• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Базарно-Матакская гимназия имени Наби Даули Алькеевского муниципального района Республики Татарстан | Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422870, РТ, Алькеевский район, с. Базарные Матаки, ул. 40 лет Победы, д. 1
Телефон: +7(84346)21-1-21
E-Mail: sch125016@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ Базарно-Матакская гимназия имени Наби Даули
Руководитель: Яруллина Фарида Гусмановна
Год основания учреждения: 2001
У нас учатся: 379 учащихся
У нас учат: 40 педагог

Новости | Яңалыклар

Июльнең соңгы көннәрендә Базарлы Матакта “Сәламәт киләчәк өчен” дигән девиз астында велосипедта ярышлар үткәрелде

Опубликовано: 13.08.2018

Июльнең соңгы көннәрендә Базарлы Матакта “Сәламәт киләчәк өчен” дигән девиз астында велосипедта ярышлар үткәрелде. Аларда 69 кеше катнашып, шуларның 56 сы балалар иде. Велосипед ярышларын старт Азат итүче солдат һәйкәле янында бирелде. Ә финиш ярышучыларны Әлки урманчылыгы питомнигы янында көтеп алды.
–Җир йөзендә велосипедтан 1 миллиард кеше файдалан. Транспортның бу төрендә эшкә барырга, балыкка яисә кибеткә йөрергә була. Шуның өстенә велосипедта йөрү сәламәтлек өчен файдалы, артык килограммнардан котылдыра. Бүгенге ярышларда уңышлар телим,–диде, узышларга старт бирер алдыннан район башлыгы Александр Никошин.
Менә велосипедчылар алга ыргылдылар. Кемдер педальләрне ашыга-ашыга әйләндерә, башкаларны узып китәргә омтыла. Ә кемнеңдер хәйләле планы бар, ул алга үтү өчен уңайлы мизгелләрне көтә. Велосипедчылар җилдәй очып Базарлы Маткның урман хзуҗалыгы урнашкан ягына юл тоттылар.
Белеп йөртүчеләр өчен велосипедта берничә километр араны үтү һич авыр түгел. Менә алада финиш сызыгы да күренде. Егетләр арасында көндәшләрен күпкә артта калдырып беренче булып Радик Галләмов килеп җитте. Аның артәыннан Вячеслав Буланкин һәм Рафаэль Вафин , финишка җитеп, велосипедларының тормазына бастылар. Егетләр барысы да Базарлы Матакныкы. 
Кызлар арасында Борискинодан Светлана Красновага тиңнәр булмады. Әдилә Әхмәтгалиева белән Айзилә Хәнәфиева икенче һәм өченче урыннарны алдылар. Алар шулай ук Базарлы Матак кызлары. Ир-атлар арасында иң җитез велосипедчы исеменә район үзәгендә яшәүче Илһам Сабитов лаек булды. Түбән Әлкидән Рәфәс Билалов финиш сызыгын икенче булып үтте. Ә Базарлы матактан Альберт Мәхмүтов өченче урынны алды. Яшүсмерләр арасында гимназиябез укучымы Низамов Булат икенче урынны яулады.




К списку новостей