Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад «Алсу» деревни Верхнее Альмурзино Алькеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Югары Әлморза авылының "Алсу" балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422885, Республика Татарстан, Алькеевский район, с. Верхнее Альмурзино, ул. Пионерская, д. 25 |
Телефон: | +79274240173 |
E-Mail: | Alsu.Ds.alk@tatar.ru , shayahmetova.railya@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | Детский сад "Алсу" деревни Верхнее Альмурзино |
Руководитель: | Шаяхметова Раиля Асгатовна |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 8 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад «Алсу» деревни Верхнее Альмурзино Алькеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Югары Әлморза авылының "Алсу" балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 ( 28 ) 29 30 >>
-
Бездә бүген бәйрәм! 04.03.2017
Бүген бездә 8 нче март бәйрәме булды.Балалар бәйрәмдә биеделәр,җырладылар,шигырьләр сөйләделәр.
Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда. Бу бәйрәм Сезгә тормыш яме, яшәү көче өстәсен. Бәхет нурында коенып яшәгез. Бәйрәм белән Сезне!!! -
23 нче февраль белән! 22.02.2017
23 февраль… Берничә ел инде Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә. Россиядә элек –электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге профессия булып саналган. Ватанга хезмәт итү ул - ул халыкның тыныч тормышын саклау, үз иленең намусын саклау.
-
Бездә кунаклар 17.02.2017
Бүген бездә Юхмачы янгынга каршы күзәтчелек хезмәткәрләре булды.Алар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам иттеләр ,янгын чыгу очрагында үзләрен дөрес тоту күнекмәләрен ныгыту, ут чыгу куркынычы булган әйбеләр белән сак булу сыйфаты тәрбияләү, кирәк булган очракта, мөстәкыйль рәвештә ашыгыч ярдәм чакыру телефоны номерын җыярга өйрәтү өстендә эш алып барылды.
-
Юл кагыйдәсен нык бел! 01.02.2017
Бүген безгә мәктәптән укучылар керделәр.Алар безнең балаларга юл кагыйдәләре турында сөйләделәр, шигырьләр укыдылар.Балалар белән кызыклы уеннар уйнадылар.
-
Бездә бүген Яңа ел! 28.12.2016
-
12 нче декабрь-Россия Конституциясе көне 12.12.2016
Кешеләр һәрвакыт гадел дәүләт төзү, бер кеше мәнфәгатьләрен гомум-халык мәнфәгатьләренә туры китерү дип уйлаганнар.
Безнең дәүләт төзелешен илебезнең Төп Законы – Конституция билгели.
Хәзер гамәлдә булган Конституция 1993 елның 12 декабрендә кабул ителде.
―”Конституция” латинчадан тәрҗемә иткәндә ―”төзелеш, карар” дигән мәгънәне аңлата. Законнар – илдә яшәүчелҽрнең барысы өчен дә мәҗбүри кагыйдәләр. Конституция Төп Закон дип атала, ә бу башка законнар аңа каршы килергә тиеш түгел дигән сүз.
Россия Конституциясендә ―Кеше, аның хокуклары һәм иреге югары кыйммәткә ия, диелгән. Бу безнең Конституциябезнең төп фикере.
-
3 нче декабь - инвалидлар көне 03.12.2016
«Ачның хәлен тук белми» дигәндәй гарип кешенең җан сыкрануын сәламәт кеше ишетеп, аңлап җиткерми дә кебек. Тик ишетергә, аңларга тырышырга кирәк, бик кирәк. Язмыш тарафыннан кимсетелгәннәргә ярдәм кулын сузарга беркайчан да соң түгел. Кыйммәтле даруларга, катлаулы дәвалану чараларына һәм, иң мөһиме, безнең җылы карашка, таянычыбызга мохтаҗ кешеләр барлыгын онытмасак иде. Янәшәбездәге болай да үзләрен кимсетеп тойган дусларыбызга игътибарлырак булыйк, хәлләрен аңларга, күңел авазларын ишетергә тырышыйк, авыр тормышларына – терәк, сырхауларына – шифа, кайгы-хәсрәтләрендә юаныч булыйк.
Бәхетсез мизгелләр кирәк
Бәхетне аңлар өчен.
Бер чирләп карау да җитә
Саулыкны саклар өчен. (Л.Дәүләтова)
-
Әниләр бәйрәме белән! 24.11.2016
Бүген безнең балалар бакчасында "Әниләр бәйрәме" булды.Балалар биеделәр,әниләргә багышлап җырлар җырладылар,шигырьләр сөйләделәр.
Чынлап та бүген бездә зур бәйрәм.Без дөньяда иң кадерле кешеләр - әниләр бәйрәмен билгеләп үтәбез.Инде ничә ел ноябрь ае бу бәйрәмне безгә бүләк итеп килә.
Әни-җирдә иң газиз,якын кеше.Без үзебезнең тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз.Алар - безнең дөньябызның яме.
Әйе, без котлыйбыз әниләрне
Теләгебез безнең дә:
Мәңге шулай кояш кебек
Балкыгыз күгебездә.
-
Чакыру 14.11.2016
Хөрмәтле әниләр!
Сезне 24 нче ноябрь көнне "Әниләр бәйрәме" нә чакырабыз.
-
Памятка для родителей (законных представителей) обучающихся по противодействию коррупции в образовательных организациях 07.11.2016