Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Старо-Салманская основная общеобразовательная школа"Алькеевского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422894, с. Старые Салманы, ул. Центральная, д. 6 а |
Телефон: | +7(843)-467-98-41 |
E-Mail: | Ssslm.ALK@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старо-Салманская ООШ" АМ РТ |
Руководитель: | Шарипова Гульсина Султановна |
Год основания учреждения: | 1912 |
У нас учатся: | 15 учащихся (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 5 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Старо-Салманская основная общеобразовательная школа"Алькеевского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 ( 54 ) 55 56 57 58 59 60 >>
-
Парламент дәресе нәтиҗәләре. 21.02.2016
Башлангыч сыйныф укучылары Сункишева Гүзәл, Нургалиев Ранил, Гатин Рамил, Хәлиуллин Алмаз укытучылары Вәлиева Г. С. һәм Хайбуллина Г. К. җитәкчелегендә Парламент дәресе-2015 уңаеннан үткәрелгән республика рәсемнәр конкурсының район турында катнаштылар. Урын алмасалар да , алар, матур итеп, "Нәрсә ул- яхшы, нәрсә ул -начар", "Татарстан- ул без", "Мин- гражданин" дигән темаларга рәсемнәр ясадылар. Кечкенә рәссамнарыбызга киләчәктә зур уңышлар телибез!
-
Рәсем бәйгесе 20.02.2016
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан укучылар рәсемнәр ясадылар
-
21 нче февраль -Туган тел көне 19.02.2016
21 нче февраль – Халыкара Туган тел көне.Шул уңайдан Насыбуллина Г.С. җитәкчелегендә кичә үткәрелде.
-
Игелекле булыйк 19.02.2016
5 нче сыйныф укучылары китапханәче Гизатуллина Р.З. белән хезмәт һәм тыл ветераны Гаимә апага ярдәм итәргә бардылар
-
Батырлык дәресе 19.02.2016
4 нче сыйныф җитәкчесче Вәлиева Г.С. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Батырлык дәресе үткәрде
-
Район сулышы- мәктәп сулышы 19.02.2016
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт советы рәисе Ф. Х. Мухаметшин катнашында Әлки муниципаль районы Советының отчет утырышы булды. 2015 елга районыбызның социаль- экономик үсеше нәтиҗәләре тыңланылды. Утырышта мәктәбебез җитәкчелеге дә катнашты.
-
"Туган тел" атналыгы дәвам итә. 17.02.2016
Бүген мәктәбебездә татар халкының легендар улы Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган "Гомерем минем моңлы бер җыр иде..." дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Бу юлы башлангыч сыйныф укытучысы Вәлиева Г. С. җитәкчелегендә 2, 4 сыйныф укучылары бөек шагыйрьне искә алдылар, аның шигырьләрен яттан сөйләделәр, Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты, аның көрәштәшләре турында күп белем тупладылар.
-
Йолдызлы сәгать 16.02.2016
Китапханәче Гарипова Г.С. укучылар белән Муса Җәлилгә багышланган "Йолдызлы сәгать" уены үткәрде.
Патриот шагыйрьгә багышланган видеоязма күрсәтелде.
-
Туган тел атналыгы 15.02.2016
Бүген мәктәптә "Туган тел" атналыгы башланды.Татар халкыбызның герой-шагыйре М.Җәлилнең тууына110 ел уңаеннан укытучы Насыбуллина Г.С. "Җәлил-патриот шагыйрь" исемле "Тамчы-шоу" интеллектуаль уены үткәрде.Әлеге уенда 8-9 нчы сыйныф укучылары катнашып,үзләренең М.Җәлил турында белемнәрен тирәнәйттеләр.
-
Тимурчыларыбыз актив эшли 14.02.2016
Мәктәбебезнең Тимурчы төркеме ярдәмчесез калган картларга,ялгызларга ярдәм итүләрен дәвам итәләр.Бүген алар Гараева Минниса апага,Хасанов Гарифулла абыйга,Хәлиуллина Зөлфия апага ярдәм иттеләр.