Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Базарно-Матакская гимназия имени Наби Даули Алькеевского муниципального района Республики Татарстан | Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422870, РТ, Алькеевский район, с. Базарные Матаки, ул. 40 лет Победы, д. 1 |
Телефон: | +7(84346)21-1-21 |
E-Mail: | sch125016@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ Базарно-Матакская гимназия имени Наби Даули |
Руководитель: | Яруллина Фарида Гусмановна |
Год основания учреждения: | 2001 |
У нас учатся: | 379 учащихся |
У нас учат: | 40 педагог |
Новости | Яңалыклар
Туган тел көне
Опубликовано: 21.02.201821 нче февраль көнне гимназиябездә Халыкара туган тел көненә багышланган “Тел дигән дәрья “ дип аталган кичә үтте .Кичәдә 5,6, 7 нче сыйныфлар катнашты.Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул- Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар да. Ул телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе - анасы өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырларын җырлый, иркәли, юата. Шуңа күрә аны халык теле дип атый. Балалар татар, чуваш һәм рус телендә шигырь сөйләп, үзебезнең туган телебезгә карата булган хөрмәтләрен күрсәттеләр. Татар милләтен бөеклеккә күтәргән шагыйрьләребез искә алынды. Кичәдә Г.Тукайның әсәрләре сәхнәләштерелде, матур шигырьләр яңгырады. Кичә Г.Тукайның "Туган тел" җырын күмәк җырлау белән тәмамланды.
К списку новостей