,ачык дәресләр үтте. Иртән укытучыларны, укучыларны 6 класс укучылары(җит.Миннебаева А.Ф) йөрәкләргә язылган шифалы, изге сүзләр белән каршы алдылар,һәркемгә яхшы кәеф һәм уңай эмоцияләр бүләк иттеләр.
-
22 апрель- Георгиевская лента көне 22.04.2015

Илебезнең күп кенә хәрби бүләкләре атрибуты булган Георгий лентасына багышлап ,мәктәп күләмендә чаралар үткәрелде.Укучылар Георгий лентасының тарихы һәм ел саен Россия күләмендә үткәрелә торган акциянең максаты турында тулы мәгълумат алдылар.
-
21 апрель- Дуслык көне 21.04.2015

Мәктәбебезнең 1-8 классларында, класс җитәкчеләре Дуслык дәресләре әзерләп үткәрделәр.
-
20 апрель-Мәрхәмәтле башлангычлар көне 20.04.2015

Мәктәпкүләм линейкада мәрхәмәте эшләр эстафетасына старт бирелде






