• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Базарно-Матакская гимназия имени Наби Даули Алькеевского муниципального района Республики Татарстан | Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422870, РТ, Алькеевский район, с. Базарные Матаки, ул. 40 лет Победы, д. 1
Телефон: +7(84346)21-1-21
E-Mail: sch125016@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ Базарно-Матакская гимназия имени Наби Даули
Руководитель: Яруллина Фарида Гусмановна
Год основания учреждения: 2001
У нас учатся: 379 учащихся
У нас учат: 40 педагог

Новости | Яңалыклар

Дәрдемәндне искә алу

Опубликовано: 29.02.2024

29 нчы февраль көнне Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясендә Казан кооператив институтының Дәрдмәнд исемндәге Татар мәдәнияте үзәге тарафыннан үткәрелгән V Халыкара шигырь сөйләүчеләр бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.Әлеге бәйгедә Әлки районыннан 15 шигырь сөюче катнашкан. Бүләкләү тантанасында Казан кооператив институтының Дәрдмәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Галимҗан кызы Абдуллина, Казан  дәүләт аграр университетының фәнни китапханәсе җитәкчесе, Әлки Якташлык җәмгыяте әгъзасы  Илнур Хәмзә улы Гайфуллин катнаштылар. 
Кунаклар иң элек Нәби Дәүли музеенда булдылар, китапханә эшчәнлеге белән таныштылар.  Кичәне  гимназия директоры Фәридә Госман кызы Яруллина ачып җибәрде, тантанада катнашучы мәртәбәле кунаклар белән таныштырды. Үз чиратларында шигырь сөюче дусларыбыз конкурска тәкъдим иткән шагыйрь, меценат, җәмәгать эшлеклесе Дәрдмәнд шигырьләрен сөйләделәр. Ахырдан җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. 
Беренче дәрәҗә диплом белән Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең 9 нчы сыйныф укучысы Мусина Камилә бүләкләнде. 
Икенче дәрәҗә дипломга Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең 8 нче сыйныф укучысы Фәсахова Зилә, 7 нче сыйныф укучысы Низамова Диана, 1 нче сыйныф укучысы Фәсахова Нәргизә лаек булды. 
Өченче дәрәҗә диплом белән Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе укучылары: әзерлек төркеме укучысы Холмуратова Лола Махмуджонова, 4 нче сыйныф укучысы Сайпидинова Солиха, 7 нче сыйныф укучысы Сайпидинова Райхонай, 6 нчы сыйныф укучысы Әһлиуллина Язилә, Салахова Замирә бүлэкләнделәр.
Кичә “Туган тел” җырын күмәк башкару белән тәмамланды.



К списку новостей