Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Алпаровская средняя общеобразовательная школа Алькеевского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422877, РТ, Алькеевский район, с.Старое Алпарово,ул. Центральная, д. 1. |
| Телефон: | +7(843)-467-25-48 |
| E-Mail: | Salpar.Alk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Алпаровская СОШ |
| Руководитель: | Гатауллин Раиль Мударисович |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 34 учащихся |
| У нас учат: | 13 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Алпаровская средняя общеобразовательная школа Алькеевского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 51 52 53 ( 54 ) 55 56 57 58 59 60 >>
-
Мәктәп алды ял лагеры. 02.06.2016 Мәктәп алды ял һәм хезмәт лагеренда 20 бала ял итә.

-
1 июнь- Балаларны яклау көне 01.06.2016

1 июнь - Балаларны яклау көне уңаеннан "Сабантуй" бәйрәме оештырып ГТО нормаларын тапшыру буенча ярышлар оештырдык. Барлык катнашкан укучылар җиңүче дипломына лаек булды. Бәйрәм укучылар һәм укытучылар өчен дә бик файдалы үтте.
-
"Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" 25.05.2016

25 нче майдан Татарстан Республикасында "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе старт алды.Максаты: үзең укыган мәктәпне төзекләндерү өчен спонсор ярдәме күрсәтү.Үз мәктәбеңә ярдәм ит!!!
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме 25.05.2016 Бүген бездә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак. Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә, Хис ташкыны безнең күкрәктә. Укытучының моңсу карашлары Озату сүзен яза йөрәккә Укулар инде безнең артта калды Җыелыштык соңгы бәйрәмгә. Һәркем тоя үзен әзер итеп Таулар , диңгезләрне кичәргә. Мәктәбебез бүген канат ярган кошчыкларын олы тормыш юлына озата. Хәерле юл сезгә, балалар!

-
15 май- Халыкара гаилә көне 15.05.2016 Халыкара гаилә көне белән! Гаилә гомер-гомергә яшәешнең башлангычы булды. Ул – кешенең төп терәге, җәмгыятьнең рухи сәламәтлеге чыганагы. Гаилә – ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Аның төп бурычы – балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү. Нәкъ менә гаиләдә бала шәфкатьлелек, намуслылык, хезмәт һәм патриотик тәрбиянең беренче сабакларын ала. Гаилә ныклы булса, дәүләт тә ныклы була. Шуңа күрә илебездә гаилә байлыкларын ныгытуга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән программалар тормышка ашырыла. Сезгә бу күркәм бәйрәмдә чын йөрәктән иминлек, матур, тату, тигез тормыш, бәхетле көннәр телим. Гаилә учагы тормыш зилзиләләреннән саклап, үзенә тартып торсын, ата-аналар белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләр җылы, ихтирамлы булсын!

- Тимур отрядының эше. 05.05.2016 Мәктәпнең тимур отряды тыл һәм хезмәт ветераннарына ныклы ярдәм күрсәтә. Бигрәк тә язгы бакча эшләре башланган вакытта өлкәннәр балалар ярдәменә мохтаҗ.Моны искә алып ярдәмчеләре булмаган йортларда булып бакча казуда, яшелчәләр утыртуда ярдәм итеп кайттылар.
-
Бөек Җиңү көне 05.05.2016 Алпар авылында Бөек Җиңүгә 71 ел тулу уңаеннан митинг үтте. Мәктәп укучылары "Үлемсез полк" акциясендә катнаштылар. Бәйрәм тантанасы укучылар чыгышы белән үрелеп барды.

-
Парк ачылу көне 30.04.2016

Республикада язгы ирекле изгелек акцияләре игълан ителде. "Изгелек атнасы", "Парклар һәм скверлар", "Экологик ГТО", ЕНИ. Безнең мәктәптә дә шул акцияләргә багышлап спорт мәйданында төрле спорт чаралары үткәрелде. Агачлар утырттык.ЕНИ буенча тәрбия сәгатьләрендә мәгълүматлар бирдек.
-
Российское движение школьников 29.04.2016 Сегодня в Республике Татарстан стартовала акция "Российское движение школьников".В рамках акции ученики посадили деревья.

-
Тормыш иминлеге нигезләре буенча ачык дәрес. 29.04.2016

Россиянең янгын куркынычсызлыгы хезмәте үзенең 367 еллыгын билгеләп үтә. 2016 ел Россиядә янгын куркынычсызлыгы елы буларак игълан ителде. Бөек Җиңүгә 71 ел тулу уңаеннан ОБЖ укытучысы 8 нче сыйныфларда ачык дәрес күрсәтте. Укучылар янгын, шартлау булган очракта нәрсә эшләргә, ничек үзеңнең һәм башка кешеләрнең гомерләрен саклап калырга кирәклеген төшенделәр. Янгын сүндерүче профессиясенең никадәр җаваплы кисәтте.









