• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Базарно-Матакская гимназия имени Наби Даули Алькеевского муниципального района Республики Татарстан | Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422870, РТ, Алькеевский район, с. Базарные Матаки, ул. 40 лет Победы, д. 1
Телефон: +7(84346)21-1-21
E-Mail: sch125016@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ Базарно-Матакская гимназия имени Наби Даули
Руководитель: Яруллина Фарида Гусмановна
Год основания учреждения: 2001
У нас учатся: 379 учащихся
У нас учат: 40 педагог

Новости | Яңалыклар

Туган тел атнасы

Опубликовано: 12.10.2021

Россия халыкларының телләрен һәм әдәби мирасын популярлаштыру, туган телне белү дәрәҗәсен арттыру максатыннан, ТР Әлки районының Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясендә 4 октябрьдән 9 октябрьгә кадәр чираттагы Туган тел атнасы узды. Әлеге чараларны үткәрүдә рус теле һәм әдәбияты укытучылары , шулай ук 5-10 сыйныф укучылары катнашты.

8 октябрь көнне Базарлы Матакның Нәби Дәүли исемендәге гимназиясенең 5 Б сыйныфында Туган тел елы кысаларында «Татар һәм рус халыкларының тылсымлы әкиятләре» дигән класстан тыш чара узды. Бу чара ике халык фольклоры белән турыдан-туры бәйле. Чагыштыру өчен татар халкының «Үги кыз» әкиятен һәм«Морозко» рус халык әкиятен алдылар.Балалар рус теле һәм әдәбияты укытучысы Мингазова Галина Петровна җитәкчелегендә әкиятләр буенча охшашлыклар һәм аерымлыклар эзләделәр, текстлар белән тикшеренү эшләре үткәрделәр . Эш рус һәм татар телләрендә алып барылды. Соңыннан алып баручылар-10 сыйныф укучылары-бию паузасы һәм әкиятләр буенча викторина үткәрделәр. Балалар бу чарада актив катнаштылар, чөнки аларга ике халык әдәбиятында гомумкешелек һәм милли үзенчәлекләрне табу бик кызыклы булды. Соңыннан «халык ,милләт һәм тел  үлемсез " дигән нәтиҗә ясалды.



К списку новостей