• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Базарно-Матакская гимназия имени Наби Даули Алькеевского муниципального района Республики Татарстан | Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422870, РТ, Алькеевский район, с. Базарные Матаки, ул. 40 лет Победы, д. 1
Телефон: +7(84346)21-1-21
E-Mail: sch125016@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ Базарно-Матакская гимназия имени Наби Даули
Руководитель: Яруллина Фарида Гусмановна
Год основания учреждения: 2001
У нас учатся: 379 учащихся
У нас учат: 40 педагог

Новости | Яңалыклар

Дәрес- Сабантуй

Опубликовано: 25.11.2021

24нче ноябрь көнне “Туган як” темасы астында узучы метапредмет ункөнлеге кысасында физик тәрбия укытучысы Фәттахов Р.В. Үргәагар башлангыч мәктәбенең 1-2нче сыйныф укучылары белән ачык дәрес күрсәтте. Дәрес татар милли бәйрәме Сабантуй уеннары, ярышлары формасында узды. Укытучы дәресне методик яктан дөрес, заманча технологияләр кулланып үткәрде.. Төрле эш формалары- шәхси беренчелеккә уеннар, парларда , төркемнәрдә көч сынашу кулланылды. Укытучы үз дәресен шундый оста итеп оештырган ки, дәрестә балалар зур активлык күрсәтеп, барлык уеннарда да бик теләп катнаштылар. Дәрес тәмамланганнан соң кунаклар да дәреснең югары дәрәҗәдә узуы турында үз фикерләрен җиткерделәр. “Капчык киеп йөгерү”, “Кашыкка йомырка салып йөгерү”, “Чүлмәк ватыш”, “Атта чабышу”, “Аркан тартыш” кебек Сабантуе уеннары бик күңелле булып балалар күңеленә кереп калды. Укытучы “Колгага менү” ярышын да үткәрергә җай тапкан. Спорт залындагы үрмәләп менү өчен куелган канатны колгага әйләндергән. “Колга” очына әтәчне дә беркетеп куярга онытмаган. Әтәчне менеп алырга барлык укучыларның да теләге бар иде. Ләкин Тимур исемле укучыбызга тиңнәре табылмады. “Татарча көрәш”не дә укытучы башка төрлерәк, укучылар өчен хәвефсез итеп уздырды. Әлеге дәрес укучыларда туган ягыбызга, милләтебезгә, гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз, милли уеннарыбызга, телебезгә мәхәббәт, кызыксыну тәрбияләү максаты белән уздырылды. Укытучы дәрес башланыр алдыннан укучыларга шул турыда мөһим мәгълүматны җиткерде, ә дәрес ахырында белемнәрне ныгыту өчен, укучылар белән әңгәмә формасында рефлексия этабы булды. Сабантуй батырларсыз һәм бүләкләрсез булмый. Укытучы моны да күз алдында тоткан, ул барлык укучыларын Сабантуйның җиңүчеләре дип атады һәм аларга призлар бүләк итте.



К списку новостей