• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Базарно-Матакская гимназия имени Наби Даули Алькеевского муниципального района Республики Татарстан | Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422870, РТ, Алькеевский район, с. Базарные Матаки, ул. 40 лет Победы, д. 1
Телефон: +7(84346)21-1-21
E-Mail: sch125016@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ Базарно-Матакская гимназия имени Наби Даули
Руководитель: Яруллина Фарида Гусмановна
Год основания учреждения: 2001
У нас учатся: 379 учащихся
У нас учат: 40 педагог

Новости | Яңалыклар

Гимназиябездә кунаклар

Опубликовано: 19.10.2019

16нчы октябрь көнне гимназиябездә Нәби Дәүли кызы Гөлфия ханым, бер төркем Германиядән килгән кунаклар булып китте.Әле генә автобустан төшкән сәфәрчеләрне гимназия директоры Фәридә Яруллина немецча сәламләп, укучы-укытучылар гармунда татарча көйләр уйнап, татарча биеп каршы алдылар, татар гадәте буенча тәмләп чәй эчерде, иртәнге аш белән сыйлады. Немец телен белмәсәк тә, аңлаштык, чөнки кунаклар арасынәда аз-маз татарча я русча белүчеләр дә, тәрҗемәче дә бар иде.  

Аннары кунакларга гимназиянең музейларын күрсәттек. Борынгы көнкүреш предметларын – табагач, киле, керосин лампаларын һәм башкаларны карау кунакларга бик кызык тоелды. Без төрле хәрәкәтләр белән аларның нигә кирәклеген аңлатырга тырыштык, ә немецлар тырышып фотога төшерделәр.

Вакыйгаларның иң мөһиме Нәби Дәүли музеенда булды. Укучылар сөйләгәнне тәрҗемәче немец теленә авыштырганны диккать белән тыңлады кунаклар. Балаларның Дәүли шигырьләрен татарча укуларын, “Чулпан” җырын башкаруларын алар кайсы камерага, кайсы  телефонга яздырып алдылар.

Доктор Хотопп-Рике бүләк тә алып клгән икән: төрки халыклары мәдәниятына багышлап берничә телдә язылган китабын гимназиягә биреп калдырды.

–Китапны, аңлагансыздыр, Нәби Дәүли шигыре ачып җибәрә. Ул өч телдә - татар, немец һәм көрд телендә басылган. Татарстанда Дәүлинең “Бие, кызым” шигыре беренче тапкыр немецча нәкъ менә сездә яңгырый,–диде ул. Башта кунакларның берсе шигырьне немецча, аннары галим үзе көрдчә укып күрсәтте. Шигырь Нәби Дәүлинең кызына аталган, һәм ул кызның шушы залда булуы барыбызны да бик нык тәэсирләндерде. Гөлфия ханым үзе дә гаять дулкынлангандыр бу минутларда.

Гимназия белән теләмичә генә хушлашты кунаклар. 



К списку новостей