Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Базарно-Матакская гимназия имени Наби Даули Алькеевского муниципального района Республики Татарстан | Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422870, РТ, Алькеевский район, с. Базарные Матаки, ул. 40 лет Победы, д. 1 |
Телефон: | +7(84346)21-1-21 |
E-Mail: | sch125016@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ Базарно-Матакская гимназия имени Наби Даули |
Руководитель: | Яруллина Фарида Гусмановна |
Год основания учреждения: | 2001 |
У нас учатся: | 379 учащихся |
У нас учат: | 40 педагог |
Новости | Яңалыклар
Чыгарылыш кичәсе - 2017!
Опубликовано: 29.06.2017Гимназияне тәмамлаган 29 егет hәм кызның 2017 нче елгы чыгарылыш кичәсе тантаналы, шул ук вакытта моңсу, шатлыклы hәм истәлекләргә бай булган бәйрәм кичәсе шау-гөр килеп узды. Никадәрле хатирә, котлау hәм күңелле мизгелләр! Белем турындагы өлгергәнлек аттестатын алган hәр укучының уй-хыяллары изге иде. Гимназия директоры Яруллина Ф.Г. - чыгарылыш сыйныф укучыларына иң изге теләкләрен җиткерде, өлгергәнлек турында аттестатлар тапшырды .Билалова Р. һәм Боброва Т. бик яхшы билгеләргә укыган өчен Россия медальләре белән буләкләнде. Билалова Р. Татарстан республикасы Мәгариф министырлыгының укудагы аеруча зур уңышлары өчен алтын медале белән буләкләнгән районыбызның бердәнбер укучысы. Тугызынчы сыйныфны бер укучы “5” билгеләренә генә тәмамлады – ул Галяутдинов И. Укучылар концерт номерлары аша гимназия дирекциясенә, укытучыларга, хезмәткәрләргә, әти-әниләргә рәхмәт хисләрен белдерде. Директор урынбасарлары, сыйныф житәкчесе , укытучылар , балаларга хәерле юллар теләп, күңел түрендәге олы хисләрен җиткерде. Әти-әниләр шулай ук укытучы-тәрбиячеләргә рәхмәт белдереп, унышлар теләде. Бүген 5 укучыбыз олы тормыш юлына беренче адымнарын ясый. Аларга армый-талмый алга барырга, куйган максатларын тормышка ашырырга язсын дигән изге теләктә калабыз. Кая гына барсагыз да, кем генә булсагыз да, мәктәбебез горурлыклары булып калыгыз. Уңышлар сезгә!
К списку новостей