• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Базарно-Матакская гимназия имени Наби Даули Алькеевского муниципального района Республики Татарстан | Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422870, РТ, Алькеевский район, с. Базарные Матаки, ул. 40 лет Победы, д. 1
Телефон: +7(84346)21-1-21
E-Mail: sch125016@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ Базарно-Матакская гимназия имени Наби Даули
Руководитель: Яруллина Фарида Гусмановна
Год основания учреждения: 2001
У нас учатся: 379 учащихся
У нас учат: 40 педагог

Новости | Яңалыклар

Грипптан сакланыгыз!

Опубликовано: 23.09.2016

 

Сак булыгыз:грипп!!!

  Грипп – вируслы тын юлы инфекциясе (ОРВИ) төркеменә керә. Ул эпидемиягә әверелүчән. Моннан тыш, ул организмга өзлегү дә китерергә мөмкин булган кискен авыру. 

 

ОРВИ – киң таралган чир. Россиядә ел саен аның белән 27дән 40 миллионга кадәр кеше авырый. Аның вируслары селәгәй, сулыш алганда барлыкка килгән юешлек аша, сөйләшкәндә, елаганда, төчкергәндә, ютәлләгәндә тарала. Башкаларга ул шул ук һаваны сулаганда яки бер үк көнкүреш әйберләреннән файдаланганда күчә. Әлбәттә, халык аеруча җыелган җәмәгатьчелек урыннарында грипп эләктерү ихтималы аеруча зур.

 

Әлеге инфекция  тиешенчә дәваланмаганда үпкә ялкынсынуы тудырырга мөмкин. Балаларда борын, колак авыруы туу,  менингит башлану ихтималы да юк түгел. 

Гриппка каршы прививка ясату – авырудан саклану өчен беренче адым.

Исегезгә төшерәбез, грипп калтырану, баш авыртуы, сөяк һәм мускуллар сызлау, хәлсезлек, температураның тиз күтәрелүе (39-40 градус) белән башлана. Авыр очракларда борыннан кан китү, косу, аң югалту кебек билгеләр булырга да мөмкин. Соңыннан коры ютәл башлана, томау төшә, тамак төбе кызарып чыга.

Грипп симптомнары барлыкка килсә ни эшләргә?

    Әти-әниләр! Авыру балаларны бакчага, мәктәпкә, массакүләм чараларга җибәрмәгез.
  1. Йөткергәндә һәм төчкергәндә авыз һәм борынны салфетка яки кулъяулыгы белән капларга онытмагыз.

Исегездә тотыгыз!

- Гриппны аяк өстендә үткәрергә ярамый;

- Вакытында табибка күренү һәм авыруны мөмкин кадәр иртәрәк дәвалый башлау (авырый башлаганнан соң беренче 48 сәгать) грипптан соң өзлегүне (бронхит, пневмония, отит, менингит) булдырмаячак.

Бүлмәне җилләтергә онытмагыз. Салкын вакытта бүлмәне көненә 3-4 тапкыр 15-20 минут җилләтегез. Грипп симптомнарын җиңеләйтү һәм авыруны профилактикалау максатыннан суган, сарымсак, бөтнек, лимон, гөлҗимеш, мүк җиләге, нарат җиләге, сырганак кебек дару үсемлекләрен кулланыгыз.

Грипп белән авыручыны аерым бүлмәдә урнаштыру кулай. Авыруның хәле начарлана башлау белән үк кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез.

Сәламәтлекне ныгыту

Чыныгу – кискен респиратор инфекцияләрне профилактикалауда аеруча зур әһәмияткә ия. Күбрәк саф һавада йөрергә, бүлмәне ешрак җилләтергә, көндәлек режимны үтәргә, дөрес тукланырга һәм температурага туры килерлек кием кияргә кирәк.

 



К списку новостей