Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Базарно-Матакская гимназия имени Наби Даули Алькеевского муниципального района Республики Татарстан | Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422870, РТ, Алькеевский район, с. Базарные Матаки, ул. 40 лет Победы, д. 1 |
Телефон: | +7(84346)21-1-21 |
E-Mail: | sch125016@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ Базарно-Матакская гимназия имени Наби Даули |
Руководитель: | Яруллина Фарида Гусмановна |
Год основания учреждения: | 2001 |
У нас учатся: | 379 учащихся |
У нас учат: | 40 педагог |
Новости | Яңалыклар
Музей баетылды
Опубликовано: 21.12.2017Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең музее елдаан – ел экспонатлар белән баетыла. Музей үз эченә 3 бүлекне сыйдырган. Якташ язучыларыбыз Нәби Дәүли, Әсрар Галинең тормыш һәм иҗат юлына багышланган, туган як тарихын чагылдырган бүлекләр бар.
Туган як тарихын чагылдырган бүлекне гимназиянең укытучылары һәм укучылары экспонатлар белән баетып торалар. Шушы көннәрдә генә бездә кунакта гимназия гимны сүзләренең авторы, күп кенә шигырьләре белән газета укучыларга таныш булган Марат Хамитов булып китте. Марат Габдрахманович әлегә кадәр дә гимназиябезнең музеенда булганы бар иде. Бу килүендә ул музей өчен күп экспонатлар алып килде.Алар халкыбызның тормыш - көнкүрешен чагыдырган экспонатлар. Алар арасында чигүле сөлге дә, балта остасының эш кораллары да, йорт кирәк-яраклары да бар. Барлыгы 40 тан артык экспонат музейда үз урыннарын алды. Һәр экспонатның кечкенә генә үз тарихы бар. Марат абый алар турында берәмтекләп сөйләде. Иң зур истәлекле бүләкләре булып Марат абыйның яшьлегендә үзе уйнаган, яшьлек дусларына әверелгән гармуны белән гитарасы. Без,гимназия коллективы, Марат абый Хамитовка музеебызны экспонатлар белән баетуда үзеннән зур өлеш керткәне өчен газета аша зур рәхмәтебезне белдерәбез. Бу экспонатлар укучыларга туган як тарихын өйрәнүдә ярдәм итәрләр.
К списку новостей